Эчтәлеккә күчү

Вацлав Воровский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вацлав Воровский latin yazuında])
Вацлав Воровский
Туган телдә исем Вацлав Вацлав улы Воровский
Туган 15 октябрь 1871(1871-10-15)
РИ, Мәскәү
Үлгән 10 май 1923(1923-05-10) (51 яшь)
Швейцария, Лозанна
Күмү урыны Мәскәү кирмәне диварының некрополе[d]
Милләт поляк
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
Әлма-матер Петропавел ирләр укуханәсе[d], Мәскәү дәүләт университеты һәм Мәскәү дәүләт техника университеты[d]
Һөнәре дипломат
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Дора Воровская
Балалар кызы Нина

 Вацлав Воровский Викиҗыентыкта

Вацлав Воровский, Вацлав Вацлав улы Воровский (пол. Wacław Worowski, рус. Вацлав Вацлавович Воровский, 1871 елның 15 октябре, Мәскәү1923 елның 10 мае, Швейцария, Лозанна) — инкыйлабчы, беренче совет дипломаты, публицист, әдәби тәнкыйтьче. Рус офицеры, Швейцария ватандашы Морис Конради тарафыннан атып үтерелгән. 1894 елдан РСДРП әгъзасы. РСФСРның Швециядәге илчесе, Италиядәге илчесе һәм сәүдә вәкиле.

В. Воровский ССРБ почта маркасында. 1971

1871 елның 15 октябрендә Мәскәүдә поляк асылзаты (әтисе тимер юлчы инженер) гаиләсендә туган. Петр һәм Павелның лютеран чиркәве каршындагы классик гимназияне тәмамлый. 1890 елда Мәскәү дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә. 1891 елдан Мәскәү югары техник училещесындә укый башлый. Инглиз, франсуз, алман, поляк, итальян, швед телләрен камил белә. 1894 елда В. И. Ленин инициативасы белән оештырылган «Эшче берлеге»нә керә. 1897 елда «инкыйлабны пропагандалаган һәм тыелган әдәбиятны тараткан өчен» кулга алына. 1899 елда Вятка губернасына сөргенгә җибәрелә. Өч еллык сөргеннән соң Женевага мөһаҗирлеккә китә. 1902 елдан «Искра» газетасы белән хезмәттәшлек итә. Әлеге газетаның агенты сыйфатында Русиягә кире кайта, РСДРПның II корылтаен чакыру буенча эш җәелдерә. 1904 елдан Одессада РСДРП ҮК Көньяк бюросын оештыра. Столыпин реакциясе елларында Воровский легаль демократик һәм либераль матбугатта эшли. Әдәби тәнкыйтьче буларак таланты ачыла[1]. «Вперед», «Пролетарий», «Черноморец» газеталарының мөхәррире була. «Новая жизнь» газетасы мөхәрририятендә эшли. 10 мең тиражлы «Одесское обозрение» газетасы хезмәткәре булып тора, «Фавн», «Кентавр» псевдонимнары белән үткен фельетоннар бастыра. Матбугатта эшләп алган акчасы өч кешелек гаиләсен тәэмин итә алмагач, «Тауар складларының аноним җәмгыяте»нә хәбәрче булып урнаша, чит ил фирмаларының корреспонденциясен тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. РСДРПның III, IV корылтайлары эшендә катнаша. 1912 елда Вологдага ике елга сөргенгә җибәрелә. Беренче бөтендөнья сугышы елларында (1915) «Сименс-Шуккерт» фирмасының Швециядәге вәкиле. Большевиклар кушуы буенча, Алманиягә бәйле финанс эшлеклеләре (беренче чиратта, инкыйлабка акча бирүче Парвус һ. б.) белән элемтә урнаштыра. Февраль инкыйлабыннан соң РСДРП ҮК Чит илдәге бюросы (Стокгольм) җитәкчесе. Октябрь инкыйлабыннан соң Совет дәүләтенең Швециядәге илчесе. Стокгольмда Алмания белән солых туында яшерен сөйләшүләр алып бара. 1919 елда Русиягә кайта, Дәүләт нәшрияты белән җитәкчелек итә. 1921 елдан РСФСРның Италиядәге илчесе һәм сәүдә вәкиле. Стокгольмда һәм Румда РСФСР музейларыннан кыйммәтле экспонатларны сатуны оештыра, кергән акчаның 50 % ы яшерен фондларда чит илләрдәге коммунистлар хәрәкәтләренә ярдәм итү өчен саклана. 1922 елда Генуя конференциясендә катнаша. Алмания белән Рапал солыхы төзүгә ирешә. 1923 елда Лозанна конференциясендә катнашучы төркемгә кертелә. 1923 елның 10 маенда рус гаскәри офицеры, Швейцария ватандашы Морис Конради (1896-1947) тарафыннан атып үтерелә [2]. Суд үтерүчене һәм аның ярдәмчесе Аркадий Полунинны (1889-1933) аклый[3]. Нәтиҗәдә, ССРБ белән Швейцария арасында дипломатик элемтәләр өзелә (1947 елда торгызыла).

В. Воровскийның табутын Берлиннан туган иленә озату

Кызыл мәйданда җирләнә.

  • 1923 елда Мәскәүдә чит илләрнең илчелекләре урнашкан урамга Воровский исеме бирелә.
  • 1924 елда Мәскәү үзәгендәге мәйданга Воровский мәйданы исеме бирелә.
  • 1924 елда Мәскәүдә һәйкәл куела.
  • 1923-1937 елларда Киевның үзәк урамы Крещатик Воровский урамы исемен йөртә.
  • 1961 елда халыкара журналистика өлкәсендә Воровский исемендәге премия булдырыла.
  1. Абрамов Алексей. У Кремлёвской стены. М., Политиздат, 1988. ISBN 5-250-00071-1