Википедия:Бәйгеләр/Фәнни фотография/2022

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәйгеләр/Фәнни фотография/2022 latin yazuında])
Logo for e-Science Photo Competition v2 without text.svg

«Википедия өчен фәнне төшер» фәнни иллюстрация бәйгесе!
Фәнни темаларга багышланган Википедия мәкаләләрен заманча сыйфатлы фотографияләр һәм медиафайллар белән сурәтләүгә ярдәм итегез
Үздырылу чоры: 2 апрель - 31 май 2022
24 призлы урын: сигез номинациясенең һәрберсеннән өчәр җиңүче 10 000 сум күләмендә акчалата приз белән бүләкләнәчәк.

Бәйгенең рәсми татарча битеКатнашу һәм сурәтләрне йөкләү
Төп оештыручысы: «Викимедиа РУ» коммерциячел булмаган илкүләм Россия вики-волонтёрлары партнёрлыгы:
* Эшчәнлеге турында
* Нигезнәмәсе (рус.)
* Таныклыклары (рус.)
Призлар спонсоры: «Наука» иң популяр Россия фән-белем каналы.
Күптелле Википедиянең фәнни темаларга мәкаләләрне сурәтләү өчен кулланылачак фотография һәм иллюстрацияләр йөкләү марафон бәйгесе Россиядә 2015 елдан бирле үткәрелә (рус.).

Бу битнең кыска адресы https://w.wiki/57yq

2022:Номинацияләр[вики-текстны үзгәртү]

  1. Circle-icons-eye.svg Фәндәге кешеләр. Галимнәр үз табигый яшәү мохитләрендә.
  2. Circle-icons-focus.svg Микросурәтләр. Монда микроскоп ярдәмендә ясалган сурәтләр керә.
  3. Circle-icons-flash.svg Фотографик булмаган материаллар. Санак ярдәмендә булдырылган сурәтләр, аудио и видео файллар, фәнни визуализация: инфографика һ.б.
  4. Circle-icons-frames.svg Сурәтләр серияләре. Бер темага багышланган 2-10 сурәт, кадрлар сериясе буларак йөкләнелә. Бер яки берничә файлда була алалар.
  5. Circle-icons-flower.svg Табигать. Табигатьнең бар чагылышларына багышланган фәнни фотографияләр.
  6. Circle-icons-rocket.svg Космос. Иң киң мәгънәдә космос һәм космонавтикага бәйле булган бар әйберләр.
  7. Circle-icons-brightness.svg Безне чолгап алучы фән. Югарыдагы категорияләргә кермәгән бар башка сурәтләр: археологиядән зоологиягә, вулканологиядән астрономиягә кадәр.
  8. Circle-icons-anchor.svg Арктиканы яулап алу. Борынгыдан бирле бүгенге көннәргә кадәр Арктиканы буйсындыруга өлеш кертүчеләрнең көндәлек тормышларына багышланган фотография, иллюстрацияләр, карталар һәм җирле пейзажлар.

Җирле оештыручылар[вики-текстны үзгәртү]

Татарча бүлектә Tatar Wikimedia Community User Group Tulip Text tt globe tilted hat.png Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме тарафыннан тәкъдим ителә.