Венерик авырулар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Венерик авырулар (мәхәббәт авырулары, лат. Venus (Veneris) Венера — борынгы римлыларда мәхәббәт алиһәсе) — йогышлы авыруларның аерым бер группасы, алар күбесенчә җенси юл белән күчәләр. Венерик авыруларны «мәхәббәт авырулары» дип тә, кайчак «әхлак авырулары» дип тә йөртәләр, чөнки бу авыруларның таралуына күбесенчә әхлакый тотнаксызлык, очраклы җенси бәйләнешләр һ. б. сәбәп була. Мондый авырулар белән ирләр дә, хатын-кызлар да бер үк дәрәҗәдә авырыйлар. Башка йогышлы авырулардан аермалы буларак, венерик авырулардан соң организмда иммунитет барлыкка килми, шунлыктан кабат йокканнан соң кеше яңадан авырый.

«Венерик авырулар» термины 1527 елда француз галиме Ж. де Бетакур тарафыннан тәкъдим ителә. 20 йөздә бу авыруларны китереп чыгаручылар ачыла. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Халыкара классификациясе (1988) буенча сифилис, гонорея, йомшак шанкр (шанкроид), касык лимфогранулематозы, венерик гранулёма - классик венерик авырулар рәтенә кертелә. Җенес органнарын зарарлый торган йогышлы авырулар: сидек-җенес юллары хламидиозы, трихомониазы, сидек юллары-гениталияләр кандидозы, сидек-җенес юллары микоплазмозы, гениталияләр герпесы, очлы башлы кондиломалар, гениталияләрдәге контагиоз моллюсклар, сидек юллары - гениталияләр шигелёзы, педикулёз һәм корчаңгы. Венерик авыруларның күп кенә билгеләре кешенең тән тиресендә һәм лайлалы тышчаларында барлыкка килә. Шулай итеп, венерология дерматология белән тыгыз бәйләнгән.[1]

Статистика мәгълүматлары күрсәткәнчә, хәзерге вакытта җенси юл белән күчә торган авыруларның да, алар белән авыручыларның саны да бик тиз арта. Мондый авыруларның төре хәзерге вакытта 50 гә җитә. Аларга СПИД, сифилис, гонорея, трихомоноз, хламидиоз, гениталийлар герпесы һәм башкалар керә. Русия җинаять кодексының 121нче матдәсе буенча кешеләрне венерик авырулар белән «бүләкләү» өчен хөкемгә тарту каралган.

Хәзерге вакытта бу авыруларга игътибар арту түбәндәге проблемаларга бәйләнгән:

  1. Сифилисның күпләп таралуы эпидемия дәрәҗәсенә җитте.
  2. Русиядә элек булмаган җенси юл белән күчә торган яңа төр авырулар (урогениталь хламидиоз, гениталийлар герпесы, микоплазмоз) барлыкка килде.
  3. Авыручылар арасында яшүсмерләрнең саны арта бара (Мәскәү өлкәсендәге яшүсмерләр арасында мондый авырулар белән авыручыларның саны һәр 100 мең кешегә 800 кеше туры килә).
  4. Мондый авыру белән авыручы пациентларның социаль һәм матди хәле үзгәрде (аларның финанс мөмкинлекләре арту, ә әхлак кагыйдәләре белән исәпләшмәүләре).
  5. Җенси юл белән күчә торган авырулар нәтиҗәсендә тән тиресенең бөтенлеге бозылу СПИД авыруының бик тиз таралуына да китерергә мөмкин.
  6. Бер пациентта берничә төрле йогышлы авыру булу аларны вакытында һәм дөрес, тиз дәвалау мөмкинлеген киметә.
  7. Мондый авырулар белән авыручыларны үз вакытында контрольгә алудагы төрле авырлыклар (халыкның күчеп йөрүе — миграция, күп кенә чит илләргә җиңел бару мөмкинлеге һәм бу авыруларны хөкүмәт медицина учреждениеләреннән тыш дәвалау мөмкинлекләре арту һ.б.) барлыкка килде.

Җенси юл белән күчә торган авырулар таралуның профилактика чаралары булып, мондый авырулар белән авыручыларны актив билгеләү, балалар һәм яшүсмерләргә дөрес җенси тәрбия бирү, венерик авырулар, аларны йоктыру юллары турында әңгәмәләр, лекцияләр үткәрү һәм сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалау тора. Бу авыруларны булдырмау һәм аларның таралуын киметү өчен укытучылар, медиклар, тәрбиячеләр, психологларның һәрдаим актив эшчәнлеге сорала.


СПИД (БИДС)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

СПИД (синдром приобретенного иммунного дефицита) — булдырылган иммунитет дефициты синдромы (БИДС) — лимфатик системаның зарарлануы нәтиҗәсендә кеше организмының үз-үзен саклау көчләре кимүенә китерә торган вируслы авыру. Бу — XX гасыр азагында барлыкка килгән, барлык континентларга, илләргә тарала торган авыру.

