Википедия:Википедине куллану куркыныч була ала

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Википедине куллану куркыныч була ала latin yazuında])
Кыска юнәлтү сылтамасы ВП:Риск
Кыска юнәлтү сылтамасы ВП:Куркыныч

Зинһар, онытмагыз, Википедиядә таба алырлык мәгълүмат төгәл булмаган, адаштыргыч, куркыныч, әхлаксыз яки законсыз булырга мөмкин.

Википедиядәге кайбер мәгълүмат үз эшчәнлегендә бу мәгълүматны үзе кулланырга яки өченче як куллану өчен мәгълүматны алга җибәрергә карар иткән укучылар өчен куркыныч тудырырга мөмкин.

Авторларның, катнашучыларның, администраторларның, вандалларның яки башкаларның берсе дә, Википедия белән бәйле, бу веб-битләрдәге яки алар белән бәйле мәгълүматны куллану өчен җаваплы була алмый.

Зинһар, Википедиядән алган мәгълүматның дөреслеген тикшерү өчен барлык кирәкле чараларны күрегез. Мәкалә ахырындагы сылтамаларны тикшерегез һәм мәкаләнең эчтәлеге турында чишелмәгән бәхәсләр бармы-юкмы икәнен белү өчен мәкаләнең бәхәс битен һәм үзгәрешләр тарихын укыгыз. Барлык мәгълүматны бәйсез чыганаклардан тикшерегез.

Әгәр дә мәкаләдә чагыштырмача куркыныч, законсыз яки әхлаксыз гамәлләргә тәкъдимнәре булса, онытмагыз, теләсә кем бу мәгълүматны Википедиягә урнаштыра ала. Авторлар Сезгә тулы мәгълүмат бирер өчен яки тиешле саклык чаралары һәм шәхесегезгә, мөлкәтегезгә яки абруйга зыян китермәс өчен башка чаралар турында хәбәр итәр өчен квалификацияле булмаска мөмкиннәр. Сезгә конкрет консультация кирәк булса (мәсәлән, медицина, юридик, финанс, гаилә яки риск белән идарә итү), зинһар, бу өлкәдә лицензиясе булган яки белгән белгечкә мөрәҗәгать итегез.

Википедия һәрчак тикшерелми; укучылар хаталарны төзәтә яки хаталы тәкъдимнәрне бетерә алсалар да, моның өчен юридик бурычлары юк.

Википедиягә каршы бернинди турыдан-туры дәгъва белдерелә алмый, чөнки ул лицензияле онлайн белем бирү, мәдәни һәм мәгълүмат ресурсларын булдыру өчен төзелгән шәхси затларның ирекле берләшмәсе. Бу мәгълүмат сезгә бушлай бирелә, һәм Сезнең белән Википедия арасында Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 Unported (CC BY-SA) лицензиясе һәм GNU Free Documentation (GFDL) лицензиясе турында килешү юк.

Абруйлылыгын тикшермичә Википедиядә табылган мәгълүматка таянмагыз.