Венера Хәсәнова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Венера Хәсәнова latin yazuında])
Венера Хәсәнова
Туган 15 февраль 1948(1948-02-15) (76 яшь)
Мәсәк, Абзаевский сельсовет[d], Кыйгы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре актёр

 Венера Хәсәнова Викиҗыентыкта

Хәсәнова Венера Гыйният кызы (15 февраль 1948 ел) — театр актеры. 1982 елдан СССР Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының халык артисты (2005).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Венера Гыйният кызы Хәсәнова-Мөхәммәтова 1948 елның 15 февралендә Башкорт АССРның Кыйгы районы Югары Кыйгы авылында туган. 1974 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының театр сәнгате факультетын тәмамлый. Шул вакыттан алып Салават башкорт дәүләт драма театры труппасында эшли.

Венера Гыйният кызы рольгә тирән үтеп керә.Күренекле татар драматурглары Туфан Миңнуллинның («Дуслар җыелган җирдә»), Рабит Батулла ("Гафу ит мине, әнкәй"), Хәй Вахит («Әгәр онытмасам»), Таҗи Гыйззәт ("Кыю кызлар"), А.Гыйләҗев әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә уйный. Аларны һәм татар, һәм башкорт халык тамашачысы якын кабул итә.

Венера Гыйният кызы — спорт мастерына кандидат. Зифа буйлы булуы аңа сыгылмалылык таләп иткән рольләрне башкарырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, К. Акбашевның пьесасы буенча куелган «Сипкелле кыз» спектаклендә артист акробатик трюклар башкара.

Спектакльләрдә башкарган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бибигайшә — "Кыю кызлар" (Таҗи Гыйззәт, 1974 ел).
  • Рита — «Күршеләр» (Мирзаһитов Әсгать Мәсгүт улы, 1975 ел).
  • Ишморза — «Ай тотылган төндә» (Мостай Кәрим, 1976 ел).
  • Мөнирә — «Бәхтигәрәй» (Әскать Мирзаһитов, 1977 ел).
  • Сажидә — «Киленнәр-ахирәтләр» (Х. Вахит, 1977 ел).
  • Милләтче — «Әгәр онытмасам» (Х. Вахит, 1978 ел).
  • Әби — «Кара йөзләр» (Мәҗит Гафури, 1978 ел).
  • Зөбәрҗәт — «Йөрәгегезне бикләмәгез» (Абдуллин Ибраһим Әхмәт улы, 1979 ел).
  • Йөзем — «Киң урам» (Ф. Әсәнов — Нәҗиб Асанбаев, 1979 ел).
  • Парторг — «Китмә, Рөстәм» (К. Акбашев, 1980 ел).
  • Лалә — «Үз өендә кунак» (Чичков, 1981 ел).
  • Нәфисә — «Кәләшле йорт» (Нәҗиб Асанбаев, 1982 ел).
  • Анна — «Югалган язмыш» (Э. Ранет, 1982 ел).
  • Сажидә — «Гафу ит мине, әнкәй» (Р. Батулла, 1985 ел)
  • Саҗидә, Миләүшә — «Дуслар җыелган җирдә» (Миңнуллин Туфан Абдулла улы, 1986 ел)
  • Эвридика — «Антигона» (Софокл, 1986 ел)
  • Кәдрия — «13-нче председатель» (Абдуллин Ибраһим Әхмәт улы, 1987 ел)
  • Миләүшә — «Миләш-Миләүшә» (Нәҗиб Асанбаев, 1988 ел)
  • Мәсрүрә — «Баласын югалткан болан эзеннән» (А. Гыйләҗев, 1989 ел)
  • Фатима — «Әхмәдинең дүрт хатыны» (Бүләков Флорид Миңнулла улы, 1990 ел)
  • Балай — «Әгәр син булмасаң» (М. Хәйдәров, 1991 ел)
  • Фатыйма — «Әбиләргә нинди җитми» (Флорид Бүләков, 1992 ел)
  • Галия — «Таштугай» (Флорид Бүләков, 1994 ел).
  • Ана — «Кызлар ник елый» (Флорид Бүләков, 1994 ел)
  • Көпениса — «Сипкелле кыз» (К. Акбашев, 1995 ел).
  • Нелли — «Ераграк — тынычлык» (В. Дельмар, 1995 ел).
  • Маргарита — «Фатиха биреп китәм» (Раил Байбулатов, 1996 ел)
  • Гөлсинә — «Бүтәнчә кабатланмас» (Г. Каюмов, 1997 ел)
  • Сания — «Көнләш, Америка» (Латыпов, 1999 ел)
  • Розина — «Саран» (Ж. Б. Мольер, 1999 ел)
  • Зөһрә — «Үтте минем ак җәем» (Л. Танкова, 2000 ел)
  • Зөмрәт — «Нәркәс» (Йомаголов Илшат Хәлил улы, 2001 ел).
  • Гөльямал — «Аккошым минем» (А.Яхина, 2001 ел)
  • Хәлимә — «Үз хатыныма өйләнәм» (Гаетбаев Наил Әсхәт улы, 2002 ел)
  • Люция — «Парижда апрель» (Л. Танкова, 2003 ел)
  • Әби — «Кавардак Forever!!!» (Лобозеров, Степан Лукич, 2004 ел)
  • Людмила монологы — «У войны не женское лицо» (Э. Шаихов инсценировкасы)
  • Клоун — «Урам чатында детектив» (Л. Измайлов, В.Чудов, 2005 ел)
  • Фәгыйлә — «Зәйтүнгөл» (Нәҗиб Асанбаев, 2005 ел)[1]
  • Фәрихә — «Шайтан-квартирантлар» (Р. Кинҗәбаев, 2007 ел)
  • Хатын — «Җиде кыз» (Нәҗиб Асанбаев, 2008)
  • Шәмсинур — «Ул кайтты» (А. Атнабаев, 2009 ел).
  • Шәмсия — «Чияле тау» (Нәҗиб Асанбаев, 2011 ел).
  • Шапокляк әби — «Шапокляк әби мәзәкләре» (И. Альбертовна, 2011 ел)

Кинода башкарган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бәдига — «Галиябану. Күңел турында риваять» (реж.: Р. Хәкимов, 2013)[2]

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хәсәнова Винира Ғиниәт ҡыҙы // Башкорт энциклопедиясе.— Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 2 март 2019)