Википедия:Авторлык хокуклары проблемалары/Башлык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Авторлык хокуклары проблемалары/Башлык latin yazuında])

Һәр башланган эш берәр авторлык хокуклары мәсьәләләре сәркәтибе яки администраторы тарафыннан каралуы һәм ябылуы алдыннан кимендә биш көн ачык кала бирә. Бу вакыт эчендә кызыксынган катнашучылар мәсьәлә буенча мәгълүматны бәйле  бәхәс битенә тупларга, материалга үзгәртүләр тәкъдимнәрен ясарга яки авторлык хокуклары белән якланган материал хуҗаларыннан аны куллана алу өчен рөхсәт сорарга чакырыла. Моннан соң авторлык хокуклары мәсьәләләре сәркәтибе яки идарәчесе эшне тикшерә һәм һәр аерым вәзгыять таләп иткән гамәлләрен кыла.

Башка җирдә элегрәк бастырылган текстлар[вики-текстны үзгәртү]

Википедия буйсынган АКШ кануннары буенча берәр контент (текст мы, башка медиа булсын) физик рәвешне алуга, анарга карата  авторлык хокукы автомат рәвештә барлыкка килә. Ягъни, авторлык хокукларының бар булуы өчен әсәр авторына мөрәҗәгать тә, игълан итү дә кирәкми.

Әсәрләр түбәндәге очракларда гына Викимедиа проектлары чикләрендә кулланыла ала:

A) Ап-ачык игълан. Автор яки әсәргә хокуклары хуҗасы тарафыннан бу материалның:

  • иҗтимагый милек категориясенә керүе, 
  • Creative Commons Attribution-Sharealike 3.0 Unported License (CC-BY-SA) лицензиясе буенча, яки
  • CC-BY-SA шартларына каршы килмәгән башка лицензия буенча урнаштырылуы.

B) Иҗтимагый милек. Яше, чыганагы яки оригинальлеге булмавы сәбәпле әсәрнең иҗтимагый милеккә керүе; яки
C) Намуслы кулланылыш. АКШ кануны авторлык хокуклары белән якланган эчтәлекнең намуслы кулланылышын рөхсәт итә, һәм Википедиядә дә бу (чикле рәвештә) ярый. Ирекле булмаган эчтәлекне куллану кулланмасы билгеләгән чикләр эчендә авторлык хокуклары буенча якланшан текстның кыска сегментларын кулланырга була  — әммә болар ап-ачык билгеләнгән, аларның авторлары турында тулы мәгълүмат күрсәтелгән чакта гына.

Чыганак иҗтимагый милеккә кергәндә яки кабул ителерлек лицензия буенча булган чакта да, аның атрибуциясе Википедия:Плагиат билгеләгән тәртипләре буенча ясалуы зарур. Бу таләп җирле гадәтләрне хөрмәт итүгә генә бәйле түгел. Википедиян лицензиясе шартларын бозмаган башка лицензия буенча пәйда булган эчтәлек очрагында тиешле атрибуция мәҗбүри шарт була ала. Шундый лицензия шартлары хөрмәт ителмәгән чакта лицензия шартлары Википедиянекенә туры килгәндә дә бу эчтәлекне куллану авторлык хокукларын бозу дип бәяләнергә мөмкин.

Кабат-кабат авторлык хокукларын бозу очраклары[вики-текстны үзгәртү]

Гамәлдәге кагыйдәгә карамастан кабат-кабат авторлык хокуклары буенча якланган материал (текст яки сурәтләрне) урнаштыручы катнашучылар керткән хокук бозучы материалны юк итү өчен аларга карата авторлык хокукларын бозу мәсьәләсендә тикшеренү башланыла ала. Тиешле кисәтүләр ясалуга карамастан яңадан-яңа хокук бозучы материалларны урнаштыручылар, проектыбызны куркынычка салмаулары өчен блокланыла ала; өстәмә мәгълүмат өчен АКШ кануннар кодексының 17 нче баб § 512 кара.

