Вера Крымская

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вера Крымская latin yazuında])
Җенес хатын-кыз
Туу датасы 23 март 1896(1896-03-23)
Туу урыны Киев, Россия империясе
Үлем датасы 29 сентябрь 1963(1963-09-29) (67 яшь)
Үлем урыны Екатеринбург, РСФСР, СССР
Җирләнгән урыны Широкая-Речка зираты[d]
Эш урыны Урал дәүләт педагоика университеты[d]
Әлма-матер Пирем дәүләт мәгарифбелем үнивирситите
Академик дәрәҗә педагогия фәннәре нәмзәте[d]
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены Ленин ордены «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакәр хезмәте өчен» медале

Крымская Вера Петр кызы (18961963) — совет галим-методисты, РСФСР мәктәбенең атказанган укытучысы (1947), РСФСР педагогия фәннәре академиясе әгъза-корреспонденты (1950); педагогия фәннәре кандидаты[1].

Мәктәптә рус телен укыту методикасы буенча 20-дән артык хезмәт һәм өч монография авторы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1896 елның 11 мартында (яңача 23 мартта) Киев шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туган.

Могилевта үсә һәм укый, монда 1914 елда гимназиядә белем ала. 14 яшеннән репетиторлык белән шөгыльләнә, укытучы булырга хыяллана. 1916 елда Укытучылар институтында белем ала. Кияүгә чыккач, 1916 елдан алып 1930 елга кадәр гаиләсе белән Рудня шәһәрендә яши. 1933 елда аларның гаиләсе Златоуст каласына күчә. Вера Петр кызы 1933-1937 елларда белем алуын Пермь дәүләт педагогия институтында дәвам итә һәм 1936 елда Свердловск каласына күчә[1].

Свердловскида урта мәктәптә эшли башлый, биредә рус теле һәм әдәбияты дәресләрен алып бара. 1938 елдан бирле гомеренең ахырына кадәр Свердловск дәүләт педагогия институтында укыта. 1952 елда Мәскәүдә, РСФСР педагогия фәннәре академиясенең укыту алымнары фәнни-тикшеренү институтында, «Работа по русскому языку в 10 классе средней школы на материале программы произведений по литературе» темасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый.

В. П. Крымская шулай ук җәмәгать эшмәкәрлеге белән шөгыльләнә — Свердловск шәһәре советы депутаты (1947) һәм РСФСР Югары Советы депутаты итеп сайлана (1951, 1955)[2][3].

1963 елның 29 сентябрендә Свердловск шәһәрендә вафат була. Широкая Речка зиратында җирләнгән.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

- РСФСР мәктәбенең атказанган укытучысы (1947

- «Халык мәгарифе алдынгысы» тамгасы (1944),

- ике Ленин ордены,

- Хезмәт Кызыл Байрак ордены,

- «1941-45 елда Бөек Ватан сугышында мактаулы эшчәнлеге өчен» медале,

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]