Эчтәлеккә күчү

Венера Якупова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Венера Якупова latin yazuında])
Венера Якупова

Тугач бирелгән исеме: Венера Габдулла кызы Якупова
Туу датасы: 6 июль 1959(1959-07-06) (65 яшь)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы , Кызыл Яр
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР→
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: публицист
Иҗат итү еллары: 1972—х. в.
Юнәлеш: публицистика
Иҗат итү теле: татар, рус
Премияләр: Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге Республика бүләге
Бүләкләр: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Венера Якупова, Венера Габдулла кызы Якупова (1959 елның 6 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы, Кызыл Яр) — журналист, «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире (1995 елдан). ТР журналистлар берлеге президиумы әгъзасы. ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (1995). Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге Республика бүләге иясе (1990). РФ һәм Татарстан Журналистлар, Татарстан Язучылар (2002 елдан) һәм Россияле язучылар берлекләре әгъзасы.

1959 елның 6 июлендә Татарстан АССР Яшел Үзән районы Кызыл Яр авылында эшче гаиләсендә туган. Әтисе Габдулла Низаметдин улы, Васильево урман комбинаты пресслаучысы; әнисе Сания Фарса кызы Мөхәммәтшина (1935―2024)[1]. Кыз туганы Дания. Балачагы Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә узган. 1976 елда Васильевода урта мәктәпне, 1981 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетының журналистика бүлеген, 1986 елда ВЛКСМ Үзәк Комитеты каршындагы Югары комсомол мәктәбен тәмамлаган. Югары халыкара коммерция мәктәбе (Франция), Санкт-Петербург дәүләт икътисад һәм финанс университеты һәм Казан финанс-икътисад институтының «Эшлекле идарә итү остасы» программасын үзләштергән (2004).

1981–1984 елларда Яшел Үзән районында чыгучы «Зеленодольская правда» газетасында үзхәбәрче булып эшли.

1986–1995 елларда «Молодежь Татарстана» газетасында — үзхәбәрче, бүлек җитәкчесе, баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкара.

1995 елдан — «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире. 2008 елдан — «Татмедиа» АҖ филиалы «Казанские ведомости» газетасы редакциясе директоры.

1972 елда «Комсомольская правда» газетасында шигырьләре басылган.

1990-елларда, җәмгыятьтә милли үзаң үскән чорда, үзен көчле публицист итеп таныта. Мәкаләләре «Идел», «Ялкын» журналларында, «Татарстан яшьләре», «Известия Татарстана» газеталарында басыла[2]. Татар халкының суверенитет өчен көрәше, Кырым татарларын туган илләренә кайтару кирәклеге турындагы очерклары белән таныла.

2000 елда Татарстанның яңа тарихы һәм татар халкы турында «Суверенитет турында йөз хатирә» («100 историй о суверенитете», Казань: Идеал-Пресс, 2000, ISBN 5-85247-125-9) исемле беренче китабы дөнья күрә һәм җәмәгатьчелектә зур резонанс тудыра[3].

«Кырым татарлары, яки Сталиннан сәлам!» («Кырымские татары, или Привет от Сталина!», 2009, тикшеренүнең темасы — Үзгәртеп кору елларында Кырым татарларының тарихи ватанына драматик әйләнеп кайтуы), «Россия журналистикасының яхшылыгы һәм явызлыгы» (Россия медиабазарын цивилизацияле итеп оештыру мәсьәләләре өйрәнелә) исемле китаплар авторы. «Казанда Балачак музее» (татарстанлыларның XX гасыр һәм XXI гасыр башында нинди уеннар һәм нинди уенчыклар белән уйнавы турында сөйли), «Берлинга кадәр юл күрсәткече. Сугышның гаилә ядкәрләре турында искиткеч тарихлар» китапларының автор-төзүчесе[4].

Россия Элемтә министрлыгы каршындагы Төбәк басма массакүләм мәгълүмат чаралары буенча эксперт советының әдәбиятка һәм укуга карата кызыксынуны үстерү буенча эшче төркеме җитәкчесе.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2019 – «Алтын курай» халыкара журналистлар конкурсы (Уфа) җиңүчесе — «Мустай Карим — владыка и слуга…» мәкаләләр сериясе өчен[6]