Википедия:Беренче чакырылыш югары арбитраж шурасы әгъзаларын сайлау

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Беренче чакырылыш югары арбитраж шурасы әгъзаларын сайлау latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Татар Википедиясендә соңгы ярты елда булган вакыйгалар, кирил-латин проблемасы буенча, Украина хәлләре буенча килеп туган каршылыклар, соңрак инде аерым шәхесләр арасында булган конфликтлар Югары арбитраж шурасының беренче чакырылышын җыярга мәҗбүр итә. Татар Википедиясенең әлеге идарә органы турында кагыйдәнамә 2010 елның җәендә кабул ителгән иде. Ул вакытта аны эшләтеп җибәрү кирәк түгел дип табылды — дөнья тыныч иде, википедиячеләрнең төп максаты татар халкына хезмәт итү һәм энциклопедияне тулыландыру иде. Шул романтик чор, күрәсең, инде тәмамланган. 2010 елда әйтелгәнчә, «авыр чорлар» килеп җиткән.

Югары арбитраж шурасы - ЮАШ:

  • 3 әгъзадан тора (рәисне сайларга мөмкин)
  • 6 ай эшли.
  • Югары арбитраж шурасы карарлары һәр википедияче өчен мәҗбүри.

Аның вазифалары:

  • Идарәчелек итү, төрле сораулар буенча ачыклык кертү, бәхәсләрне һәм конфликтларны хәл итү.
  • Аерым сораулар буенча карар чыгару.
  • Кагыйдәләр бозучы катнашучыларны блоклау.

Арбитр-казый вазифасына кимендә 1000 төзәтмәсе булган һәм Википедиядә кимендә 6 ай элек теркәлгән катнашучы сайлана ала. Үз-үзеңне тәкъдим итү тыела, бер-берегезне генә тәкъдим итә аласыз. Тәкъдим итү һәм тавыш бирүне кимендә 1 ай элек теркәлгән һәм кимендә 100 төзәтмәсе булган кулланучылар башкара ала.

Тавыш бирү вакыты — 2 атна, ләкин бу һәр намзәт өчен аерым санала. Гомумән алганда, бу процесс 2014 елның 24 мартыннан (иртәнге 3:00) башлана һәм 3 арбитрның соңгысы сайланганчы дәвам итә, ләкин ахыргы срок — 14 апрель (3:00). Уйлагыз, фикерләгез, намзәтләрне хәзердән үк тәкъдим итегез.

Тавыш бирүне алып барырга хокуклы: идарәчеләр (Marat-avgust, Ilnur efende, Derslek) һәм Ajdar.

Кемгәдер зур үзгәрешләр, зур җиңүләр кирәк. Безгә исә көчле, зур һәм эчтәлекле Википедия кирәк!

Тавыш бирү[вики-текстны үзгәртү]

Намзәт №1 (Ajdar)[вики-текстны үзгәртү]

Риза[вики-текстны үзгәртү]

Каршы[вики-текстны үзгәртү]

Pictogram voting oppose.svg Каршы, сафсата белэн шогыльлэнэсе килгэн кешелэргэ комачауларга маташып, вакытымны эрэм итэсе килми. --~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 13 апр 2014, 13:16 (UTC)

Нәтиҗә[вики-текстны үзгәртү]

Әлеге намзәт өчен тавыш бирү тәмам. 4 тавыш Риза, Каршы тавыш — 1, намзэт сайлануга каршы. ~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 13 апр 2014, 13:17 (UTC)

Намзәт №2 (Marat-avgust)[вики-текстны үзгәртү]

  • Нейтраллеген саклап, үз фикерен белдерергә ашыкмаган гамәлдәге идарәче. - frhdkazan (бәхәс) 23 мар 2014, 14:08 (UTC)

Риза[вики-текстны үзгәртү]

Каршы[вики-текстны үзгәртү]

Нәтиҗә[вики-текстны үзгәртү]

Әлеге намзәт өчен тавыш бирү тәмам. 2 тавыш Риза, Каршы тавыш — юк. ~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 13 апр 2014, 07:48 (UTC)

Намзәт №3 (Ilnur efende)[вики-текстны үзгәртү]

Риза[вики-текстны үзгәртү]

Каршы[вики-текстны үзгәртү]

  • Намзәт үзен-үзе алып ташлау турында сорау бирде.

Нәтиҗә[вики-текстны үзгәртү]

Әлеге намзәт өчен тавыш бирү тәмам. 2 тавыш Риза, Каршы тавыш — юк, намзәт сайлануга каршы. --~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 13 апр 2014, 07:48 (UTC)

Намзәт №4 (Рашат Якуп)[вики-текстны үзгәртү]

Риза[вики-текстны үзгәртү]

Каршы[вики-текстны үзгәртү]

