Вера Минкина
Күренеш
| Вера Минкина | |
|---|---|
| Туган телдә исем | Вера Егор кызы Минкина |
| Туган | 9 сентябрь 1918 Бахта, Чистай районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
| Үлгән | 20 сентябрь 2011 (93 яшь) Казан, Татарстан, РФ |
| Яшәгән урын | Жуковский урамы, Казан[1] |
| Милләт | татар, дине ― керәшен |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе |
| Һөнәре | актёр |
| Эш бирүче | Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры |
| Җефет | I―Әсгать Мәҗитов (1900―1946) II―Нәҗип Гайнуллин[2]. |
| Балалар | улы Марсель кызы Диләрә[3] |
| Бүләк һәм премияләре | ТАССР халык артисты РСФСР халык артисты |
Вера Минкина, Вера Егор кызы Минкина (1918 елның 9 сентябре — 2011 елның 20 сентябре) — драма артисты, 1952—2011 елларда Камал театры актрисасы, ТАССР (1968) һәм РСФСР (1977) халык артисты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1918 елның 9 сентябрендә Чистай районының Бахта авылында дөньяга килә. Казанга килеп Театр техникумына укырга керә, аны 1938 елда тәмамлый. Иҗат юлын Республика татар күчмә театрында башлый. 1952 елдан исә ул — Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисткасы. Биредә ул 60 тан артык ел хезмәт итә.
Артистка 2011 елның 20 сентябрендә Казанда вафат булды[4].
Рольләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| Спектакль | Драматург | Башкарган роле |
|---|---|---|
| «Кыз урлау» | Мостай Кәрим | Уңганбикә |
| «Дошманнар» | Максим Горький | Полина |
| «Зәңгәр шәл» | Кәрим Тинчурин | Ма-лай |
| «Зифа» | Нәкый Исәнбәт | Кәләмзә |
| «Чаткылар» | Таҗи Гыйззәт | Гыйльмениса |
| «Беренче театр» | Галиәсгар Камал | Факиһә |
| «Кол» | Гильерме Фигейредо | Мелита |
| «Баһадирлар» | Николай Погодин | Мария Ильинична |
| «Күк капусы ачылса» | Хәй Вахит | Бибиәсма |
| «Әбиләргә ни җитми» | Флорид Бүләков | Хөлә |
| «Моңлы бер җыр» | Туфан Миңнуллин | Ана |
| «Җимерелгән бәхет» | Александр Островский | Степанида |
| «Яшь йөрәкләр» | Фәтхи Бурнаш | Екатерина |
| «Әлдермештән Әлмәндәр» | Туфан Миңнуллин | Хәмдебану |
| «Гөргөри кияүләре» | Туфан Миңнуллин | Палый |
Фильмография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 1993 — «Италия контракты» (рус. Итальянский контракт, Россия, Ренат и К` студиясе, режиссер Владислав Чеботарев (II) — эпизод.
- 1981 — «Зифа оныгы – Ришат» (рус. Ришад — внук Зифы, СССР, Горький исемендәге киностудия, режиссер Марк Осепьян) — Зифа.
- 1975 — «Хәзинә» (рус. Клад, СССР, Свердловск киностудиясе, режиссер Ольгерд Воронцов) — Мәгыйшә, Әнвәрнең анасы[5].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ https://jytely.info/kazan
- ↑ Назиб Гайнуллин - актёр, театральный деятель. Кино-Театр.Ру
- ↑ Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004
- ↑ Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Вера Минкина вафат булды(үле сылтама)
- ↑ Вера Минкина. kino-teatr.ru(рус.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Авыр югалту(үле сылтама)
- Бәхетле ул Вера Минкина 2011 елның 17 ноябрь көнендә архивланган