Википедия:Калыплар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Калыплар latin yazuında])
Кыска юнәлтү сылтамасы ВП:К
Мәкаләләр язу
Бәйгеләр
Тематик мәкаләләр
Техник белешмә
Кагыйдәләр һәм киңәшләр Исемлек

Калып — аны чакырган вики-биткә кертелүче махсус вики-бит. Калыплар куәтле мөмкинлекләре Википедянең оешмалыгын яхшыртырга булыша. Төзелгән калыпларны рәхәтләнеп кулланыгыз һәм, кирәк булса, яңаларын өстәгез.

Игътибар итегез
Калыпларның бәхәс битендә яки аның документациясендә калыпны куллану кагыйдәләре китерелгән була. Зинһар, аларга буйсынырга тырышыгыз.
Калыпны төзегәндә
Калыпны Википедия:Калыплар эчендәге туры килүче астөркемгә куегыз, төркемнәр блокын <noinclude></noinclude> тегы белән чолгап алыгыз (тулырак мәгълүмат Төркемләү битендә);
Мөмкинчә калыпның эшен документлаштырыгыз (тулырак мәгълүмат Калыпларны документлаштыру битендә);
Калыпның кыска тасвирламасын #Калыплар каталогы бүлегендә билгеләнгән битләргә өстәгез.

Шулай ук карагыз:

Калыпларны куллану[вики-текстны үзгәртү]

Калыпны куллану өчен текст эченә калыпны чакыручы махсус текст кертелә. Нәтиҗәдә чакыру урынында текстка бүтән битнең эчтәлеге кертелә.

Мәсьәлән, текстны мөхәррирләү режимында без калып чакыручы текст яздык ди: {{ndash}}. Карау режимында бу текстны керткән урында монысы күренер: –. Бу урынга Калып:ndash битенең эчтәлеге кертелде.

Кирәкле калыпны астагы төркемнәрдә яки өстә уң яктагы өлештә эзләү юлы кулланып табырга була. Калыпның исемен ул инде кертелгән битләрнең баштагы кодыннан карарга була. Эзләү битендә «Эзләү» җыелмасында чәүкәчекне «Төп» кырыннан алып «Калып» кырына куярга кирәк.

Калып битендә гадәттә калыпны чакыручы төпчекне билгелиләр.

Мәсьәлән,

{{Шәхес
| исем                = шәхес исеме*
| рәсем               = шәхес сурәте, файл исеме генә
| рәсем зурлыгы       = сурәт зурлыгы
| alt                 = 
| рәсем язуы          =
| тулы исем           =  
| һөнәр               = 
| туу датасы          =
| туу җире            = 
| гражданлык          = 
| милләт              = 
| үлем датасы         =
| үлем җире           = 
| әти                 = 
| әни                 = 
| ир                  = 
| хатын               =  
| балалар             = 
| бүләк һәм премияләр = 
| сайт                =
| башка мәгълүмат     = 
}}

Бу төпчекне кирәкле мәкалә эченә күчереп алып кертергә кирәк. Параметрлар (аларны кайвакыт юллар дип тә йөртәләр) саны зур булырга мөмкин, әмма аларның барсын да күчереп алырга һәм мәгънәләрен тутырырга кирәкми.

Түбәндә калыпны чакыру күрсәтелгән. Анда параметрларның тик кайберләре һәм мәгънәләре бирелгәннәре генә кулланыла.

{{Шәхес
 | исем                = Википе-тан
 | һөнәр               = талисман
 | тулы исем           =  
}}
Википе-тан
Һөнәре талисман

Параметрлар исемләнгән һәм номерланган була. Номерланган параметрлы калыпны чакырганда аларның номерын билгеләмәгәндә номер ролен параметрларның кертелә торган мәгънәләрнең позициясе уйный, мәсьәлән: {{Шәхес|Википе-тан|талисман}}. Параметрның (мәсьәлән, беренчесенең) мәгънәсе бирелмәгән булса, калып тексты чыгарыла {{{1}}}. Текст чыгарылмас өчен параметрны буш мәгънә итеп билгеләргә кирәк: {{Шәхес||талисман}}. Шул ук нәрсә параметрларның номерларын билгеләү белән: {{Шәхес|2=талисман|1=}}.

Калып битендә аңлатмалы текст яки параметрлар тасвирламалары һәм аларның куллану мисаллары белән тупланган җәдвәл булырга мөмкин:

«Шәхес» калыпын тасвирлау мисалы

Калып параметрлары

ПараметрТасвирТөрХаләте
Шәхес исемеисем

Шәхес исеме. Ахырында нокта булырга тиеш түгел. Игътибар: инициаллар фамилиядән һәм бер берсеннән өземсез буш урын белән аерыла. Мәсьәлән: Вәлиев А. А.

Гадәттәге
Текст (кирәкле озынлыкта)мәҗбүри түгел
Шәхеснең һөнәреһөнәр

Кечкенә хәрефтән языла. Мәсьәлән: талисман.

Гадәттәге
Текст (кирәкле озынлыкта)мәҗбүри түгел

Калыпларның параметрларын Визуаль мөхәррирләүчедә уңайлы итеп тутырырга була. Күбрәк мәгълүмат: mw:Help:VisualEditor/User guide/ru#Редактирование шаблонов.

Калыплар каталогы[вики-текстны үзгәртү]

Гомуми[вики-текстны үзгәртү]

Махсус[вики-текстны үзгәртү]

Навигацион[вики-текстны үзгәртү]

Тематик[вики-текстны үзгәртү]

Карточкалар[вики-текстны үзгәртү]

Юзербокслар[вики-текстны үзгәртү]

Карагыз Википедия:Юзербокслар.

Бу каталогта кайбер калыплар булмаска да мөмкин. Калыпларны шулай ук төркемнәр буенча да табарга була: Төркем:Википедия:Калыплар. Бөтен калыплар буенча эзләү өчен астагы форманы кулланыгыз.

Калыпларны эзләү[вики-текстны үзгәртү]

Эзләүнең башка ысулы да бар — «Калыплар» киңлеге буенча — астагы кыр аша:

Шулай ук калыплар каталогы буенча да эзләргә була (бу битнең асбитләре буенча):

Шулай ук карагыз[вики-текстны үзгәртү]