Википедия:Бәйгеләр/Халык мәдәнияте һәм хатын-кыз/2022
Внешний вид
Викимарафон | Катнашу | Белешмәләр | Халык тәкъдимнәре | Бәяләү | Нәтиҗәләр | Оештыру |
«Халыкларның мәдәни мирасы булган традицион мәдәниятләрендә ана зат һәм хатын-кызлар 2022» (рус. Женщины и женское в традиционной культуре народов мира 2022, ингл. Feminism and Folklore 2022) күптелле халыкара Википедия бәйгесенең төп максаты — традицион халык мәдәниятләре һәм хатын-кыз темалары кисешкән феноменнар турында яңа мәкаләләрне булдыру һәм булганнарны яхшырту булып тора. Катнашучылар яшьләре, җенесе, Викимедиа проектларында катнашу тәҗрибәсе, яшәү иле яки төбәге буенча чикләнми.
![]() |
Призлар фондының зуррак өлешен ала алуыгыз өчен, бу битне укып чыгуга шулай ук Катнашу һәм Белешмәләр битләрендәге мәгълүмат белән танышырга чакырабыз. Оештыручылар |
Берәр тема турында мәкаләне табу яки булдыруны башлау өчен, сүзтезмәне астагы тәрәзәгә кертегез һәм төймәгә басыгыз.
Тәртип
- Мәкаләләр:
- Халык мәдәнияте һәм хатын-кыз темалары кисешкән феноменнарны тасвирлый.
- Бәйге барышы дәвамында булдырылган яки тулыландырылган.
- Өстәлгән материал күләме кимендә 3000 байт.
- Татарча Википедиянең гамәлдәге тәртипләрен бозмый
- Вики-бот ярдәмендә статистик күрсәткечләре белән генә аерылган стандарт эчтәлекле мәкаләләр түгел.
- Призлар, диплом һәм сертификатлар квалификацион мәкаләләр өчен тупланган баллар буенча таратыла:
Open Heritage Foundation GOI Foundation WikiDonne User Group Wikimedia Thailand Wikimedia Foundation Les sans pagEs Women in Red Wiki Loves Women South Asia - Призлар халыкара һәм тел бүлегендәге урыннар өчен бирелә, проектта катнашучы вики-волонтёрлар берләшмәләренең күптелле халыкара партнёрлыгы тарафыннан билгеләнә һәм таратыла.
- Халыкара бәйгедә минималь таләпләргә туры килгән яңа яки тулыландырылган мәкаләләр саны буенча билгеләнә.
- Җирле бүлек өчен билгеләнгән призлар сыйфат баллары нигезендә бүленә. Катнашучы җыйган баллар аның бәйге өлешеннән очраклы рәвештә сайланган берничә мәкаләне бәяләү, боларның уртача баллны мәкаләләр санына тапкырлап билгеләнә.
- Һәрбер зачётлы катнашучының хисап язмасы исеме һәм файдалы өлеше Татарча Википедиядә берничә җирдә мәңгеләштерелә, бәйге чикләрендә Википедия/Викимәгълүматны баетканнары [Катнашучы сертификаты] белән таныла.
- 4 мәкаләне булдырган/яхшырткан катнашучылар финалистлар арасына керә һәм [Финалист дипломы] белән таныла.
- Баллар буенча алдынгы 3 катнашучы шулай ук «Татарча Википедиядә Халык мәдәнияте илчесе 2022» (ингл. 2022 Tatar Wikipedia Folklore Ambassador) дәрәҗәсенә лаек була, оештыручылар исеменнән рәсми сертификат белән бүләкләнә.
- Призлар халыкара һәм тел бүлегендәге урыннар өчен бирелә, проектта катнашучы вики-волонтёрлар берләшмәләренең күптелле халыкара партнёрлыгы тарафыннан билгеләнә һәм таратыла.
- Казыйлар карары шикаять ителә алмый.
Нигезләр
- Вики-мәкаләне бәйгегә кертүегез өчен аның бәхәс битенә түбәндәге калыпны урнаштырыгыз:
{{Халык мәдәнияте һәм хатын-кыз 2022 бәйгесенең мәкаләсе|кулланучы= Викимедиа хисап язмагыз}}
- Нәтиҗәле катнашу: мәкаләләрне бәяләү формуласы һәм яңа катнашучылар өчен файдалы мәгълүмат.
- Проект
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән вики-хезмәттәшлек чикләрендә үткәрелә. Татарча бастыручы түбәндәге оешмаларга караган мәгълүмат чыганакларда чыккан материаллар фактларын кертү, сайт яки басмаларын аларга сылтама һәм искәрмәләр урнаштыру белән мәңгеләштерү һәм популярлаштыручы катнашучыларга бонуслы баллар бирелә:
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең
Альфред Халиков исемендәге Археология институты,
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты һәм
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты,
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән, Мәдәният һәм башка ведомство-министрлыклары,
Татмедиа холдингына керүче һәм башка татарча ММЧлары,
Татарстан китап нәшрияты һәм башка нәшриятларда чыккан бар татар телле басмалар,
Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшләүче Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе (уртак проект)
Бөтендөнья татар конгрессы,
Татнетны үстерү фонды (уртак проект),
Санкт-Петербург татар медиафорумы һәм башка чараларда катнашучы төрле татар телле сайтлары.
- Процессны
Викимедиа Россия (НП «Викимедиа РУ») әгъзаларыннан торган тәҗрибәле техник төркем оештыра, бәйгегә кертелгән мәкаләләрне
Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме арасыннан тәҗрибәле җюри бәяли.
- Бәйге оештыручылары һәм җюрига сораулар бирү өчен вики-урыны, Telegram һәм WhatApp чатлары.