Иммунодефицит вирусы (ВИЧ) кешенең геннар структурасына керә, ә генетик аппаратны чит информациядән чистарту проблемасы бик авыр. Кайбер ВИЧ йөртүчеләрдә вирус һәм аңа антитәнчекләр була (аларның саны күбрәк).

СПИД — бик авыр икътисади проблема. Фундаменталь фәнни эзләнүләр, диагностика өчен аппаратура, дарулар эшләү; авыруларны һәм ВИЧ йөртүчеләрне дәвалау күп миллиард доллар чыгымнар таләп итә. Экспертлар фикере буенча, XXI гасырда СПИДка тотылган чыгым алга киткән илләрнең хәрби бюджетыннан күбрәк булырга мөмкин. Авыруларның, ВИЧ йөртүчеләрнең, аларның балалары, туганнарының хокукларын саклау проблемасы да бар.

СПИД авыруыннан саклану өчен, аның клиникасын, профилактика чараларын, психотерапия мөмкинлекләрен һ. б. белү кирәк. СПИД турында беренче информация 1981 елда АКШта барлыкка килә. Иммунитеты көчсезләнгән берничә кешедә (гомосексуалистлар) пневмония һәм Капоши саркомасы (тоташтыргыч тукымада яман шеш) табыла. Авыруның вирусы (ВИЧ) 1983 елда ачыла. Кайбер авыруларда икенче төрле вирус — ВИЧ-2 табыла. Галимнәр фикеренчә, бу вирус кешегә Африкада (Сенегал, Мали, Гвинея) яшәүче яшел маймылдан эләккән.

ВИЧ кешенең иммун системасын зарарлый, ә иммун системасы организмны бактерияләр, вируслар, чит күзәнәкләрдән саклый. ВИЧ өчен канда мишень булып ак кан тәнчекләре — Т-лимфоцитлар һәм макрофаглар тора. Т-лимфоцитлар шеш авыруына каршы иммунитет булдыралар. Вирус лимфоцитларны зарарлый. СПИД авыруы вакытында, гомумән, иммунитет кими, һәм нинди дә булса кечкенә генә инфекция дә кешедә үпкәләр, ми сүрүләре, тире, ашкайнату органнарын зарарлый.

ВИЧ үзенчәлекләре. Вирус тышкы тирәлектә начар саклана, 57 °С кадәр җылытсаң — үлә. Спирт, ацетон, эфир, фенол, формалин, лизол һ. б. вирусны тиз бетерәләр. Ләкин кипкән хәлдә яки бүлмә температурасында ул үзенең үзлекләрен 4—7 тәүлек саклый. ВИЧ мутация (нәселдәнлек билгеләренең үзгәреше) буенча бик актив, грипп вирусына караганда бу үзлек 5 мәртәбә артыграк. Бу исә ВИЧка каршы көрәшне бик нык катлауландыра.

ВИЧ эләктерү, СПИД белән авыру куркынычы булган кешеләр махсус медицина контролендә торырга тиеш. Аларга гомо- һәм бисексуалистлар, наркоманнар, фахишәләр керә. ВИЧ чыганагы булып вирус йөртүче яки авыру кеше генә була ала. Аның канында, кан ясалучы органнарында, спермасында, селәгәендә, тиресендә, күз яшендә, күкрәк сөтендә, арка мие сыекчасында, органнарында, тукымаларында ВИЧ була. Ләкин башка кешегә күчә торган ВИЧ канда, спермада һәм кайбер очракларда күкрәк сөтендә була. Бу вирус сәламәт кешенең тиресенә эләккән очракта аның канына үтеп керә алмый. ВИЧ кан күчергәндә, органнар күчереп утыртканда, укол ясаганда (наркоманнар пычрак энә кулланганда), медицина инструментларына стерилизация начар ясаганда күчәргә мөмкин. Ләкин ВИЧ башлыча җенси контакт вакытында күчә. Берничә җенси партнер булганда, бу куркыныч тагын да арта. Җенес органнарында лайлалы тышча зарарланырга мөмкин, ә канда һәм спермада вирус иң зур күләмдә була. Вирус шулай ук кайбер дезинфекция ясалмаган көнкүреш приборлары: теш щеткалары, кырыну приборлары, татуировка инструментлары һ. б. аша да йогарга мөмкин. Үбешү, уртак файдалану предметлары (ванна, туалет, уенчыклар, телефон трубкасы, акча), төчкерү, савыт-саба аша ВИЧ йоктыру расланмаган. Кан эчүче бөҗәкләр (черки, москит, бет, борча) аша да вирус йогарга мөмкин дип әйтеп булмый. Кул кысып исәнләшү, авыру белән рәттән тору да зарарсыз. Авыруларны изоляцияләү кирәкми, алар гаиләдә, коллективта кала алалар.

