Венер Галин
Венер Галин | |
---|---|
Туган | 2 апрель 1937 (87 яшь) Салават районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | Россия |
Әлма-матер | МДУ механика-математика факультеты[d] |
Һөнәре | галим |
Эш бирүче | Башкорт дәүләт университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | физика-математика фәннәре кандидаты[d] |
Галин Венер Ягафәр улы (2 апрель 1937 ел) — галим―механик-математик, югары мәктәп укытучысы, физика-математика фәннәре кандидаты (1972), өлкән гыйльми хезмәткәр (1981). РФ Дәүләт премиясе лауреаты (2000), II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены кавалеры (1999).
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Венер Ягафәр улы Галин 1937 елның 2 апрелендә Башкорт АССРның Малаяз районы (хәзерге Салават районы) Мәчетле авылында туган.
1956 — Уфа шәһәренең 9 нчы урта мәктәп-интернатын (балалар йорты)тәмамлый.
1961 — Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлый.
1961 елдан Башкорт дәүләт университетында эшли.
1964 елдан алып СССР Фәннәр академиясе Себер бүлегенең Бөтен Союз үзәгендә гыйльми хезмәткәр, бер үк вакытта 1972 елдан — Новосибирск университетында укыта.
1982 елдан Россия Фәннәр академиясенең исәп математика институтында өлкән, 1995 елдан — әйдәүче гыйльми хезмәткәр, бер үк вакытта 1982-1992 — елларда Мәскәү физика-техник институтында укыта. Институтның фәнни совет әгъзасы. Физика-математика фәннәре кандидаты (1972), доцент.
Фәнни кызыксынулар өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Атмосфера физикасы, радиация процесслары, атмосфераның гомуми циркуляция моделен үзләштерү, программага салу һ. б.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты (2000)
- 2-нче дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены (1999)
- Салават районының Мактаулы гражданы[1].
Гыйльми хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Параметризация радиационных процессов в атмосферной модели ИВМ РАН, Изв. РАН. Физика атмосферы и океана, 1998, том 34, № 3, с. 380—389:
- Численное моделирование влияния уменьшения концентрации озона на зимнюю атмосферную циркуляцию в Северном Полушарии в последнее десятилетие, Доклады Академии Наук, 1998, том 362, № 4, с. 544—547 (соавтор Володин Е. М.);
- Interpretation of Winter Warming on Northern Hemisphere Contintntsin 1977- 94, Journal of Climate, 1999,№ 12, 2947—2955 (with D.M.Volodin);
- AGCM simulation of intraseasonal variability associated with the Asian summer monsoon, Climate Dinamics,2003,21,pp. 423– 446 (with D.E.Waliser, K.Jin, I.S.Kang, K.M.Lau et aI);
- Assessing ID Atmospherik Solar Radiative Transfer Models: Interpretation and Hadling of Unresolved Clouds, Joural of Climate,3003,v. 16,№ 16, pp. 2676– 2699 (with H.W.Barker, G.L.Stepfens, P.T.Partain et al);
- Модельное исследование межгодовой изменчивости содержания атмосферного озона в средних широтах, Известия РАН. Физика атмосферы и океана, 2004, том 40, № 2, с. 210—221 (соавторы Смышляев С. П.,Володин Е. М.)
Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Галин В. Я. Фронтовые дороги отца. Уфа, Китап, 2011[2]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Галин Венер Ягафарович, archived from the original on 2016-06-04, retrieved 2021-09-21
- ↑ Российская государственная библиотека. Официальный сайт. Галин, Венер Ягафарович — Фронтовые дороги отца: о Я. Галине(рус.)(Тикшерелгән 20 март 2018)
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Галин Венер Ягафәр улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
- 2 апрель көнне туганнар
- 1937 елда туганнар
- Салават районында туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- БДУ укытучылары
- Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Башкортстан галимнәре
- РФ дәүләт премиясе лауреатлары
- 2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары
- Физика-математика фәннәре кандидатлары
- Математиклар