Вельвет

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вельвет latin yazuında])

Вельвет (ингл. velvet — «хәтфә», бәрхет) — уң ягыннан буй сызыклар итеп куе йонлач сырлар салып сугылган киҗе-мамык тукыма[1]. Юкалыгы һәм йомшак фактурасы буенча вельвет бәрхетне хәтерләтә. Кием, аяк киеме, букча һәм башкалар тегү өчен кулланыла.

Этимологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарихи рәвештә сүз лат. vellus сүзеннән килеп чыккан; vellus «йон» дигәнне аңлата, лат. villus — «мамык», «чәч шәлкеме», шул ук сүздән «велюр»[2] дигәне дә килеп чыккан. Бу атама белән башта бөтен йонлы тукымалар аталган, аларны төрләргә бүлү соңрак барлыкка килгән.

Хәзерге вельвет табигый киҗе-мамык та, синтетика яки кушылган булуы да мөмкин.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рус телле мохиттә вельвет дип аталган тукыма аның тибына ярашлы берничә исемгә ия, ә тукыма атамасы инглизчә velvet — "бәрхет"тән килеп чыккан. Атама буенча берничә фараз бар. Аларның берсе буенча, мондый тукыма беренче тапкыр Манчестерда күренгәнлектән, классик вельвет билгеләү өчен «манчестер» исеме шактый киң таралган. Көндәлек француз вариациясенә әлеге тукыманың исеме «corde du roi», яки «король тукымасы» кебек яңгырый, чөнки элек бу тукыма бик кыйммәт тора, аны бары король гаиләсе әгъзалары һәм якыннары гына кию мөмкинлегенә ия була.

Бу төр тукыма урта гасырдан билгеле булган һәм бәрхет тукымалар категориясенә караган. Вельвет җитештерү технологиясе сер итеп тотылган, ул буыннан-буынга гаилә мануфактурасында мирас итеп тапшырыла килгән [3].

Вельвет төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вельвет ике төп төргә — тукымадагы йонча озынлыгы һәм җирлекне туку ысулы буенча бүленә .

Җитештерүдә, вельвет өч төргә бүленә: корд, сырлы һәм фасонлы. Бөтен бу төрләр үзара йончаның озынлыгы һәм сызыкларының киңлеге белән аерыла. Кордның сызыгы киң булган (5 мм) һәм йончасы озын, сырлының сызыклары таррак (2-3 мм), йончасы кыска. Фасонлы вельветта йончалары төрле озынлыкта итеп эшләнеп, бизәкләр барлыкка китерә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Корд (тукыма)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ткань вельвет: свойства, применение и уход. Ткани (2014-09-08). 2019-10-11 тикшерелгән.
  2. Hair // William S. Haubrich. Medical Meanings: A Glossary of Word Origins. ACP Press, 2003.(ингл.) С. 104.
  3. Маринис, 1994

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Вельвет// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 11 т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Velvet: history, techniques, fashions.
  • Бархат — Краткая энциклопедия домашнего хозяйства / Ред. И. М. Скворцов и др. — М.: Государственное Научное издательство «Большая Советская энциклопедия» — 1959.
  • Л. Кибалова. О. Гербенова. М. Ламарова. Иллюстрированная энциклопедия моды. — Прага : Артия, 1988.
  • Кирсанова, Р. М. Костюм в русской художественной культуре 18 — первой половины 20 вв.  : Опыт энциклопедии. — 1995.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • EdwART. Вельвет // Энциклопедия моды и одежды. — 2011. — Энциклопедия моны и одежды. EdwART. 2011.
  • Ирина Михайлова. Великолепный «косматый», «рытый», «петливый»: бархат в средневековой Европе (рус.) // Теория моды. Одежда. Тело. Культура. — М.: Новое литературное обозрение, 2012. — Вып. 25, № 3. — ISBN 5-86793-472-1. Архивировать 19 января 2015 года.