Вера Оболенская

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вера Оболенская latin yazuında])
Вера Оболенская
Туган телдә исем фр. Véra Obolensky
Туган 24 июнь 1911(1911-06-24)[1]
Бакы, Россия империясе[2]
Үлгән 4 август 1944(1944-08-04)[3][4] (33 яшь)
Плетцензее төрмәсе музее, Шарлоттенбург-Вилмерсдорф[d], Берлин, Өченче рейх яки Берлин, Өченче рейх[4]
Үлем сәбәбе башсызландыру[d]
Күмү урыны Сент-Женевьев-де-Буа зираты[d]
Ватандашлыгы Франция
Россия империясе
 СССР
Һөнәре секретарь-референт, франсуз Каршылыгы сугышчысы, модель
Катнашкан сугышлар/алышлар Икенче бөтендөнья сугышы

Вера Оболенская (фр. Vicky); 1911 елның 24 июне, Бакы — 1944 елның 4 августы, Плетцензее, Берлин) — Франциядә антифашистик Каршылык хәрәкәте герое.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оболенская Вера Аполлоновна Макаров Аполлон Аполлоновичның улы Аполлон Аполлонович Макаров гаиләсендә туган.

1920 елдан Франциядә эмиграциядә яши. Мәктәпне тәмамлаганнан соң манекенщица, соңыннан машинистка булып эшли.

1924 елда рәссам Зинаида Серебрякова аның портретын төшерә.

1937 елда кенәз Николай Александрович Оболенскийга (1900-1979), Беренче бөтендөнья сугышы елларында Петроград шәһәр башлыгы булган генерал-майор Александр Николаевич Оболенский улына кияүгә чыга. 1938 елда Вераның улы туа, бабасы хөрмәтенә аңа Аполлон дигән исем кушалар.

1940 елда Алмания белән Франция оккупациясе башлангач, В. А. Оболенская ире белән бергә Каршылык Хәрәкәтенә кушыла һәм яшерен түгәрәкләрнең берсенә керә. Бу түгәрәк икенче төркем белән берләшкәннән соң «Гражданнар һәм хәрбиләр оешмасы» (Organisation Militaire et Civile; кыска атамасы - OCM) дип аталган.

Яшерен оешмада Вики буларак билгеле булган Вера Оболенская Жак Артюи түгәрәгенең, ә 1941 елның декабрендә ул кулга алынганнан соң, — OCM-ның яңа лидеры полковник Альфред Туниның иң якын тарафдарларының берсе була, оешманың Генераль секретарь вазифасын башкара.

«Яшерен оешмада эшләп, ул оккупанттарның көчләре турында мәгълүмат җыя, немецлар тарафыннан Атлантик уры төзелешенә китерелгән совет хәрби әсирләренә ярдәм итә …

Аның зирәклеге, алдан күрә белү сәләте һәм сирәк кешегә очрый торган тәбигый тынычлыгы подпольщикларны күп тапкыр коткарып алып калырга ярдәм иткән. Ул феноменаль хәтергә ия булган: беркая да язып ҡуймыйча, бөтен исемнәрне, адресларны, парольләрне хәтерендә тотҡан.

1943 елның җәенә яшерен „Гражданнар һәм хәрбиләр оешмасы“ рәтләрендә 63 мең кеше торғган. Алар яшерен „Нотр-Дам Бердәмлеге“ һәм генерал Шарль де Голль» җитәкләгән «Сугышучы Франция Азат Франция» оешмалары белән тыгыз бәйләнештә хәрәкәт иткән[5].

ОСМ шулай ук разведка эшчәнлеге һәм британ хәрби әсирләрен качыру һәм чик аша чыгару белән шөгыльләнгән.

Башка яшерен оешмалар төркемнәре белән бәйләнеш һәм берләшеп хәрәкәт итү Вера Оболенская карамагында булган. Нацистлар оешмага үзләренең агентын индерерга маташкан, әмма Викинең сизгерлеге аркасында бу ниятләре тормышка ашырылмый.

1943 елның 17 декабрендә Вера Оболенская яшерен конспиратив фатирында кулга алына.

Владимир Владимирович Путин 2000 елда Сент-Женевьев-де-Буа шәһәренең рус зыяратында Вера Оболенская кенотафы янында

1944 елның июлендә союздашлар Нормандиягә очып төшкәннән соң В. А. Оболенскаяны Берлинга күчерәләр, 1944 елның 4 августында 13:00 сәгатьтә Плетцензее төрмәсендә гильотина җәзасына дучар итәләр.

Оболенскаяның кабере юк, әмма Париж янындагы Сент-Женевьев-де-де-Буа рус зыяратында аның истәлегенә кенотаф куелган.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://www.memoiredeshommes.sga.defense.gouv.fr/fr/ark:/40699/m005cc7fe3aa2061
  2. 2,0 2,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #120959208 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  3. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  4. 4,0 4,1 4,2 Czech National Authority Database
  5. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок :0 не указан текст

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Людмила Флам. Вики. Княгиня Вера Оболенская. — 3. — М.: Русский путь, 2010. — 176 с. — ISBN 978-5-85887-350-1.
  • Михаил Ковалёв. Русская эмиграция во Франции в годы войны // Новый журнал. Нью-Йорк, 2006. Кн. 245. С. 209-230..
  • Михаил Ковалёв «Мы все с генералом де Голлем!»: Русские герои французского Сопротивления // Родина. 2006. № 12. С. 115-122.
  • Михаил Ковалёв Участие русской эмиграции во Франции в борьбе с фашизмом // Военно-исторические исследования в Поволжье: Межвузовский сборник на-учных трудов. — Саратов: Изд-во СГУ, 2006. — Вып. 7. — С. 300-312.. Архивировано из первоисточника 27 сентябрь 2011.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]