Эчтәлеккә күчү

Википедия:Марафоннар/Вики-яз/2022

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марафоннар/Вики-яз/2022 latin yazuında])
Викимарафон   Катнашу   Белешмәләр   Бәяләү   Нәтиҗәләр   Оештыру  
Үзәк һәм Көнчыгыш Аурупа «Вики-яз» марафоны

Үзәк һәм Көнчыгыш Аурупа илләре һәм мәдәниятләрен татарча тасвирлау бәйгесендә катнаш!
21 март - 31 май көннәре арасында узучы халыкара чарада татарча зачётын алга чыгарырга ярдәм ит һәм призлар ал!

Катнашам!

Бу битнең кыска адресы https://w.wiki/4yD7

Проектның максаты һәм мәгънәсе — Үзәк һәм Көнчыгыш Аурупа илләре һәм халыклары телләрендәге Википедия бүлекләре арасында хезмәттәшлекне яхшырту, күрше илләр турындагы шәхси белемне үстерү, Татар Википедиясен — күршеләребез мәдәниятләрен, башка телләрдәге Википедия бүлекләрен яисә Татар дөньясын аңлау өчен әһәмиятле мәкаләләр белән баету. Бәйгедә төрле илләрнең иреклеләре катнаша, аның алдыннан һәр ил өчен мөһим мәкаләләр исемлеге төзелә.

Тәртип

  1. Мәкаләләр:
    • Татарча Википедиядәге зачётка Үзәк яки Көнчыгыш Аурупа темасына караган, әмма татарлар яки татар мәдәниятенә бәйле булМАган феноменнарны тасвирлаган мәкаләләр кабул ителә.
    • Бәйге барышы дәвамында булдырылган яки тулыландырылган.
    • Өстәлгән материал күләме кимендә 2500 байт.
    • Үзгәртүләр кулланучы хисап язмасына кереп ясала. (Вики-учётканы теркәү)
    • Татарча Википедиянең гамәлдәге тәртипләрен бозмый
    • Вики-бот ярдәмендә статистик күрсәткечләре белән генә аерылган стандарт эчтәлекле мәкаләләр түгел.
  2. Катнашучылар:
    • Яшьләре, җенесе, Викимедиа проектларында катнашу тәҗрибәсе, яшәү иле яки төбәге буенча чикләнми.
    • Һәрбер зачётлы катнашучы өчен катнашучы сертификаты әзерләнә, хисап язмасы исеме һәм файдалы өлеше Татарча Википедиядә берничә җирдә мәңгеләштерелә.
    • Кимендә 5 зачётлы мәкалә булдырган/баеткан хисап язмалар финалист дипломы белән таныла, баллар нигезендә приз фондының бүлешүендә катнаша.
    • Иң күп ил/төбәк/җәмгыять турында кимендә бер мәкалә язган катнашучылар шулай ук «Татарча Википедиядә Үзәк һәм Көнчыгыш Аурупа илчесе 2022» (ингл. CEE Ambassador in Tatar Wikipedia 2022) дәрәҗәсенә лаек була.
    • Баллар буенча алдынгы 12 катнашучысы 4000-2000 сумлык OZON.ru сертификатлары белән бүләкләнә.

Махсус атналар

Бәйге дәвамында теләсә кайчан язып була. Катнашучы җәмгыятьләр әзерләгән исемлекләргә кергән мәкаләләрне булдыру/яхшырту өчен бонус баллар бирелә. Бар катнашучы җәмгыятьләрне һәм темаларны күрсәтү өчен "Махсус атналар" тәкъвиме дә булдырыла.

атна көннәр җәмгыятьләр исемлекләре темалар
121 март – 27 мартУкраинагеография һәм мәдәният
228 март – 3 апрельӘрмәнстан, Польша, Австриятрадицияләр һәм ашамлыклар
34 апрель – 10 апрельГрузия, Латвия, чегәннәртарих
411 апрель – 17 апрельГреция, Азәрбайҗан, Төньяк Македонияфән һәм мәгариф
518 апрель – 24 апрельСербия, Төркия, эрзәләрҗәмгыять һәм кеше хокуклары
625 апрель – 1 майРумыния һәм Молдова, Маҗарстан, Эстонияархитектура
72 май – 8 майБеларусь, Кипр, татарлартабигать
89 май - 15 майСловения, Башкортстан, Каратаумәдәният һәм спорт
916 май – 22 майСловакия, Хорватия,халыкара мөнәсәбәтләр һәм хатын-кызлар
1023 май – 31 майБосния һәм Герцеговина, Српска республикасы, Россияикътисад

Нигезләр