Эчтәлеккә күчү

Википедия:Бәйгеләр/Халык мәдәнияте һәм хатын-кыз/2025

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәйгеләр/Халык мәдәнияте һәм хатын-кыз/2025 latin yazuında])

1 февраль - 31 март көннәрендә (UTC буенча) Татарча Википедияне татар халык мәдәнияте һәм хатын-кызларга багышланган мәкаләләр белән баету марафонында катнаш!

Бу битнең кыска адресы https://w.wiki/CkBp

«Быелгы бәйге Татар 4.0 һәм Халыкларның мәдәни мирасы булган традицион мәдәниятләрдә ана зат һәм хатын-кыз 2025» (халыкара проект бите, рус. Женщины и женское в традиционной культуре народов мира 2025, ингл. Feminism and Folklore 2025) марафоннарын кисештерә һәм күптелле халыкара Википедия бәйгесенең төп максаты — традицион татар халык мәдәнияте һәм хатын-кыз темалары кисешкән феноменнар турында яңа мәкаләләрне булдыру һәм булганнарны яхшырту булып тора. Катнашучылар яшьләре, җенесе, Викимедиа проектларында катнашу тәҗрибәсе, яшәү иле яки төбәге буенча чикләнми.

Иң күп мәкалә булдыручы/яхшыртучыларга бүләк сертификатлар таратыла — россиялеләргә Ozon.ru’ныкы. Аерым тел бүлекләрендә абсолют җиңүчеләр, шулай ук халыкара этапта 13 призлы урын (300, 200, 100 һәм 10*50 доллар) бүләкләнә. Татарча Википедияне үстергәннәре өстәмә сертификат-дипломнар, илче статусы һәм исемнәре бәйгенең «Дан галереясенә» кертелә.

Берәр тема турында мәкаләне табу яки булдыруны башлау өчен, сүзтезмәне астагы тәрәзәгә кертегез һәм төймәгә басыгыз.

Тәртип

Россия телләре викимедиачыларының кулланучылар төркеме.
Татнетны үстерү фонды
  • Бәйге Викимедиянең татар телле кулланучылары тарафыннан оештырыла, бәяләнә һәм бүләкләнелә. Башка илләрдә һәм тел мохитендә җирле оештыручылар ягыннан үткәрелә.
  • Мәкаләләр:
  • Призлар, диплом һәм сертификатлар квалификацион мәкаләләр саны өчен бирелә, халыкара һәм аерым тел бүлегендәге урыннарга бәйле.
    • Татарча Википедиядә һәрбер зачётлы катнашучының хисап язмасы исеме һәм файдалы өлеше берничә җирдә мәңгеләштерелә. Җирле җюри моны кайгыра алуы өчен, баетылган/булдырылган мәкаләләрнең бәхәс түбәндәге тутырылган калыпны урнаштыруыгыз
      {{Халык мәдәнияте һәм хатын-кыз бәйгесенең мәкаләсе|ел= 2025|кулланучы= Викимедиа хисап язмагыз}}
      яки түбәндәге таблицага урнаштыруыгыз сорала.
    • 5 мәкаләне булдырган/яхшырткан катнашучылар финалистлар арасына керә.
    • Булдырылган/яхшыртылган мәкаләләр ягыннан алдынгы 3 катнашучы (мәкаләләрне бәяләү формуласы буенча файдалы мәгълүмат) шулай ук «Татарча Википедиядә Халык мәдәнияте илчесе 2025» (ингл. 2025 Tatar Wikipedia Folklore Ambassador) дәрәҗәсенә лаек була, шәхси битендә һәм бәйгенең җирле Дан галереясендә таныла.
  • Казыйлар карары шикаять ителә алмый.

Жюри

Татар телле викимедиачыларының глобаль юзер-төркеме эмблемасы.

Жюри ролен татар телле викимедиачыларының юзер-төркеменә керүче волонтёр катнашучылары арасыннан сайланыла:

Жюри әгъзалары

Жюри эшчәнлеге

Бәяләү тәртибе

  • Күрсәтелгән таләпләргә туры килгән өстәлгән материал күләме кимендә 2500 байт яки 100 сүз булган мәкаләләргә жюри 1 балл бирә;
  • Катнашучы белдергән теманы сыйфатлы итеп ачкан, материалны викиләштергән һәм сурәтләгән, кимендә 2500 байт яки 100 сүз булган мәкаләләргә жюри 2 балл бирә;
  • 150 сүздән яки 5000 байттан арткан мәкаләләргә, һәм катнашучы белдергән теманы тулысынча ачкан, материалны сыйфатлы итеп викиләштергән һәм сурәтләгән мәкаләләргә жюри 3 балл бирә;
  • Бәйгегә өстәгән мәкалагә һәр яңа тутырылган Викимәгълүмат элементы өчен 0.1 балл бирелә, 14 элементтан арткан очракта 2 балл өстәлә.
  • Теркәлү вакыты ярты елдан ким булган катнашучылар өчен баллар коэффициентын ике тапкыр арттыру каралган.

Бүләкләү

Призлар Ozon.ru сертификатлары форматында булачак, җирле РФ спонсорларыбыз катнашучы төбәк телле бүлекләргә (татар, башкорт, чуаш, тува) тулаем 30 000 сум бүлде.

Иң күп мәкаләләр булдыручы/яхшыртучыларга бүләк сертификатлар таратыла — россиялеләргә Ozon.ru’ныкы. Аерым тел бүлекләрендә абсолют җиңүчеләр, шулай ук халыкара этапта 13 призлы урын (300, 200, 100 һәм 10*50 доллар) бүләкләнә. Татарча Википедияне үстергәннәре өстәмә сертификат-дипломнар, илче статусы һәм исемнәре бәйгенең «Дан галереясенә» кертелә.

  • Бүләкләү өчен оештыручылар җаваплы.
Катнашучы Мәкаләләр Исәп Баллар Урын
Alisa Fatikhova Урман анасы • [[]] •
Il Nur Ак яулык • Нурия Сәйяр • бәйгедән тыш бәйгедән тыш
Ajdar Зәйнәп Байгилдиева • [[]] •
Әмир Диләрә Мироваева • Илсөяр Зарипова • Диләрә Гыймранова
Amina Mahmutova Розалия Таҗиева

Мәкаләгезне монда өсти аласыз

Приз фондының бүленүе тәртибе — 500 сум һәм күбрәк өлешкә хокуклы булганнары арасында гына бүленә һәм җибәрелә. Номиналь суммадан РФ НДФЛ тотыла (призёрның РФ Федераль салым инспекциясе алдында җаваплылыгы тумый). Һәрбер призёрның бәхәс битендә инструкцияләр белән хәбәр калдырылачак.


Гамәлдәге тематик вики-материаллар

[вики-текстны үзгәрт]

Тат. Википедиядә «Халык мәдәнияте» һәм «Хатын-кыз»

[вики-текстны үзгәрт]

Күптелле исемлекләр

[вики-текстны үзгәрт]