СПИДның симптомнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: СПИД

Авыруның билгеләре төрле булырга мөмкин. Иммунологлар өчен СПИД — кеше иммун системасы дефицитының бер очрагы гына. Бу очракта вирус кандагы иммунитет күзәнәкләрен үтерә, һәм организм микробларга каршы тора алмый. СПИД кинәт кенә башланмый, вирус эләккәч, инкубацион период өч айдан 18 елга кадәр дәвам итә. Кайбер инфекция йоккан кешеләрдә авыру башланмаска да мөмкин. Авыруның башлангыч этабында кешенең массасы кими (10 %ка кадәр), муенда умрау сөяге өстендә, култык астында, терсәк, ботларда лимфатик төеннәр зурая. Авыручыларның 70 % ында тире зарарлана, бит тиресе кубырчыклана; авыз, җенес органнарының лайлалы тышчасында эрен җыелу күзәтелә. Хәлсезлек, температура күтәрелү, төнлә тирләү күзәтелә. Соңрак авыруларның 50—60 % ында үпкәләр ялкынсынуы башлана, 30 % ында тиредә, лайлалы тышчаларда Капоши саркомасы (кан тамырлары, эчке органнардагы тоташтыргыч тукымада шеш) барлыкка килә. Шулай ук авыруларның 30 % ында үзәк нерв системасы зарарлана (менингит — ми сүрүләре ялкынсыну, шешләр барлыкка килү, акылга зәгыйфьлек күзәтелә). Шушы билгеләр буенча авыру турында врач канга лаборатор анализ ясаганнан соң әйтә ала — кан составында ВИЧка антитәнчекләр булырга тиеш. Ләкин антитәнчекләр булу буенча гына СПИД авыруы дип нәтиҗә ясарга ярамый.

СПИДны дәвалау авыр бара. Авырулар ике елдан артык яшәмиләр. АКШта эшләнә торган препарат АЭТ — азидатимидин авыруның барышын гына җиңеләйтә. Австралия галимнәре вируска каршы яңа препарат — вероден эшләделәр, һәм ул кешене тулысынча дәвалар дигән өмет бар. Күпчелек очракта дәвалау яңа авыруларга каршы (шеш, инфекцияләр) юнәлгән була. СПИДка каршы профилактика — дәүләт күләмендә санитар-гигиеник чаралар һәм индивидуаль саклану. Русия Федерациясендә «АнтиСПИД» программасы эшләнгән. Аның максаты җенси юл белән СПИД таралуны кисәтү. Моның өчен

  1. киң масштабта халыкка СПИД турында информация бирү; мәктәпкәчә учреждениеләрдә, мәктәпләрдә, махсус урта һәм югары уку йортларында җенси һәм әхлак тәрбиясе программалары кертү;
  2. донорларны, наркоманнарны ВИЧка тикшерү;
  3. ВИЧ инфекциясен йөртүчеләрне, СПИД белән авыручыларны дәвалау чараларын яхшырту;
  4. ВИЧ йөртүчеләрне, СПИД белән авыручы кешеләрне, медицина хезмәткәрләрен

хокук, социаль яктан саклау; 5) СПИД буенча фәнни эзләнүләрне киңәйтү кирәк.

Тире-венерология диспансерларында ВИЧ һәм СПИД авыруы буенча махсус кабинетлар эшли. Русия Федерациясендә СПИД 1987 елда тарала башлады. 23 кеше ВИЧ йөртүче дип табылды. Бу сан 1988 елда — 47, 1990 — 303, 1995 — 576 га җитте. 1989—1990 елларда инфекция балалар стационарында (229 бала) таралды (Калмыкия, Ростов, Волгоград өлкәләре, Ставрополь крае).

1999—2000 елларда ВИЧ йөртүчеләр саны тагын да артты. 2000 елда Русия СПИД таралу тизлеге буенча лидер булды; ВИЧ белән 49 мең кеше йогышланган, чынбарлыкта исә, ВИЧ йөртүчеләр саны Русиядә 600 мең кешедән артык дип санала. Ву ситуацияне социаль-икътисади хәл белән аңлатырга була (халык миграциясе, сугыш учаклары, наркомания таралу һ. б.). СПИД таралу буенча беренче урында Украина тора (1996 елда 2000 кеше). Татарстанда 360 кеше ВИЧ йөртүче дип исәпләнә (2000 ел мәгълүматлары буенча).

Җенси юл белән күчә торган йогышлы авыруларның саны һәм алар белән авыручылар күпләп арткан хәзерге вакытта бу авыруларның профилактикасы безнең илдә җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Тире-венерология диспансерлары белән халык арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр әле урнаштырылмаган. Хәзерге вакытта Русия Федерациясендә дәүләт тарафыннан финанслана торган махсус программалар эшләнмәгән. Мондый программалар тиз арада эшләнеп, алар аерым группаларга, мәсәлән, яшүсмерләргә, наркоманнарга, «риск» группаларына юнәлдерелгән булырга тиеш. Җенси юл белән күчә торган авырулар профилактикасына мәктәпләрдә зур игътибар бирелергә тиеш. Моңа бигрәк тә массакүләм информация чыганаклары аша, сәламәт яшәү рәвешен һәрдаим пропагандалау белән ирешергә мөмкин.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]