Эчтәлеккә күчү

Верхнеуральск өязе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Верхнеуральск өязе latin yazuında])
(Верхнеурал өязе битеннән юнәлтелде)
Верхнеуральск өязе
рус. Верхнеуральский уезд
Өяз үзәге гербы Губерна гербы
Өяз үзәге гербы
Өяз үзәге гербы
Губерна гербы
Губерна гербы
Губерна
Нигезләү датасы
23 декабрь 1781 (3 гыйнвар 1782)
Юкка чыгару датасы

Верхнеуральск өязе (рус. Верхнеуральский уезд) 1781 елда Уфа наместниклыгы составында оештырыла.

Административ үзәге — Верхнеурал шәһәре.

Өязгә Уфа провинциясеның көньяк-көнчыгыш өлеше керә. 1796 елда алып Ырынбур губернасы составында.

Административ үзәге — Верхнеурал шәһәре. Идарә итүнең кантон системасы индерелгәч, Верхнеурал өязе территориясендә 6 нчы башк. кантоны оештырыла; Ырынбур сызыгының 1-2‑се дистанцияләр чачлары урнаша.

1866 елда өяз территориясендә 237 торама нокта, 4 сын була. 1890 елда — 9 олыс (Белорет, Күбәләк-Тиләү, Кагы, Катай, Тамъян-Түңгәвер, Типтәр-Учалы, Тирлән, Үзән, Әүҗән-Петровск) һәм 9 станица (Березин, Варшавка, Велико-Петровск, Верхнеурал, Нарат, Кызыл, Магнит, Наследники, Николаевка), 1917 елда 10 олыс теркәлгән.

Халыкның төп өлеше игенчелек белән шөгелләнгән. 10 га якын ярминкә үткәрелә.

94 мәчет, 34 чиркәү һәм 5 часовня була (1866).

Өяз 1919 елда бетерелә, территориясе Тамьян-Катай кантон һәм Чиләбе губернасы составына керә. 1919 елда төзелгән БАССР-нын Тамъян-Катай кантонна Верхнеурал өязе караган Тамъян, Катай, Тәңгәвер, Күбәләк, Яру (үзәге — Карагуҗа), Көлә (үзәге -Сөяргол), Нарат-Кыпчак, Бөрҗән, Учалы-типтәр (үзәге — Учалы) олыслары инә.