Вахитов урамы (Ишембай)
Төбәк | Башкортстан |
---|---|
Шәһәр | Ишембай |
Район | Ишембай |
Почта индексы | 453204 һәм 453213 |
Вахитов урамы (баш. Вәхитов урамы, рус. ул. Вахитова) — Башкортстанның Ишембай шәһәрендә урнашкан кечкенә урам.
Почта индексы 452451. ОКАТО коды 80415000000.
Координаталары 53.449715, 56.053388
Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Агыйдел елгасының уңъяк кушылдыгы булган Тәйрүк елгасының (ba) сулъяк ярында, шәһәрнең көнчыгыш өлешендә урнашкан кыска урам. Губкин урамы белән киселештән башлана, Чкалов урамы белән киселештә тәмамлана. Бер урам да аны кисеп үтми.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Казан губернасы (хәзерге Апас районы) Шыгай авылында туган Социалистик Хезмәт Каһарманы нефтьче Әкмал Вахитов (1900—1957) хөрмәтенә аталган.
Игътибарга лаек объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Урам шәхси һәм биш катлы йортлардан (тулай тораклар) тора. Урамнан ерак түгел, шәһәрнең И. М. Губкин исемендәге паркы, 79нчы комплекста госпитальләрдә яралардан үлгән сугышчыларга куелган һәйкәл (обелиск), Бөек Ватан сугышы елларында госпитальдә үлгән маҗар-алман хәрбиләре каберлеге урнашкан.
- 7нче йорт — «Шатлык» кибете.
Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Атлас городов Республики Башкортостан. Екатеринбург, 2010.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Урам панорамасы
- Ишимбай (улицы, носящие имена людей).(үле сылтама) Башкирская энциклопедия
- Ишембайның интерактив картасы