Венера Шакирова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Венера Шакирова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Венера Шакирова
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Венера Мансур кызы Шакирова

Туу датасы:

11 октябрь 1960(1960-10-11) (59 яшь)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ

Активлык еллары:

1983 – х. в.

Бүләк һәм премияләр:

Татарстанның халык артисты - 2016

Венера Шакирова, Венера (мулла кушкан исеме Әфият[1]) Мансур кызы Шакирова (ире фамилиясе буенча Петрова, 1960 елның 11 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — драма актрисасы, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты (1983 елдан). Татарстанның халык артисты (2016).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960 елның 11 октябрендә Казанда туган. Әтисе Мансур — Казанныккы, әнисе Арча районы Мөрәле авылында туып-үскән. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Казан театр укуханәсенә (Наилә Гәрәева, Илдар Хәйруллин сыйныфы) укырга керә. Сабакташлары — Рафил Сәгъдуллин, Лениза Заманова , Фәрит Бикчәнтәев, Гафур Каюмов, Данил Салихов, Роберт Мортазин. 1983 елда театр укуханәсен тәмамлагач, Камал театры труппасына кабул ителә. Камал театрында беренче башкарган роле — Марсель Сәлимҗанов куйган «Зифа» спектаклендәге (Нәкый Исәнбәт әсәре) Эсмеральда роле[2]. 2007 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә. Аны тәмамлап, Казан театр укуханәсендә студентлар укыта.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрле холыктагы образлар иҗат итә, бигрәк тә характерлы образларны уңышлы башкара. Җырлый (тавышы — колоратур сопрано).

Уйнаган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


«Киномәүлид» проектында катнаша (төп авторы — «Иман нуры» мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Закиров), кинода уйный («Пустота», 2018, режиссёр Павел Москвин)[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Рәниф Андрей улы Петров (2016 елда вафат)[5], Камал театры директоры урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

кызы Алия Рәниф кызы, юрист белеме алган.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ильтани Илялова. Шакирова Венера Мансуровна. Артисты театра им. Галиаскара Камала: Библиографический справочник. К.: ТКН, 2005.
  2. Нәзилә Хуҗина. Әфият Шакирова: «Исемемне алыштыргач, икенче тормыш белән яши башладым». «Акчарлак», 2019 ел, 31 октябрь, 2-3нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әфият — гарәп. сәламәтлеге яхшы, яшәү көче нык, бәхетле, сәгадәтле
  2. Лилия Гәрәева. Венера Шакирова: «Мин мәхәббәт корбаны !» «Сөембикә», 2016 ел, декабрь
  3. Венера Шакирова. Известные люди нашего города. Сайт столицы РТ
  4. Пустота. afisha.ru
  5. Венера Шакированың ире Рәниф Петров вафат. matbugat.ru, 08.04.2016