Венера Рәхимова
Венера Рәхимова | |
![]() | |
Туганда бирелгән исеме: |
Венера Тимерхан кызы Рәхимова |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: |
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, Үзбәк ССР, Әндиҗан өлкәсе, Кардәрья |
Һөнәре: |
курчак театры актрисасы |
Гражданлыгы: |
Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе→ |
Активлык еллары: |
1967 – х. в. |
Амплуа: |
курчак театры, мультфильм, мюзикл |
Бүләк һәм премияләр: |
Венера Рәхимова, Венера Тимерхан кызы Рәхимова (1946 елның 10 июне, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, Үзбәк ССР, Әндиҗан өлкәсе, Кардәрья) — курчак театры актрисасы, Уфа, Нальчик һәм Мәскәү шәһәрләре курчак театрларында хезмәт иткән. Башкорт АССРның Салават Юлаев исемендәге премиясе лауреаты (1984), Башкортстан АССР халык артисты (1985). Мәскәүдә Үзәк телевидениенең балалар өчен тапшыруларында күпләгән рольләр башкара.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1946 елның 10 июнендә Үзбәк ССР Әндиҗан өлкәсе Кардәрья кышлагында туган[1]. Стәрлетамак мәдәни-агарту укуханәсен (хәзерге Башкорт республика мәдәният һәм сәнгать көллияте) тәмамлаган (1967, Г. Х. Хәбибуллин курсы). 1967—1986 елларда Уфада Башкорт курчак театрында эшли. 1987—1990 елларда Нальчикта Кабарда-Балкар курчак театрында, 1991—1994 елларда Мәскәүнең «Тылсымлы куык» (рус. Волшебная лампа) балалар китабы театрында[2] хезмәт куя.
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2007 — «Канун һәм тәртип» — эпизод
- 2014 — «Карпов» (телесериал). Өченче сезон (28 серия) — Зина түтәй
- 2015 — «Версия» — эпизод
- 2015-2017 — «Соңгы мент» — карчык
Мультфильмнарда тавыш яздыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1997 — «Тылсымлы сорнай» — Уаиг анасы
- 1997-1999 — «Белмәмешнең Айга сәяхәте» — Белмәмеш
- 2010 — «Песи малае һәм аның дуслары маҗаралары»
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1977 — БАССР атказанган артисты
- 1978 — Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе халыклары милли драматургиясе бөтенсоюз фестивале (Горький) — диплом.
- 1984 — Башкорт АССРның Салават Юлаев исемендәге премиясе — «Уфа курчак театрында башкарган Малай («Ак пароход», Ч. Т. Айтматов), Галимә («Кара йөзләр» Мәҗит Гафури), Буратино («Буратино маҗаралары» А. Н. Толстой) образлары өчен»[3]
- 1985 — БАССР халык артисты
Туганнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бертуган энесе — Таһир Рәхимов (1963), кино- һәм театр актеры, РФ атказанган артисты (Мәскәү).
- Туганнан туган энесе — Роман Рәхимов (1998), киноактер (АКШ).
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Рахимова Венера Тимерхановна. kino-teatr.ru(рус.)
- Рахимова Венера Тимерхановна 2017 елның 2 декабрь көнендә архивланган.. Башкирская энциклопедия(рус.)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Рахимова Венера Тимерханова. Энциклопедия Башкирии(рус.)
- ↑ «Волшебная лампа» театрының рәсми сайты(рус.)(ингл.)
- ↑ Багуманов А., Фаизова Ф. Лауреаты премии имени Салавата Юлаева. Уфа: Китап, 1999. Б. 122—123. ISBN 5-295-02408-1
- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- 10 июнь көнне туганнар
- 1946 елда туганнар
- Үзбәкстанда туганнар
- Салават Юлаев премиясе лауреатлары
- Википедия:Театр эшлеклеләре турында портретсыз мәкаләләр
- Әлифба буенча актрисалар
- Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе актрисалары
- Россия актрисалары
- XX гасыр актрисалары
- XXI гасыр актрисалары
- Башкортстанның халык артистлары
- Стәрлетамак мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлаучылар