Вербатим

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вербатим latin yazuında])

Вербатим (лат. verbatim — сүзгә-сүз, әйтелгән) — театрда спектакль ясау алымы, документаль пьеса театры. Спектакль әдәби пьесага нигезләнми, анда куеласы спектакльнең төп каһарманнары караган иҗтимагый катлам вәкилләре белән корылган әңгәмәләр (актерлар уйнавында) кулланыла. Даими репертуарлы театрларга альтернатива булып исәпләнә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вербатим 1990 еллар уртасында Бөекбританиядә, өр-яңа драматургия «New Writing» (тат. «Яңа драма») барлыкка китерү дулкынында хасил була. Яңа драматургия төренең полигоны булып, Royal Court театры исәпләнә.[1] Анда кискен, көчләү элементлары күп кертелгән, адекват булмаган каһарманнарга бай булган әсәрләр күрсәтелә.

Бөекбритания артистлары ССРБда 1920-1930 елларда эшләп килгән «Синяя блуза» театры үрнәгенә иярүләрен әйтәләр.

Вербатим Русиядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2000 елда Royal Court театры Мәскәүгә вербатимны алып килә. «Документаль театр» семинары уздырыла.
  • 2002 елда Мәскәүдә Трехпрудный тыкрыгында «Театр.doc» документаль драма театрына (җитәкчесе Михаил Угаров) нигез салына.
  • Куйган спектакльләре: «Зур тыгыну» (Большая жрачка), «Дәртлелек җинаятьләре» (Преступления страсти), «Солдат хатлары» (Солдатские письма), «Молдаваннарның катыргы тартма өчен сугышуы» (Война молдаван за картонную коробку), «Цейтнот», «Йокылар» (Сны).

Үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Спектакль 1 сәгатьтән артмаган бер акттан тора.
  • Тәүбә итү интонациясе өстенлек итә.
  • Каһарманнарның сөйләмендә урам стиле кулланыла.
  • Тамаша җитез ритмда бара.
  • Декорацияләр куллану чикләнә.
  • Бию, музыка, пластика рөхсәт ителми.
  • Актерлар гримсыз уйный.
  • Актерлар үз яшендәгеләрне уйный.
  • Үзенчәлекле катлам (хәерчеләнгән шахтерлар, бомжлар, үз-үзен үтерергә маташучылар, тоткыннар, сугыш инвалидлары, наркоманнар, телешоу каһарманнары, маргиналлар һ.б.) белән эш итә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]