Википедия:Бәйгеләр/WikiGap/2022

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәйгеләр/WikiGap/2022 latin yazuında])

«WikiGap Challenge 2022» — Википедиядә хатын-кызлар һәм аларның дөньясының тасвирлануын үстерүче мәкаләләр язу марафоны. Халыкара хатын-кызлар көнендә башлана, гомумән хатын-кыз хокукларын хөрмәт итүне алга сөрүгә багышлана.

Бәйге сыман оештырылган бу чара 2018 елдан бирле үткәрелә. Викимедиа Швеция тарафыннан булдырылган, БМОның Кеше хокуклары буенча югары комиссары идарәсе эгидасы астында үткәрелә.

2022 елгы конкурсның рәсми халыкара бите, булдырылу өчен бонуслы баллар бирелгән хатын-кызлар биографияләре исемлеге.

Призлар фонды Швеция чит ил эшләре министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителә, төрле илләрдәге илчелекләре ярдәмендә таратыла.

Бу битнең кыска адресы https://w.wiki/4vR8

Үткәрелү вакыты[вики-текстны үзгәртү]

Катнашуыгызны билгеләү[вики-текстны үзгәртү]

  • Проектта катнашуыгызны тарихка кертү өчен, вики-мәкаләнең бәхәс битенә түбәндәге калыпны урнаштырыгыз:
    {{WikiGap Challenge 2022|кулланучы= Викимедиа хисап язмагыз}}
  • Проектта катнашуыгызны халыкара коллегаларга күрсәтү өчен бу битне укыгыз:
    • Берәр хатын-кызның биографик мәкаләсенә кимендә 2000 байт контент, шул исәптән викидәге башка мәкаләләргә [[сылтамалар]] өстәү - +1 балл
    • Яңа мәкалә, 3 аерым бәйсез чыганак һәм викидәге башка мәкаләләргә сылтамалар - +1 балл
    • Бонус исемлегеннән мәкалә - +1 балл

Җирле оештыручылар[вики-текстны үзгәртү]

Россиядәге вики-партнёры буларак Викимедиа РУ тора, татарча бүлектә Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме тарафыннан оештырыла.

Элекке еллардагы чыгарылышлары исемлеге.

Моны да карагыз[вики-текстны үзгәртү]