Веснушки (бию коллективы)
Веснушки |
«Веснушки» — бию коллективы (Рәсми исеме — «Веснушки» эстрада бию халык хореография коллективы).
Бию төркеменә 1992 елда Яшел Үзәндә Дудкина Елена Васильевна тарафыннан нигез салына. Стиль — халык һәм эстрада биюе, шулай ук модерн стиле. Коллектив үз эшен «Родина» Мәдәният сараенда үткәрә.
Конкурсларда катнашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
"Веснушки» коллективы Татарстан Республикасы конкурсларында һәм фестивальләрендә катнашып кына калмыйча, Бөтенроссия конкурслары финалисты да булып тора:
- Коллектив ел саен «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә катнаша һәм берничә тапкыр конкурс финалисты була[1]
- 2008 елның 29 апреленнән 3 маена кадәр Ивановода Россия балалар сәнгать иҗаты конкурсы узды һәм «Иң яхшы эстрада биюе ансамбле» номинациясендә коллектив беренче урынны яулый[2].
- 2010 елның маенда коллектив Сарытау өлкәсенең Балаково шәһәрендә узган «Синяя птица» ачык россия конкурс-фестивалендә «Эстрада биюе» номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат була[3].
Хәйриячелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«Веснушки» — Зөя утравында еш кунак. Коллектив берничә тапкыр җирле мәктәптә бушлай концертлар бирә, шулай ук утрау-шәһәрчеккә нигез салынуның 460 еллыгына багышланган бәйрәмгә чакырыла[4].