Википедия:Бәйгеләр/Россия чыгарылышлары һәм остазлары/2022

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәйгеләр/Россия чыгарылышлары һәм остазлары/2022 latin yazuında])

«Россия чыгарылышлары һәм остазлары 2022» — Россия югары уку йортларны тәмамлаучылары һәм аларның анда укыткан остазларына багышланган биографик мәкаләләр бәйгесе.

Россия Федерациясе, СССР, Россия империясе һәм Рус патшалыгы чоры юуйларына бәйле әһәмиятле шәхесләрне тасвирлыйбыз һәм танытабыз.

Бу битнең кыска адресы https://w.wiki/56j6

Үткәрелү вакыты

  • Бәйгенең старты: 16 апрель 2022 0:00 MSK
  • Бәйгенең финишы: 31 май 2022 23:59 MSK

Номинацияләр һәм катнашу

Президент грантлары фонды бүлеп биргән Россия Федерациясе Президентының Ватандашлар җәмгыятен үстерүгә юнәлгән гранты белән финанслана
Татар телле мохит буенча төп партнёр Тат.Комиссия
Татар теле регуляторы Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты күзәтүендә
Россиядә җирле оештыручы партнёр буларак «Викимедиа РУ» коммерциячел булмаган партнёрлык буларак билгеле Викимедиа Россия илкүләм вики-волонтёрлар берләшмәсе булып тора:
* Эшчәнлеге турында
* Нигезнәмәсе (рус.)
* Таныклыклары (рус.)
Татарча Википедиядә җирле техник партнёр буларак Татар телле викимедиачыларының глобаль юзер-төркеме булып тора.

Кабул итү критерийлары

  1. Мәкалә бәйге дәвамында булдырылган/тулыландырылган.
  2. Мәкалә татарча инде язылган мәкаләнең дубликаты түгел — Валентина Терешкова яки Муса Җәлил турында ике мәкалә була алмый.
  3. Шәхес укыган яки укыткан ЮУЙның чыгарылышлары яки профессорлары төркеменә кертелгән — мәсәлән Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар яки Төркем:Казан университеты укытучылары
  4. Анда укуы яки укытуы абруйлы чыганакка урнаштырылган искәрмәне күрсәтү белән расланган.
  5. Мәкаләгә кертелгән өлешнең минималь күләме: яңалар өчен - 2000 байт һәм 150 сүз, тулыландырылганнары өчен - минимум икеләтә арттырылган һәм 120 сүз өстәлгән.

Бәяләү, призлар һәм бүләкләнү тәртибе

  • Һәрбер мәкаләгә нигез 1 балл бирелә, сыйфатына карап тагын 1 яки 2 балл өстәлә ала (жюри әгъзасы күзеннән: язу стиле, форматлау, сурәтләү, китерелгән абруйлы чыганаклар саны).
  • Призлар: һәрбер номинациядә 8 җиңүче билгеләнә - 20, 16, 12 һәм 5*5 мең сум
  • Тәртипнең тулы рус телле версиясе

Катнашуыгызны билгеләү

  • Проектта катнашуыгызны Татарча Википедия тарихына кертү өчен, вики-мәкаләнең бәхәс битенә түбәндәге калыпны урнаштырыгыз:
    {{Россия чыгарылышлары һәм остазлары 2022 бәйгесе мәкаләсе|кулланучы= Викимедиа хисап язмагыз}}
  • Үз мәкаләләрегезне тиз табу өчен, үз кулланучы битегезгә марафон катнашучысы майкасын өсти аласыз:
    {{tl|Россия чыгарылышлары һәм остазлары 2022 бәйгесе катнашучысы}}
  • Гадәттәгечә катнашучы сертификатлары һәм финалист дипломнары әзерләнә, Тат.Википедиядә теркәлгән бәйге мәкаләләре саны буенча алдынгы 3 катнашучы шулай ук «Татарча Википедиядә Россия югары мәгарифе илчесе 2022» (ингл. Tatar Wikipedia Russian Higher Education Ambassador 2022) дәрәҗәсенә лаек була.

Татарча язылган чыганакларны популярлаштыру

Ярдәм кирәкме?

Сорауларны бирү юллары:

Шулай ук карагыз