Вера Фигнер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Вера Фигнер
Vera Figner.jpg
Туган телдә исем Вера Николай кызы Фигнер
Туган 7 июль 1852(1852-07-07)
Казан губернасы Тәтеш өязе Никифорово
Үлгән 15 июнь 1942(1942-06-15) (89 яшь)
Мәскәү
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Альма-матер Сүрих университеты[d] һәм Казан Родионов затлы кызлар институты
Һөнәре фельдшер, шагыйрь, инкыйлабчы, мемуар язучы
Сәяси фирка Халык иреге[d] һәм Социал-инкыйлабчылар фиркасе[d]
Commons-logo.svg Вера Фигнер Викиҗыентыкта

Вера Фигнер, Вера Николай кызы Фигнер (ире буенча Филиппова), рус. Фигнер (Филиппова) Вера Никола́евна (1852 елның 25 июне (7 июль), Казан губернасы, Тәтеш өязе, Никифорово1942 елның 15 июне, Мәскәү) — шагыйрә, мемуарлар һәм инкыйлаб хәрәкәте тарихын язучы, җәмәгать эшлеклесе. 1907-1909 елларда эсерлар фиркасе, 1917 елдан кадетлар фиркасе әгъзасы. 1881 елның 1 мартында император Александр II не үтерүне әзерләүдә гаепләнеп, 22 ел Шлиссельбург кирмәнендә тотылган.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1852 елның 25 июнендә (7 июльдә) Казан губернасы Тәтеш өязе (хәзерге Мамадыш районы) Никифорово авылында асылзат гаиләсендә туган. Әтисе Николай Александр улы Фигнер (1817-1880), отставкадагы штабс-капитан, Казан губернасы Тәтеш өязендә дәүләт мөлкәте министрлыгы вәкиле булып, Тәтеш һәм Мамадыш өязләрендә лесничий булып хезмәт итә. Әнисе Екатерина Христофор кызы Куприянова (1832-1903). Бертуганнары Лидия, Пётр, Николай, Евгения, Ольга. Өч кыз туган (Вера, Лидия, Евгения) инкыйлабчы булып китәләр.

Белемне башта өй шартларында ала. 1863-1869 елларда Казан Родионов затлы кызлар институтында укый. Казан университетында П. Лесгафт лекцияләренә йөрергә рөхсәт ала.

1870 елның 18 октябрендә Никифорово чиркәвендә Казан хәрби округы сәркатибе, суд тикшерүчесе Алексей Виктор улы Филиппов белән никахлашалар һәм, Россия университетларына хатын-кызларны укырга алмау сәбәпле, ире белән Швейцариягә китәләр.

1872-1874 елларда Цюрих университетының медицина факультетында, 1874-1875 елларда Берн университетында укый. Швейцариядә сәяси иктисадны, Аурупаның инкыйлаби хәрәкәте тарихын, социализм тәгълиматын өйрәнә, Бөтенроссия социаль-инкыйлабчылар оешмасына керә. Оешма таләбе буенча, 1875 елда, укуын тәмамламыйча, Россиягә кайта, народниклык хәрәкәтенә кушыла, Ярославльдә фельдшерлыкка имтихан тота. Инкыйлабка карата карашларын уртаклашмаган ире белән аерылышалар.

1877-1879 елларда Сарытау һәм Самар губерналары авылларында фельдшер булып эшли, крәстияннар арасында социализм тәгълиматын тарату һәм мәгърифәтчелек белән шөгыльләнә.

1876 елда «Җир һәм ирек» (рус. Земля и воля) оешмасын коруда башлап йөри, 1879 елда Воронежда узган оешманың берләштерү корылтаенда катнаша. «Җир һәм ирек» оешмасыннан аерылып чыккан, инкыйлаби көрәшнең террор юлын сайлаган «Халык иреге» (рус. Народная воля) оешмасының башкарма комитетына керә. Инкыйлабчы иптәшләре, шулай ук рус демократик җәмгыятенең вәкилләре каршында зур абруйга ия була.

