Эчтәлеккә күчү

Википедия:Калыплар механизмы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Калыплар механизмы latin yazuında])
Кыска юнәлтү сылтамасы ВП:КМ

Калыплар — MediaWikiда (Википедиянең програм тәэминатында) үзләренә бертөрле битләр сыйныфы. Аларның эчтәлеген башка битләргә кертергә була. Һәм шул эчтәлек битне һәрбер ачу гамәле вакытында яңадан укыла: калыптагы үзгәрешләр шул калыпны кулланучы битләрдә дә күренәчәк (калыпны кертеп калдыру очрагыннан кала, — моның турында түбәндә). Түбәндә калыпларның ничек эшләве турында тасвирлана.

Гомуми мәгълүмат

[вики-текстны үзгәртү]

Калыплар битләре — үзләренең «Калып» исемнәр киңлеге булган шундый ук вики-документлар. Википедиядә аны һәр катнашучы үзгәртә ала.

Калып мөхәррирләнә торган битнең тексты эченә {{калып исеме}} язмасын куеп чакырыла. Кирәк булса, калып исеменнән соң параметрлар мәгънәләре куела. Исемнең беренче хәрефе зур да кечкенә дә булырга мөмкин — аермасы юк. Чакыру урынында биттә Калып:Калып исеме битенең эчтәлеге куелачак. Калып бите булмаса, чакыру булмаган калып мәкаләсенә сылтама итеп күрсәтеләчәк. Шуңа күрә, «Калып:Булмаган калып» дигән кызыл сылтама чыкмас өчен, мәкаләгә керткән үзгәртүләрегезне саклар алдыннан алдан карау коралы ярдәмендә чакырган калыпларыгызның барлыгын тикшереп алыгыз.

Төп исемнәр киңлегендә Калып исеме мәкаләсе бар дип күз алдыбызга китерсәк, аны калып исеме алдыннан ике нокта куеп чакырырга була: {{:Калып исеме}}. Шулай итеп, теләсә нинди битне калып итеп кулланырга була. Википедиягә йөкләнгән сурәтне чакырсак, сурәтнең яки төркемнең тасвирлау өлеше кертеләчәк. Шул ук вакытта, бу Викиҗыентык ({{Файл:Калып исеме}}) һәм төркемнәр ({{төркем:Калып исеме}}) өчен эшләми. Мондый ысул берничә гамәлне уңайлата:

  • калыплар белән тәҗрибәләр ясарга (калыплар киңлегенә кермичә),
  • сурәтләрнең имзаларын һәм тасвирламаларын «чыгарырга»,
  • махсус, җыелмалы мәкаләләр төзергә (мәсьәлән, басма эшләре өчен).

Үзгәртелә торган биткә {{/Асбит исеме}} чакырсак, алдан караганда бу урында шул асбитнең эчтәлеге күрсәтелер. «Википедия» исемнәр киңлегендә еш кына {{/Башлык}} калыпы кулланыла. ВП:Патрульләүче статусына гаризалар битендә үзгәртү реңимына күчсәк, аның башында {{/Башлык}} калыпын чакыруны күрергә була. Алдан карау режимында ВП:Патрульләүче статусына гаризалар/Башлык асбите тексты күрсәтелә.

MediaWikiда гадәттәгечә, мәкалә яки калып исеме регистрга сизгер (беренче символдан кала), ә буш урын ассызыклауга тәңгәл була.

Шулай ук, калыпны башка калып эченә кертергә була, ягъни бер калып икенчесен яисә үз үзен чакыра ала.

Калыптагы үзгәрмәлеләр (түбәндә карагыз) чакырган мәкаләгә калыпны керткәннән соң мәгънә алалар. Калыпта {{PAGENAME}} дигән кертү булса, ул чакырылган калып исеменә түгел, ә чакырган мәкалә исеменә җәелә.

Биттәге текст эчендә кулланылган калыплар исемлеге мәкаләне мөхәррирләү тәрәзәсендә күрсәтелә. Документның аерым бер генә, хәтта калыпсыз өлеше үзгәртелү тәрәзәсе ачылса да, барлык калыплар күрсәтелә (алдан караганда).

Калып параметрлары исемләнгән яки номерланган була ала. Калыпны чакыру синтаксисы һәм калып эчендә параметрларны куллану ысулы бу ике очракта төрле булачак:

  • Беренче очракта — биттә калыпны чакыру белән исемләнгән параметрлар кулланыла:

{{калып исеме |параметр 1 исеме=параметр 1 мәгънәсе|параметр 2 исеме=параметр 2 мәгънәсе}}
Бу очракта калып эчендә (калып битендә) параметрның исеменә сылтарга кирәк: {{{параметр 1 исеме}}}, {{{параметр 2 исеме}}}.