Правила работы юридического департамента/Официальные изменения:

2. Известные нарушения авторского права.
Кроме удаления информации в рамках процедуры по закону о DMCA, юридическому департаменту надлежит предписывать удаление контента, относительно которого верно следующее:
(1) имеется информация о нарушении им авторских прав или
(2) имеются сведения о фактах или условиях, из которых явно следует наличие действий, нарушающих требования авторского права. (17 U.S.C. 512(c)(1)(A)).
В соответствие с нормами закона DMCA, в подобной ситуации Фонд Викимедиа удалит учётные записи повторных нарушителей. Викимедиа сообщество также имеет полномочия удалить подобный незаконный материал с сайтов проекта.[1]

Башкаларның копияләвләре: материал Википедиядә элегрәк бастырылган дип уйланылган очраклары[вики-текстны үзгәртү]

Текстлар өлкәсендә авторлык хокуклары бозылган чакта нишләргә[вики-текстны үзгәртү]

Авторлык хокуклары хуҗалары: Википедия сезнең авторлык хокукларыгызны боза дип уйлаганыгыз чакта, авторлык хокукларыгызны бозучы әйберләрнең тиз бетерелүе турында таләбегезне бүлегебез идарәчеләренә белдерүегез сорала. Моннан тыш, сез шулай ук «Интернетта авторлык хокукларын бозу өчен җәваплылыкны чикләү турындагы канун» (en  • ru) таләпләре буенча Википедия өчен җаваплы вәкилгә ( Викимедиа фондының юридик департаменты башлыгы) мөрәҗәгать итә аласыз. Өстәмә мәгълүмат өчен авторлык хокуклары өлкәсендәге кагыйдәбезне карагыз.

Күзгә бәрелеп торган хокук бозулары[вики-текстны үзгәртү]

Авторлык хокукларын бозуда шикләнелгән яки комплекслы хокук бозу очракларында нишләргә[вики-текстны үзгәртү]

Хокук бозуы күзгә бәрелеп торганнар категориясенә кермәгәндә һәм тиз бетерү критерийлары астына эләкмәгәндә:

  • Хокук бозучы текстны юкка чыгарыгыз яки, мөмкин булса, хокук бозмаган версиясенә кире кайтарыгыз.
  • Бар үзгәртүләрдә авторлык хокукы проблемалары булганда, яки авторлык хокукы проблемаларының юкка чыгаруга каршы чыгучылар булганда яки элекке версияга кире кайту/хокук бозучы материалны юк итү авыр булганда:
  • Биттәге текст урынына түбәндәгеләрнең берсен урнаштырыгыз:

    {{subst:copyvio|url=веб-адресны урнаштырыгыз}} {{subst:copyvio|интернеттан тыш чыганагын күрсәтегез}}

  • Википедия:Авторлык хокукларын бозуда шикләнелгән мәкаләләр битендәге тиешле секциясендәге исемлегенә 

    * {{subst:article-cv|БитИсеме}} чыганагы [веб-адресны яки  интернеттан тыш чыганагын күрсәтегез] ~~~~

    иң астан өстәгез. Веб-адресын белмәгән чакта, чыганакны билгеләүче текст өстәгез. 
  • Бу материалны керткән катнашучының бәхәс битендә киңәшләрегезне урнаштырыгыз.

Махсус очраклары өчен инструкцияләр[вики-текстны үзгәртү]

Сурәтләргә бәйле авторлык хокуклары мәсьәләләрне хәл итү[вики-текстны үзгәртү]

Авторлык хокукларын бозуларын тикшерүгә куелган мәкаләләр белән эшләү[вики-текстны үзгәртү]

Бозуның булмавын раслаучы дәлилләрне китерү[вики-текстны үзгәртү]

Рөхсәт алу һәм аның чынлыгын тикшерү[вики-текстны үзгәртү]

Эчтәлекне үзгәртеп кору[вики-текстны үзгәртү]

Үз әсәрләрен Википедиягә (яки үзләре исеменнән кертем ясаучыларга) тапшырган авторлык хокуклары хуҗалары өчен[вики-текстны үзгәртү]

Игланнар тактасында белдерелгән мәгълүмат белән эшләгән затлар турында мәгълүмат[вики-текстны үзгәртү]

Авторлык хокукларын бозу игъланнар тактасы сәркәтипләре[вики-текстны үзгәртү]

Авторлык хокукларын бозу игъланнар тактасы администраторлары[вики-текстны үзгәртү]

Эшнең ябылу тәртибе[вики-текстны үзгәртү]

  1. Оригинал: 2. Knowledge of Copyright Infringement. Apart from the DMCA takedown procedure, the Office of the General Counsel should authorize deletion of content where there is (1) actual knowledge that the content is infringing copyright or (2) awareness of facts or circumstances from which copyright infringing activity is apparent. (17 U.S.C. 512(c)(1)(A)). Pursuant to the DMCA, the Wikimedia Foundation will terminate, in appropriate circumstances, the accounts of repeat infringers. The Community may also remove such infringing material from the Project sites.