1880 (Одессада) - 1881 (Петербургта) елларда Александр IIгә һөҗүм итүләрне әзерләүдә катнаша. 1 мартта Александр II (1818-1881) үтерелгәннән соң, террор оешмасыннан В. Фигнер гына кулга алынмыйча кала. 1883 елда Харьковта кулга алына. 1884 елның сентябрендә Петербург хәрби округы суды тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителә, 9 көннән соң үлем җәзасы мәңгелек каторга белән алыштырыла. 20 ел Шлиссельбург кирмәнендә тотыла.

1904 елдан Архангельск, Казан губерналарында, Түбән Новгородта сөргендә.

1906 елда дәвалану өчен чит илгә (Италия) китәргә рөхсәт ала. «Сәяси тоткыннарга ярдәм буенча Париж комитеты»н оештыруда башлап йөри, чит ил журналларында мәкаләләр бастыра.

1915 елда, Беренче дөнья сугышы сәбәпле, урау юллар белән Россиягә кайтканда чик буенда кулга алына, Түбән Новгородка сөргенгә җибәрелә.

1917 елгы февраль инкыйлабы вакытында хатын-кызларга ирләр белән бертигез хокуклар бирү таләбе белән чыга.

1917 елгы Октябрь инкыйлабын кабул итми.

1920 еллар уртасында Бөтенроссия сәяси тоткыннар һәм сөргендә булучылар җәмгыяте төзүдә катнаша. 1926 елда ССРБ хөкүмәте 1881 елда патшаны үтерүчеләр төркеме әгъзаларына персональ пенсия билгели. 1933 елда пенсия күләме арттырыла.

1927 елда, өлкән инкыйлабчылар төркемендә, ССРБ хөкүмәтенә сәяси репрессияләрне туктатуны таләп итеп мөрәҗәгать итә.

1931 елда Тәтеш районы Зур Фролово авылында үз акчасына мәктәп төзетә.

1932 елда 80 яшьлеге ил күләмендә киң билгеләп үтелә.

1942 елның 15 июлендә пневмониядән вафат була.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче шигырьләрен Шлиссельбург кирмәнендә тотылганда яза. Шигъриятенең каһарманы — тоткынлыкта интегүче, ләкин рухы сынмаган, ирек турында һәм көрәшне дәвам итү турында хыялланучы инкыйлабчы. Шигырьләр җыентыгы Санкт-Петербургта 1906 елда нәшер ителә.

Төрмәдә вакытта уйланылган һәм иреккә чыккач язган ике томлы «Истә калдырылган хезмәт (1913-1927)» китабы XIX гасырның II яртысында Россия инкыйлаб хәрәкәте тарихын яктырта. Әлеге әсәр рус җәмгыяте тормышын, 70-80нче еллардагы инкыйлабка кагылышлы вакыйгаларны, народниклык хәрәкәте эшлеклеләре (А.И. Желябов, Н.И. Кибальчич, С.А. Перовская һ.б.) портретларын бирүе белән әһәмиятле. Китап күп мәртәбәләр ССРБда нәшер ителә, шулай ук чит ил телләренә тәрҗемә ителеп, авторның исемен чит илләрдә дә таныта.

«Автобиография очерклары», «Җир һәм ирек», «Халык иреге» эшлеклеләренә (А. Соловьев, А.И. Иванчин-Писарев, А.Д. Михайлов, Е.Н. Фигнер һ.б.) багышланган Биография очерклары, Декабрист хатыннары мәкаләсе авторы.

1932 елда 7 томлы әсәрләренең тулы җыентыгы нәшер ителә.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Русские писатели. Биобиблиографический словарь (под ред. П.А. Николаева). В 2-х томах. II том (М-Я). М.:Просвещение, 1990. ISBN 5-09-003934-8

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]