Эчтәлеккә күчү

Верхнеурал

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Верхнеурал latin yazuında])
Верхнеурал
рус. Верхнеуральск
БайракИлтамга
Нигезләнү датасы 1734
Сурәт
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Верхнеуральское городское поселение[d][1] һәм Югары Урал районы
Административ-территориаль берәмлек Верхнеуральское городское поселение[d], Югары Урал районы һәм Верхнеурал өязе
Халык саны 8861 (2023)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 412 метр
Мәйдан 50 км²
Почта индексы 457670
Рәсми веб-сайт verhneuralsk.ru
Беренче язма телгә алу 1734
Җирле телефон коды 35143
Карта
 Верхнеурал Викиҗыентыкта

Верхнеуральск (рус. Верхнеуральск) — Чиләбе өлкәсенең иң кече шәһәре[3], Верхнеуральск районының административ үзәге. Элекке Верхнеуральск өязе административ үзәге (1781-1919).

Халык саны — 9 459 кеше (2010).[4]

Шәһәр Көньяк Уралның көнчыгыш битләвендә, Җаек елгасында, Чиләбедән 230 километр ераклыкта урнашкан.

1734 елда Югары Җаек ныгытмасы (Верхнеяицкая крепость) буларак нигезләнгән, Уй ныгытылган сызыгы составына кергән. Пугачёв күтәрелешеннән соң ныгытма исеме Югары Урал (Верхнеуральская крепость) итеп үзгәртелә.

1781 елда шәһәр һәм өяз үзәге статусын алган.

1856 елда Верхнеуральскида 2 чиркәү, 711 йорт һәм 22 лавка (кибет) исәпләгән.

1926 елдан Верхнеуральск районының үзәге булы тора.

1840[5] 1856[6] 1897[7] 1913[6] 1926[6] 1939[6] 1959[8] 1970[9] 1979[10] 1989[11] 2002[12] 2010[4]
3 837 ~3 400 11 095 ~17 400 ~10 000 ~11 200 11 679 10 534 10 530 10 893 10 054 9 459
Милләт 2002[13] 2010[14]
руслар 90,2% 89,4%
татарлар 3,2% 3,0%
башкортлар 1,2% 1,3%
украиннар 1,2% 1,1%

Азык-төлек һәм агач эшкәртү сәнәгатенең предприятиеләре.