Ведалар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ведалар latin yazuında])
Ведалар
санскр. वेद
Нигезләнү датасы БЭК XV гасыр
Сурәт
Атама वेद һәм The Vedas
Киләсе Брахманы[d], Араньяки[d] һәм Упанишады[d]
Жанр дини әдәбият[d] һәм антология[d]
Автор Риши
Әсәр яки аның атамасы теле ведийский язык[d]
Действие происходит в эпоху Веда цивилизациясе
Кайда өйрәнелә Hindu studies[d], Sanskrit scholar[d] һәм Веданга[d]
Җитештерү урыны Һинд субкыйтгасы[d]
Литературный мотив supreme deity as creator[d][1], moon-god[d][1], creation of universe by creator[d][1] һәм causes of moon's phases[d][1]
 Ведалар Викиҗыентыкта

Ведалар («веда» сүзе белем мәгънәсен бирүче санскрит санскр. वेद, санскр. (IAST) véda сүзе тамырыннан ясала) — изге сүз (текст), бәхәссез хакыйкать хәзинәсе һәм какшамас яшәеш кагыйдәләре җыелмасы буларак Һиндстанда бүгенге көнгә кадәр зур ихтирам казанган борынгы һинд әдәбиятының бөек ядкярләре.

Индуслар Ведалар мәңге булган Һәм Ведаларны бервакытта да беркем дә иҗат итмәгәнгә, ягъни авторы булмаганга күрә, аларда бер генә ялгыш фикернең дә булуы мөмкин түгел, чөнки бары берәр зат — я кеше, я алла гына ялгыша ала, дип уйлаганнар.

Ведалар дүртәү: Ригведа (мәдхияләр Ведасы), Самаведа (мөнәҗәтләр Ведасы), Яджурведа (яджуслар — йола «әфсеннәре» Ведасы) һәм, ниһаять, Атхарваведа (ырым сүзләре Ведасы). Дөрес, барлык брахман юнәлешләре дә Атхарваведаны танымый, аны «тулы кыйммәтле» Веда дип санамаучылар изге китапларның беренче өчесен генә үз эченә алган «өч өлештән гыйбарәт гыйлем» (трайи видья) турында сүз алып баралар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Thompson S. Motif-Index of Folk-Literature: A Classification of Narrative Elements in Folktales, Ballads, Myths, Fables, Medieval Romances, Exempla, Fabliaux, Jest-Books, and Local Legends — 1958.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дөньякүләм таралган диннәр: Татар урта гомуми белем мәкт. 10—11 нче с-флары өчен д-лек/ Л. Г. Жукова, А. В. Журавский, А. В. Пименов, Н. В. Шабуров. Русчадан Л. Г. Шэрифуллина тәрҗ. — М.: Дрофа; Казан: Мәгариф, 2002. — 240 б.