Вера Мухина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вера Мухина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Вера Мухина
1989 CPA 6077.jpg
Туган телдә исем Ве́ра Игна́тьевна Му́хина
Туган 1 июль 1889(1889-07-01)
РИ, Рига
Үлгән 6 октябрь 1953(1953-10-06) (64 яшь)
ССРБ, Мәскәү
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic (1954–1991).svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Әлма-матер Гранд-Шомьер[d]
Һөнәре скульптор.
Җефет Замков, Алексей Андреевич[d]
Ата-ана
  • Игорь Кузьма улы Мухин (әти)
  • Надежда Вильгельм кызы Мухина (кыз-фамилиясе - Мюде), (әни)

Commons-logo.svg Вера Мухина Викиҗыентыкта

Ве́ра Игна́т кызы Му́хина (рус. Ве́ра Игна́тьевна Му́хина) (1889, 19 июнь (1 июль), Рига - 1953, 6 октябрь, Мәскәү.) - совет скульпторы. 1947 елдан 1953 елга кадәр - ССРБ Сәнгать академиясе Президиумы әгъзасы. Биш Сталин премиясе лауреаты[1] (1941, 1943, 1946, 1951, 1952).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вера Мухина сәүдәгәр Игорь Кузьма улы Мухин гаиләсеннән булган. Ригада туган. Әнисе үлгәннән соң (1892 ел) гаилә Феодосиягә күчте. 1904 елда Вераның әтисе үлә. Вераны һәм аның апасыны Марияны Курскида яшәгән абыйлары һәм апалары сыендырды. Анда Вера гимназияне бик яхшы тәмамлаган. 1910-1911 елларда Константин Юонның шәхси сәнгать мәктәбе курсларында укый. 1912 елда Мухина Парижга китә - сәнгать белемен дәвам итәргә. Парижда Любовь Попова һәм Надежда Удальцова белән очрашты. Анда ул Антуан Бурдельнең шәхси академиясенә укырга керде.

1914 елда Мәскәүгә кайткан. Беренче бөтендөнья сугышы башланганнан соң шәфкать туташлары курсын тәмамлый һәм хәрби госпитальдә эшли. Монда ул яшь хәрби табиб Алексей Замков белән танышты. 1918 елда Вера Игнатьевна Алексей Замковка кияүгә чыга.

1918-1922 елларда Вера Мухина Ленинның "монументаль пропаганда" планын тормышка ашыруда актив катнаша. 1927-1930 елларда ВХУТЕИНдә укытты.[2]

Мухинаның иң танылган композициясе Парижда 1937 елгы Бөтендөнья күргәзмәсендә урнаштырылган. Бу 24-метрлы монумент "Эшче һәм колхозница". Вера Мухина композициясе архитектор Борис Иофан тарафыннан проектланган[3] Совет павильонын таҗлаган. Бу әсәр өчен Вера Мухина үзенең беренче Сталин премиясен алды (1941). Икенче Сталин премиясен скульптор 1943 елда Барый Йосыпов һәм Иван Хижняк портретлары өчен алды.

Вера Игнатий кызы Мухина 1953 елның 6 октябрендә вафат була. Үлем сәбәбе стенокардия булды. Мәскәүдә Новодевичье зиратында җирләнде.[4]

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. В.И. Мухина (рус.)
  2. А.Д.Сарабьянов [МУХИНА Вера Игнатьевна]// Рус авангарды энциклопедиясе. (рус.)
  3. Измайлова М. И. Роль Веры Мухиной в развитии российского дизайна // Царскосельские чтения. — 2010. — Т. 4, вып. 14. — С. 325—329.(рус.)
  4. А.Д.Сарабьянов [МУХИНА Вера Игнатьевна]// Рус авангарды энциклопедиясе. (рус.)
  5. Пухляк О. Дом Мухиных в Риге. // Сетевой справочник «Русские Латвии».
  6. Planetary Names: Crater, craters: Mukhina on Venus(ингл.)