Эчтәлеккә күчү

Википедия:Гомуми форум

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гомуми форум latin yazuında])
Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге

Авторлык хокуклары · Бот хуҗалары · Идарәчеләр форумы · Кагыйдәләр турында · Сораулар бирү · Техник форум · Хаталар буенча · Яңалыклар уртаклашу · Башкаларга сыймаганы

Татар Википедиясе форумына рәхим итегез! Языр алдыннан бәхәс кагыйдәләре белән танышырга тәкъдим итәбез.

Татар Википедиясе форумына рәхим итегез!

Кайсы бүлегендә сорыйм дип белМӘгәндә, «Сораулар» бүлегенә языгыз.
Хәбәр калдырганда үз электрон почта адресыгызны һәм башка контактларны күрсәтмәгез — СПАМдан имин булыр, җавап исә барыбер сорау урнаштырылган биттә булачак!

Архив
Архив
Архив
Яңа тема башлар өчен, монда басыгыз
Press here to start a new topic
Нажмите сюда, чтобы начать новую тему
Актуаль
Актуаль
 к·б·ү 
Актуаль


Wikimedia CEE Meeting 2024[вики-текстны үзгәртү]

2024 елда Үзәк һәм Көнчыгыш Европада Викимедиа конференциясендә катнашу өчен гаризалар кабул итү ачык. Сез 31 майга кадәр сессиядә катнашу өчен тәкъдимнәрегезне бирә аласыз. Әгәр дә Сез үзәк һәм Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия җәмгыятьләре белән нидер уртаклашырга яки аларага әйтер сүзегез булса, сез моны сентябрьдә еллык очрашуыбызда эшли аласыз.

Быел сессияне үткәрү буенча тәкъдимнәр лекцияләр, дискуссия панельләре, семинарлар, яшенле чыгышлар, стандарт озынлыктагы түгәрәк өстәлләр һәм плакатлар рәвешендә тәкъдим ителергә мөмкин. Шулай ук быел бездә яңа сессия форматы булачак - демонстрация, аның барышында докладчыларның берсе корал, эш процессы яки программа белән эшләү ысуллары белән таныштыра. Демонстрациянең гомуми вакыты (сораулар һәм аңлатмалар кертеп) 60 минут тәшкил итәчәк.

Үзәк һәм Көнчыгыш Европада Викимедиа конференциясе (CEE) - Үзәк һәм Көнчыгыш Европа илләрендә (шулай ук Үзәк Азиядә) Викимедиа проектларына багышланган еллык конференция. 2024 елгы Конференция Истанбулда, Төркиядә, 27-29 сентябрьдә узачак һәм Wikimedia UG Türkiye оештырачак.

Кандидатлар буенча фикер алышу бу тема астында һәм телеграмм төркемендә узачак, аннары тавыш бирү булыр.--Il Nur (бәхәс) 10 апр 2024, 16:38 (UTC)[җавап бирергә]

Нәмзәтләрне билгеләү таләпләре[вики-текстны үзгәртү]

Гомуми тәртип буенча, сайланган вәкилләрнең бәйле очрашуларда катнашуы, ясый алачак чыгышлары юзер-төркеме максатларын файдасына, боларга сәләтле һәм хокуклы булырга тиешләр:

  1. вики-төркеменең әгъзасы
  2. соңгы арада вики-мохиттә актив
  3. соңгы арада вики-төркеменең максатларына гомумән актив хезмәт итә
  4. юзер-төркеменең югарыдагы шартларга туры килүче башка бер вәкиле тарафыннан рекомендацияләнә
  5. билгеләнгән чарада вәкил булырга һәм төркем өчен әһәмиятле темага чыгыш ясарга ризалык бирә

Тавыш бирү[вики-текстны үзгәртү]

Тавыш бирү ачык. Беренче вәкил итеп ТатВкиның экс-админы һәм актив кулланучысы булган Фәрһадне, икенче вәкил итеп ТатВПның 21 еллык тарихында иң зур өлеш кертүче беренче өчлектәге хатын-кызларның берсе булган Римма Васильеваны тәкъдим итәргә булдык (иң күп өлеш кертүче кыз Timlesj бара алмавын әйтте). Сылтама буенча узып тавыш бирә аласыз.--Il Nur (бәхәс) 15 май 2024, 19:43 (UTC)[җавап бирергә]

ТатВикида әлеге кагыйдәнең «Идарәчеләр һәм бюрократлар сайлавында кем тавыш бирә ала» бүлеге хәтта Рус Википедясе өчен дә артык катлаулы булып тора, шуңа күрә русча кагыйдәдәге кебек үзгәртергә тәкъдим итәм. Каршы чыгучылар булмаса, кагыйдәләргә таянып тавыш бирү 16-31 май аралыгында узачак.--Il Nur (бәхәс) 15 май 2024, 19:02 (UTC)[җавап бирергә]

Әлеге текст:

Теркәлү көненнән иң азы 1 ай булырга тиеш;
50дән ким булмаган мәкаләләрдә мәгънәле төзәтүләр саны;
Тавыш бирү алдыннан иң азы 30 көн эчендә 30 төзәтү.

Яңа текст:

Татар Википедиясе бюрократларын һәм администраторларын сайлау буенча тавыш бирүдә: проектта кандидатны тәкъдим иткән көнгә ким дигәндә 1 ай 3 ай стажы булган, төп мәкаләләр киңлегендә 100дән дә ким булмаган мәгънәле төзәтмәләр һәм кандидатны тәкъдим иткәнгә кадәр 30 көннән дә соңга калмыйча һәм 60 тәүлектән дә иртәрәк булмаган чорда 1дән дә ким булмаган һәм кандидатны тәкъдим иткәнче үк соңгы 15 көндә ким дигәндә 1 төзәтмә керткән теркәлгән катнашучыларга катнаша ала. Татар Википедиясе бюрократларын һәм администраторларын сайлаудан тыш, TatWUG әгъзалары булган очракта, бу катнашучылар татар телле википроектлар делегатларын да сайлау хокукына ияләр.

Риза[вики-текстны үзгәртү]

  • 3 ай дип төзәтүе һәм башка тәкъдимнәргә Риза. Мәңгелек максатлы энциклопедия язмышын билгеләү турында сүз - монда ашыгу өчен сәбәпләр юк. Тавыш бирүчеләр өчен дә башкалар хөрмәт иткән коллега булганын сизү хәерлегә. Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 29 май 2024, 20:04 (UTC)[җавап бирергә]

Каршы[вики-текстны үзгәртү]

Ким дигәндә 1 ай → бу бик аз вакыт. 1 ай эчендә яңа кулланучының ТатВикигә нинди максат белән килүен дә аңлап-төшенеп булмый.--Әмир (бәхәс) 15 май 2024, 19:11 (UTC)[җавап бирергә]

3 дип үзгәртсәк? Русчада 3 икән.-Il Nur (бәхәс) 16 май 2024, 05:55 (UTC)[җавап бирергә]
@Il Nur, Әйе, өч ай яхшырактыр. Һәрхәлдә азрак кирәкми. Фәрһад (бәхәс) 16 май 2024, 06:29 (UTC)[җавап бирергә]

Нәтиҗә[вики-текстны үзгәртү]