Википедия:Бәйгеләр/Татар 4.0/2022

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәйгеләр/Татар 4.0/2022 latin yazuında])
Викимарафон   Катнашу   Белешмәләр   Халык тәкъдимнәре   Бәяләү   Нәтиҗәләр   Оештыру  
«Татар 4.0» вики-марафоны

21 февраль - 15 апрель көннәрендә (UTC буенча) Татарча Википедияне татарларга бәйле мәкаләләр белән баету марафонында катнаш!

Катнашам!

Бу битнең кыска адресы https://w.wiki/4rrG

Бәйгенең максаты — татарлар этник төркеменә бәйле тарихи, бүгенге һәм көтелгән вакыйга/вәзгыятьләргә караган бар темалар буенча гамәлдәге материалны яхшырту яки энциклопедик кыйммәтендәге яңа контентны булдыру.

Тәртип

  1. Мәкаләләр:
    • татарлар темасына караган феноменнарны тасвирлый.
    • Бәйге барышы дәвамында булдырылган яки тулыландырылган.
    • Өстәлгән материал күләме кимендә 2500 байт.
    • Үзгәртүләр кулланучы хисап язмасына кереп ясала. (Вики-учётканы теркәү)
    • Татарча Википедиянең гамәлдәге тәртипләрен бозмый
    • Вики-бот ярдәмендә статистик күрсәткечләре белән генә аерылган стандарт эчтәлекле мәкаләләр түгел.
  2. Катнашучылар:
    • Яшьләре, җенесе, Викимедиа проектларында катнашу тәҗрибәсе, яшәү иле яки төбәге буенча чикләнми.
    • Һәрбер зачётлы катнашучы өчен катнашучы сертификаты әзерләнә, хисап язмасы исеме һәм файдалы өлеше Татарча Википедиядә берничә җирдә мәңгеләштерелә.
    • Кимендә 5 зачётлы мәкалә булдырган/баеткан хисап язмалар финалист дипломы белән таныла, баллар нигезендә приз фондының бүлешүендә катнаша.
    • Баллар буенча алдынгы 3 катнашучы шулай ук «Википедиядә татарлар илчесе 2022» (ингл. Wikipedia Tatars Ambassador 2022) дәрәҗәсенә лаек була.
  3. Бәяләүче жюри казыйлары карары шикаять ителә алмый.
  4. Призлар фонды Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тәкъдим ителә.

Нигез шартлар

Үткән елдагылары

  • Бәйге битләре: 2021  • 2020  • 2019
  • Булдырылган мәкаләләр:
  • Нәтиҗәләр буенча аналитик хисап: 2021