Википедия:Кагыйдәләр һәм киңәшләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кагыйдәләр һәм киңәшләр latin yazuında])
Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге

ТатВикида булырга тиеш кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар исемлеге өчен Википедия:Кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар исемлеге битен карагыз.

Билгеләмәләр[вики-текстны үзгәртү]

Википедиянең мәсләкләре, кагыйдә һәм киңәш-кулланмалары — проектның үз максатларына ирешә алуы өчен аның эшчәнлек тотрыклылыгын һәм үсешен тәэмин итү, катнашучыларның кертемнәрен һәм үз араларында мөгамәлә үзенчәлекләрен билгеләүче тәртипне булдыручы нигезләр. Татар Википедиясендә кагыйдәләрне кабул итү һәм кирәк очракларында үзгәртү, киңәш-кулланмаларын җитештерү һәм пәйда булган мәгълүмат һәм тупланылган тәҗрибә нигезендә тулыландыру, башка мәсьәләләр буенча уртак фикер табу буенча систематик эшчәнлек консенсуаль килешүләргә килергә торышу юлы белән оештырыла.

Мәсләк — проектның нигезләрен билгеләүче документ. Википедиядә һәр проект эче һәм Викимедиа фондының бар проектлары өчен гамәлдә булган гомуми нигезләр аерыла.

Киңәш-кулланма — тупланылган тәҗрибә нигезендә, стандарт буларак кабул ителгән тәртипне тасвирлаучы документ, {{Киңәш-кулланмалар}} тамгасы белән билгеләнә.

Кагыйдә — берәр кулланучы тарафыннан дәвамлы бозылу очрагында, идарәчеләргә аның хокукларын чикли алу мөмкинлеген рөхсәт иткән киңәш-кулланма, {{Кагыйдә}} тамгасы белән билгеләнә.

Викимедиа фондының проектында гамәлдәге мәсләкләрне үзгәртү Мета-Вики'дагы форумында аралашуны башлап, тәкъдим ителгән мәсьәләдә киң консенсуска ирешүне таләп итә.

Мәсләкләрдән аермалы буларак, Викимедиа фонды проектларының гамәлдәге киңәш-кулланмалары һәм кагыйдәләре бер-берсе арсында гына түгел, хәттә бер проектның төрле телле бүлекләре арасында аерыла ала.

Татар Википедиясендә кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмаларны булдыру һәм үзгәртүләр кертү кагыйдәләр бәхәсе битендәге игълан урнаштыру белән башлана.

Киңәш-кулланмалар[вики-текстны үзгәртү]

Гамәлдәге кагыйдәләр[вики-текстны үзгәртү]

Үзебез эшләп чыгарган кагыйдәләр[вики-текстны үзгәртү]

Татар Википедиясендә кагыйдәләр тавыш бирүләр системасы аркылы кабул ителә һәм үзгәртелә.

Бүлегебезнең җәмәгатьчелеге тавыш бирү нигезендә кабул иткән кагыйдәләр өчен Төркем:Википедия кагыйдәләре карагыз.

Күршеләребез үстергән кагыйдәләр[вики-текстны үзгәртү]

Бүлегебездә берәр мәсьәлә буенча эшлекле тәртипне ап-ачык билгеләүче кагыйдә яки киңәш-кулланма булмаган очракта, Википедиянең рус телле бүлегендә кабул ителгән кагыйдәләр һәм киңәшләре текстларына мөрәҗәгать ителә.

Бүлегебезнең җәмәгатьчелеге берәр мәсьәлә буенча үзенең аерым кагыйдәләрен кабул итмәгән очракта Төркем:Кабул ителмәгән Википедия кагыйдәләре карагыз һәм бәйле кагыйдәнең рус телле версиясенә мөрәҗәгать итегез.

Тәртип саклау һәм административ санкцияләр[вики-текстны үзгәртү]

Гамәлдәге кагыйдәләр, киңәш-кулланмалар һәм бәхәс битләрендә барган аралашу процедурасы нәтиҗәсендә пәйда булган консенсуаль килешүләр белән билгеләгән тәртипне саклау җаваплылыгын бар кулланучылар уртаклаша. Гамәлдәге кагыйдәләр башкача кушмаган чакта, систематик рәвештә тәртипне бозучы кулланучыларга карата административ санкцияләр куллану турында карарларны идарәчеләр, махсус очракларда исә Югары арбитраж шурасы чыгара. Тәртипне бозучы идарәчеләрне вазыйфасыннан азат итү исә кулланучыларның тавыш бирүләре нигезендә оештырыла.

Тәртип бозылган дип уйланылган чакта нишләргә[вики-текстны үзгәртү]

  1. Берәр биткә кертелгән үзгәртү Википедия кагыйдә һәм киңәш-кулланмаларга туры килми дип уйланылганда, туган низагны чишу буенча аралашу шул битнең һәм/яки бу вәзгыятькә китергән үзгәртүне керткән кулланучының бәхәс битендә алып барыла.
  2. Низаг аралашу аркылы чишелмичә, үзгәртүләр сугышы дәрәҗәсенә барып җитүгә, низаглашучылардан булмаган идарәчеләр игътибары җәлеп ителә.
  3. Идарәчеләр ярдәме белән чишелми калган мәсьәлә, арадашчылык юлы белән чишелсен өчен, киң җәмгыять игътибарына чыгарыла ала.
    Медиация (яки арадашчылык, ингл.) - бәхәсне чишү максатында тарафлар белән нейтраль шәхеснең эшләве.
  4. Низагларны чишүнең соңгы чарасы - Арбитраж комитетына мөрәҗәгать итү.
    Идарәчеләр бозылган тәртипне төзәтергә мәҗбүр булмасалар һәм аларның шәхси гамәлләре шик астына алына торган булса, Арбитраж комитеты аның игътибарына тапшырылган мәсьәлә буенча карар кабул итми калмый һәм аның карарлары мәҗбүри һәм катгый үтәлергә тиеш.
  5. Википедиянең татар телле бүлегендәге Арбитраж шурасы, берәр сәбәпләр аркасында билгеләнгән вакыт эчендә карар кабул итә алмаган чакта, нишләргә кирәклеге турында ярдәм өчен Викимедиа фондының проектара координацияләү бүлеге булган Мета'дагы Викимедиа форумына (en) яки аерым стюартларга (ru, en) мөрәҗәгать итә ала - монда аралашу гадәттә инглиз телендә алып барыла.

Шулай ук карагыз[вики-текстны үзгәртү]