Азат Вергазов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Азат Вергазов latin yazuında])
(Вергазов Азат битеннән юнәлтелде)
Азат Вергазов
Туган 8 март 1932(1932-03-08)
Карновар, Пенза өлкәсе
Үлгән 20 ноябрь 2012(2012-11-20) (80 яшь)
Яшел Үзән
Милләт татар
Һөнәре язучы, телевидение

Азат Вергазов — татар язучысы, телевидение мөхәррире, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Азат Вергазов 1932 елның 8 мартында хәзерге Пенза өлкәсенең Неверкин районы Кырнавар авылында туа. 1937 елда гаиләләре белән Яшел Үзән районы Олы Карагуҗа авылына күчеп киләләр. Шунда ул урта белем ала. 19491951 елларда Казан педагогика институтында укый. Аннары әрмедә хезмәт итә. 19541974 елларда мәгариф өлкәсендә эшли. 1974 елның көзеннән — Казан телевидение студиясенең әдәби-драматик тапшырулар редакциясендә өлкән мөхәррир. Соңгы елларда ул Яшел Үзән шәһәрендәге 1нче татар гимназиясендә эшли.

Азат Вергазовның беренче хикәяләре көндәлек матбугатта 60нчы еллар ахырында күренә башлый. Укучыларга ул үзенең «Дулкыннар ни сөйли?», «Ташу»(«Нәзер»), «Уяну» исемле повестьлары аша билгеле.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]