Википедия:Бәйгеләр/Минем Татарстан/2020-2021/Бәяләү
Внешний вид
Викимарафон | Катнашу | Белешмәләр | Бәяләү | Нәтиҗәләр | Оештыру |
Жюри
Жюри ролен татар телле викимедиачыларының юзер-төркеменә керүче волонтёр катнашучылары арасыннан сайланыла:
- Татарстан, Россия һәм халыкара бүләкләр алулары белән танылган, татарча Википедиягә өлеше өчен хөрмәт ителгән википедиячылар
- Татарча Википедиядә идарә эшчәнлеге тәҗрибәсе (гамәлдәге яки элекке идарәчеләр)
- Үткән ай дәвамында тат.Википедиядә актив
- Бәйге үткәрелү вакытында проектта катнашудан тыелмаган
Жюри әгъзалары
- Фәрһад Фәткуллин (frhdkazan, Казан), жюри рәисе
- Абдулла Хәмидуллин (A.Khamidullin, Казан)
- Рашат Якупов (Рашат Якупов, Казан)
- Фәрһад Бәхтияри (Фәрһад, Мәскәү)
- ...
Жюри эшчәнлеге
- 15 декабрь 2020 - 31 гыйнвар 2021:
- Бәйгегә карата сорауларга бәйгенең төп бәхәс битендә җавап бирү.
- Минималь таләпләргә туры килүче яңа булдырылган мәкаләләрне махсус бәяләү коралына кертү - булдырылу вакыты һәм минималь күләм критерийларына туры килүен автоматик рәвештә билгели).
- Википедиядә үз хисап язмагыз астында булганда, махсус бәяләү коралына керәсез (Login/Oauth)
- диалогны башлау өчен, зәңгәр төсле [Submit] төймәсенә басасыз,
- системага керергә теләгезне зәңгәр төсле [Allow] төймәсенә басып раслыйсыз,
- (Add on behalf of) исемле тәрәзендә мәкалә авторы хисап язмасын кертеп зәңгәр төсле [Next] төймәсенә басасыз,
- (Article's title) исемле тәрәзендә, теркәлгән мәкалә исемен кертеп, аны зәңгәр төсле [Next] төймәсенә басып раслыйсыз,
- булдырылу вакыты һәм материал күләме критерийларына туры килүен тикшерү тәрәзендә (бар тамгалар яшел булганда), бәяләүгә тапшырылуын яшел төсле [Add] төймәсен басып раслыйсыз
- 1 февраль - 15 февраль 2021: Минималь таләпләргә туры килүче мәкаләләрне бәяләү һәм нәтиҗәләр җәдвәлен бастыру
Бәяләү
Минималь таләпләр
Бәйгегә түбәндәге критерийларга туры килүче мәкаләр кабул ителә:
- Бәйге темасына туры килә (Татарстаның географиясе, мәдәнияте, тарихы һәм бүгенге чынбарлыклары)
- Әдәби телнең белешмә-энциклопедик стиле нормаларына туры килгән эчтәлек
- Мәкаләне үзегез яздыгыз (плагиат яки копи-паст түгел).
- Мәкалә 2020 елның 15 декабрь 0:00 белән 2021 елның 31 гыйнвар 23:59 (UTC) вакытлары арасында яңа булдырылган — Казан/Мәскәү сәгате белән бу 15.12.2020 (3:01) белән 1.02.2021 (2:59) арасына туры килә.
- Булган мәкаләнең тематик игезәге түгел — Татарстанга караган тематик мәкаләләр агачын тикшерү.
- Мәкалә кимендә 200 сүз һәм 2500 байттан тора.
- Мәкаләдә түбәндәге очраклары күренми
- вандализм,
- авторлык хокуклары тәртипләрен санга салмау
- Яши биргән шәхесләр биографияләренә карата тәртип бозулар,
- нигезсез фикерләр яки
- спам.
Бәяләү тәртибе һәм баллар
- Гомуми һәм мәкаләләр язуга кагылышлы кагыйдәләрне бозулары аркасында башка идарәчеләр бетергән материаллар өчен жюри җаваплы түгел һәм боларга бәя бирми
- Жюри мәкаләләрне бәяләү җәдвәле билгеләгән параметрлар буенча (0 - юк/минимум, 1 - бар/ярыйсы, 2 - тәмле/яхшы; максимум - 26) баллар бирә:
- Феноменның әһәмиятлелеген һәм асылын кыскача ачыклаучы кереш бүлеге
- материал күләме
- Мәкаләгә башка битләрдән сылтамалар урнаштырылган
- Күрсәтелгән мәгълүматның дөреслеген тикшереп алу мөмкинлеген тәэмин итү өчен, китерелгән фактларның абруйлы чыганакларга искәрмәләр һәм сылтамалар белән дәлилләнүе һәм аларның күләме
- адекват күләмдә төркемләү
- интервики барлыгы (гамәлдәге Викимәгълүмат элементына бәйләнелү яки яңаны булдыру)
- адекват күләмдә викификация
- урынлы калыплар-карточкалар, навигацион һәм тематик калыпларның урнаштырылуы
- Мәкалә сурәтләнгән (яңа файлларны бүлеккә яки Викиҗыентыкка йөкләү өчен өстәмә балл)
- татар теле сыйфаты (грамматика, орфография, стилистика әдәби норма)
- белешмә-энциклопедик стиль
- нейтраль караштан тасвирлану
- мәкаләнең бәхәс бите "Бәйге мәкаләсе" һәм "Тәрҗемә ителгән мәкалә" калыплары белән тамгаланган (үрнәк1 и үрнәк2) — аны ачучы һәркемгә бу битне кем һәм нинди проект чикләрендә булдырган, мондагы мәгълүмат кайсы тел бүлегеннән тәрҗемә ителгән.
- Жюри үз эшчәнлеген махсус бәяләү коралында башкара, анда автоматик рәвештә исәпләнелгән баллар турында мәгълүматны Нәтиҗәләр битендә бастыра.
- Жюри карары соңгы һәм үзгәртелми.
Чыганаклар һәм кораллар
- «Яңа битләр» автоматик регистрация җәдвәле
- Бәйге катнашучылары исемлеге
- Бәйгегә кертелгән мәкаләләр исемлеге
- Квалификацион мәкалә критерийлары
- Кабул итү һәм бәяләү коралы
- Бәяләү тәртибе һәм баллар
Җаваплы башкаручы һәм процесс
Җәдвәл
Бүләкләү
- Бәйге нәтиҗәләре җәдвәлендәге урын һәм приз фондының финалистлар арасында бүленүе катнашучы җыйган баллар өлешенә пропорциональ килеш билгеләнә.
- Бүләкләү өчен оештыручылар җаваплы.