Википедия:Башбит турында фикер алышу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башбит турында фикер алышу latin yazuında])

Баш бит бәхәсе битеннән: Әфәнделәр баш битнең яңа дизайнын ясасак ни диярсез? Мәсәлән, поляк википедиясендәге кебек. --Ильнар Шайдуллов 9 окт 2010, 19:54 (UTC)[җавап бирергә]

Әлеге бизәлеш нәрсәсе белән ошамый? Әле күптән түгел генә Баш битне үзгәрткән идек.--Рашат Якуп 10 окт 2010, 05:46 (UTC)[җавап бирергә]
Ошый сүздә юк, мин каршы түгел. Ләкин безнең битебез артык куе төстә, минемчә, һәм һәрвакыт бизәлешне үзгәртеп торсак ул файдага гына булачак--Ильнар Шайдуллов 10 окт 2010, 07:24 (UTC)[җавап бирергә]
Хәзерге вариант куе булганы белән риза. Хәзерге Баш бит проектын алыштырып булганы белән дә риза. Ләкин һәрвакыт бизәлешне үзгәртүгә мин каршы. Баш бит - википедия йөзе, визиткасы; ул бер тотрыклы сәхифә булып калырга тиеш. Башка Википедияләрдә дә бу принцип саклана.--Рашат Якуп 10 окт 2010, 07:36 (UTC)[җавап бирергә]

Шәхсән миңа поляк баш бите варианты ошамый. Үзем Башкорт Википедиясенә Баш бит проектын тәкъдим иткән идем. Бәлки безгә аның кодын алыргадыр?--Рашат Якуп 10 окт 2010, 07:39 (UTC)[җавап бирергә]

Миңа ошый, башкалар нидияр?--Ильнар Шайдуллов 10 окт 2010, 07:53 (UTC)[җавап бирергә]
Мин хәзерге бит урынына бөтенләй яңа бит ясап куюга (тулаем дизайнын үзгәртүгә) каршы, хәзерге баш битне бераз үзгәртүгә, бизәргә (милли төсләр, мәгълүмат өстәү, бигрәктә баш битнең астын үзгәртүгә һ.б) риза. --Илназ 10 окт 2010, 08:38 (UTC)[җавап бирергә]

Мөхтәрәм википедиячеләр, Сез Баш бит турында нәрсә уйлыйсыз? Дизайны үзгәртергә кирәкме?--Рашат Якуп 11 окт 2010, 17:36 (UTC)[җавап бирергә]


Үз сүзләремне кире алам, үзгәртергә кирәкми. --Ильнар Шайдуллов 11 окт 2010, 17:45 (UTC)[җавап бирергә]

Миңа поляк викисендәге бүлек башлыкларында рәсем куллану (мәсәлән, Artykuł na medal) ошый. Һәм гомүмән, кечкенә рәсемнәр бик матур, уңайлы һәм заманча күренә. Бүлекләр тәртибен исә хәзерге халәттә калдырыр идем. --Timming 11 окт 2010, 18:16 (UTC)[җавап бирергә]

Мин аның мисалын латин әлфбасы өчен ясап карадым нидиярсез?--Ильнар Шайдуллов 11 окт 2010, 18:33 (UTC)[җавап бирергә]

Сезнең эшегез матур, сүз дә юк. --Mansur321 13 окт 2010, 14:33 (UTC)[җавап бирергә]

Сезнең эшегез матур, сүздә юк, ләкин миңа шәхсән Татар Википедиясенең хәзерге Баш бите дә бик ошый. Куе төсләр дә начар түгел, минемчә.--Шәйхи 18 окт 2010, 10:59 (UTC)[җавап бирергә]

Димәк, үзгәртмичә калдырабыз?--Рашат Якуп 18 окт 2010, 17:05 (UTC)[җавап бирергә]