Вера Белицер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вера Белицер latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Вера Белицер
BELICER VN.jpg
Туган 5 апрель 1903(1903-04-05)
Рәзән, Русия империясе
Үлгән 2 апрель 1983(1983-04-02) (79 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Русия империясе
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Эш бирүче РФА антропология һәм этнология институты[d]

 

Вера Николаевна Белицер (1903-1983) - совет галиме, тарих фәннәре докторы, этнограф.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1903 елда Рязань шәһәрендә туган . 1925 елда Мәскәү дәүләт университетының иҗтимагый фәннәр факультетында этнология -лингвистика бүлекчәсен тәмамлаган. 1925-1941 елларда - Мәскәү шәһәрендә Халыкларны өйрәнү музее хезмәткәре 1941-43 елларда - эвакуациядә. 1943 елда Мәскәүдә СССР Фәннәр Академиясе Этнография институтының (Н. Н. Миклухо-Маклай исемендәге этнология һәм антропология институты) аспирантурасына укырга керә. 1945 елда «Удмуртларның халык киемнәре. Этногенезы буенча материаллар» дигән тема буенча кандидатлык диссертациясе яклый 1945 елдан алып 1952 елга кадәр коми-пермякларның төп этнографик төркемнәре яшәгән барлык территорияләре буенча этнографик экспедицияләр үткәрә. 1959 елда комиларның этнографиясе буенча докторлык диссертациясе яклый 1983 елда Мәскәүдә вафат була.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

В. Н. Белицер Идел буе һәм Кама буе халыкларының - мордвалар, удмуртлар, башкортлар, коми-зырян, коми-пермяк, чуашларның этнографиясен эзләнү-тикшеренү эше белән шөгыльләнә. Иң яхшы нәтиҗәләргә В.Н. Белицер Идел буе һәм Кама буе халыкларның традицион киемнәрен өйрәнү өлкәсендә ирешә - коми, удмурт, мордва, чуаш милли киемнәрен җентекләп өйрәнә. Тикшеренү нәтиҗәләре аның берничә монографиясендә чагылыш тапкан.

Башкортостандагы тикшеренүләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вера Николаевнаның эзләнү эшләре Идел буе һәм Урал буе халыкларның бер‑берсенә йогынтысын өйрәнүгә карый. Башкортстан буйлап этнографик экспедицияләрдә катнаша: 1937 елда башкортларның бизәү‑кулланма сәнгате, көнкүреше буенча материаллар җыя.

Башкортлар арасында җыйган коллекциясенең бер өлеше (24 предмет) Тарих музеенда (Мәскәү), икенче өлеше - балалар уенчыклары - Сергиев Посад шәһәрендә Уенчык музеенда саклана [1]

Аның "Курайсы Банат Гастинова" дип аталган фотосы да Мәскәүнең Тарих музеенда И 1834-159 саны белән саклана

В. Н. Белицер СССР Фәннәр Академиясе Этнография институтының "Дөнья халыклары" сериясе фундаменталь хезмәтләрен әзерләүдә актив катнаша. Соңыннан күп томлы "Гомуми этнографик очерклар" өчен "Идел һәм Кама буе халыклары" бүлеген әзерли ( П.В. Денисов, Р.Г. Мөхәмәдиева,Р.Г. Кузеев , С.Н. Шитова катнашлыгында) [2]. Монда ул Башкортстан, башкортлар турында да тикшеренү мәгълүматларын яза.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Белицер В.Н.Курайчы Банат Гастинова.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • К вопросу о происхождении бесермян (по материалам одежды) // ТЭ, н.с. К.I. М., 1947. С. 183-193.
  • Народное изобразительное искусство коми // КСИ. Вып. X. М., 1950. С. 15-28.
  • Народная одежда удмуртов (Материалы к этногенезу) / ТИЭ, н.с. К.X. М., 1951.;
  • У зюздинских коми-пермяков // КСИЭ. Вып. XV. М., 1952. С. 27-38.
  • Методические описания к полевому сбору материалов по народной одежде // КСИЭ. Вып. XVIII. М., 1953. С. 81-90.
  • Очерки по этнографии народов коми: XIX - нач. XX в. / ТИЭ, н.с. К.ХLV. М., 1958.
  • Удмурты // Народы европейской части СССР. Серия Народы мира. М., 1964. К.2.
  • Финно-угорские народы Европейского Севера // Крестьянская одежда населения Европейской России (XIX – начало XX в.). Определитель. М., 1971.
  • Народы Среднего Поволжья и Приуралья // Крестьянская одежда населения Европейской России (XIX – начало XX в.). Определитель. М., 1971.
  • Народная одежда мордвы / ТИ, н.с. К.С. М., 1973.
башкортлар турында
  • Белицер В.Н. Башкиры.// Советская историческая энциклопедия. В 16 томах. — М.: Советская энциклопедия. 1973-1982. Том 2. БААЛ - ВАШИНГТОН. 1962.[1]
  • У башкирских детей //Советская игрушка. 1938. №6; Башкиры //Очерки общей этнографии. Европейская часть СССР. М., 1968 (автор.)
  • Этнографические параллели в культуре башкир и мордвы //Археология и этнография Башкирии. К.4. Уфа, 1971.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]