  • Pictogram voting oppose.svg Каршы ----Kitap (бәхәс) 23 мар 2014, 16:41 (UTC)
  • Pictogram voting oppose.svg Каршы -- Рашат Якуповка карашым бик уңай, ләкин Рашат Якупов үзенең монда тавыш бирүгә чыгарылганлыгы турында белә микән? Ул соңгы арада автив түгел. Берәр карар кабул итәр өчен аны һәрдаим эзләргә туры киләчәк. Әгәр ул сайланса ЮАШка. -- Marat Vildanov (бәхәс) 2 апр 2014, 10:12 (UTC)
  • Pictogram voting oppose.svg Каршы, шул ук сәбәп буенча~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 1 апр 2014, 17:48 (UTC)

Нәтиҗә[вики-текстны үзгәртү]

Әлеге намзәт өчен тавыш бирү тәмам. 2 тавыш Риза, 3 тавыш Каршы, 1 Ризалык тавышы сызып куелган, бу исә каршы якка санала. 2:4 ~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 13 апр 2014, 07:49 (UTC)

Намзәт №5 (Derslek)[вики-текстны үзгәртү]

  • Татар Википедиясенең үсешенә зур өлеш керткән тәҗрибәле кулланучы һәм идарәче. --~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 23 мар 2014, 16:21 (UTC)

Риза[вики-текстны үзгәртү]

  • Pictogram voting support.svg Риза -- Derslek татарча бик сыйфатлы мәкаләләр яза, авыр һәм шикле очракларда югалып калмый, кагыйдәләргә нигезләнеп хезмәт итә. Кагыйдәләрне яхшы белә. Аны администратор хокукларыннан мәхрүм итү - барысы да нигезсез. -- Marat Vildanov (бәхәс) 1 апр 2014, 12:42 (UTC)

Каршы[вики-текстны үзгәртү]

  • Pictogram voting oppose.svg Каршы - --Kitap (бәхәс) 23 мар 2014, 16:41 (UTC)
  • Pictogram voting oppose.svg Каршы - Сәбәп: Кагыйдәләрне, әдәплелек тәртибен һәм яхшы ният мәсләген хөрмәт итмәүче шәхес (бәндә). Үзенең бәхәс битендә күтәрелгән сорауларны күрми кылана, яки гамәлләрен аңлату урынына башкаларга пычрак ату белән шөгыйлләнә. - frhdkazan (бәхәс) 23 мар 2014, 17:19 (UTC)
    • Гафу итегез, дәшмичә кала алмыйм. Сез күтәргән минем һәм башка актив кулланучыларның бәхәс битләрен тутырган сорауларга гадәттә җавап табу авыр, чөнки 1. алар сезнең шәхси ризасызлык продукты, шуңа күрә кулланучыларда кызыксыну уятмый, гаеп үзегездә; 2. өндәмәләрегез татар телен шактый бозып язылган булалар. Аннары сорауга-сорау - коллегаларыгызны бәндә дип атау әдәплелек белән ничек сыешып бетә икән? --Derslek (бәхәс) 23 мар 2014, 17:56 (UTC)
      • Кызганычка Википедия тәртипләрен һәм кагыйдәләрен белү белән алар буенча яшәү арасында аерма бар. Бу кимчелекләре булганда татар телен яхшы белүе дә арбитр булу өчен җитәрлек түгел. -- frhdkazan (бәхәс) 1 апр 2014, 17:30 (UTC)
  • Pictogram voting oppose.svg Каршы--Ilnur efende (бәхәс) 5 апр 2014, 18:33 (UTC)

Нәтиҗә[вики-текстны үзгәртү]

Әлеге намзәт өчен тавыш бирү тәмам. 1 тавыш Риза, 3 тавыш Каршы. ~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 13 апр 2014, 07:51 (UTC)

Намзәт №6 (Frhdkazan)[вики-текстны үзгәртү]

  • Тәҗрибәле һәм бик тә белемле шәхес. ЮАШ эшчәнлегендә бик файдалы була ала. ~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 26 мар 2014, 10:50 (UTC)

Риза[вики-текстны үзгәртү]

Каршы[вики-текстны үзгәртү]

Нәтиҗә[вики-текстны үзгәртү]

Әлеге намзәт өчен тавыш бирү тәмам. 4 тавыш Риза, Каршы тавыш — 1. ~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 13 апр 2014, 07:51 (UTC)

Намзәт №7 (Marat Vildanov)[вики-текстны үзгәртү]

Риза[вики-текстны үзгәртү]

Каршы[вики-текстны үзгәртү]

Нәтиҗә[вики-текстны үзгәртү]

4 Риза, 0 каршы.

Гомуми нәтиҗә[вики-текстны үзгәртү]

Тавыш бирүдә барысы 7 намзәт катнашты. Тавыш бирүчеләрнең дә саны 7 генә булды.

Тавыш бирү нәтиҗәләре:

Намзәт Риза Каршы Искәрмәләр
Ajdar 4 1 Намзәт булудан баш тартты.
Marat-avgust 2 0
Ilnurefende 2 0 Намзәт булудан баш тартты.
Рашат Якуп 2 3 (4) Илнур әфәнде биргән ризалык тавышыннан баш тартты.
Derslek 1 3
Frhdkazan 4 1
Marat Vildanov 4 0 тавыш бирү 14.04.2014кәчә дәвам итә

Сайланган арбитрлар[вики-текстны үзгәртү]