  • Икенче очракта — калыпны чакыручы биттә исемнәре булмаган параметрлар кулланыла, алар автоматик рәвештә яки кул белән номерлана:

{{калып исеме |параметр 1 мәгънәсе |параметр 2 мәгънәсе}} или {{калып исеме |1=параметр 1 мәгънәсе |2=параметр 2 мәгънәсе}}
Бу очракта калып эчендщ (калып битендә) параметрның тәртип номерын кулланырга кирәк: {{{1}}}, {{{2}}}.

Игътибар итегез, параметрларның исемнәрен чолгаучы сырлы җәяләр калып битендә өчәр тапкыр куелырга тиеш: {{{}}}.

Калыпны чакыручы биттә булган, ләкин калып гәүдәсендә (калып битнендә) булмаган параметрлар эшләми. Исемләнгән параметрлар символлар регистрына сизгер. Калыпны чакырганда ике төрдәге кертеп кую эшли:

  • Калыпны чакыру битендә: икеле сырлы җәяләр эчендәге калыпның исеме калыпның эчтәлеге белән алмаштырыла;
  • Калып битендә: өчле сырлы җәяләр эченә куелган калыпның исеме яисә номеры чакыру битеннән алынган параметрның мәгънәсе белән алыштырыла.

Параметрның исеме итеп башка мәкаләгә сылтама була ала.
Калыпның эшләү мисалы.
Әйтик, безнең Калып:Җыр калыбы бите һәм Мәкалә битендә мәкалә бар.
Әйтик, безнең Калып:Җыр битендә текст язылган:

{{{1}}} — жу-жу-жу…

Мәкалә битендә «Ля-ля-ля» параметры белән Җыр калыбын чакыруны куйсак

{{Җыр|Ля-ля-ля}}

сакланган Мәкалә битендә безнең калыбыбыз текстка җәеләчәк:

Ля-ля-ля — жу-жу-жу…

Башкача әйткәндә, калыпның эшләү механизмы шундый: Мәкалә битендә {{Җыр|Ля-ля-ля}} калыпыннан беренче параметр укыла (ул беренче | билгесеннән соң тора һәм гади Ля-ля-ля текстын тәшкил итә); аннары менә шул укылган параметр Калып:Җыр битендә {{{1}}} урынына кертелә
Моннан соң Җыр калыбының барлык эчтәлеге Ля-ля-ля — жу-жу-жу… кертеме белән Мәкалә битендә калыпны чакыру урынын алыштыра({{Җыр|Ля-ля-ля}}).

Параметрларның билгесез һәм буш булган мәгънәләре

[вики-текстны үзгәртү]

Исемләнгән яки номерланган параметрлы калыпны чакыру юлында параметрның мәгънәсе кертелмәгән булса, ул ачылмаган текст халәтендә кала: исемләнгән параметрлар белән {{{параметр 1}}}, номерланган параметрлар белән {{{1}}}. Параметр алдагы вакытта ачыкланыр, калыпны чакырган мәкалә шул параметр билгеләнгән бүтән мәкаләгә кертелсә.

Әйтергә кирәк, калыпны исемләнгән параметрлар белән {{калып 1 |параметр 1= |параметр 2=а}} чакыру «параметр 1» параметрын билгеле ясый, буш юлга тигезли. {{калып 1 |параметр 2=а}} чакыруы «параметр 2» параметрын билгели, «параметр 1» билгеләнмәгән.

Номерланган параметрлы калыплар белән шулай ук: {{калып 2||а}} беренче параметрны билгеле, буш юлга тигез ясый. {{калып 2|2=а}}) чакыруы икенче параметрны билгели, беренче параметр билгеләнмәгән.

Вертикаль сызыклар арасындагы кодта тигезлек билгесе (мәсьәлән, а=б) булса, {{калып |а=б |в}} чакыруы «1» дигән номерланган параметрны мәгънәләндермәс. Ул «б» мәгънәле «а» исемле параметр тудырыр; ә менә {{калып |1=а=б |2=в}} барысын да дөрес эшләр. Бердәнбер кимчелеге, калыпны чакырганда калыпның бер генә параметры номерланган булса да, калыпның барлык параметрларын номерларга туры киләчәк. Тигезлек билгесен параметрның мәгънәсенә кертер өчен = = язып бу билгегә HTML сылтаманы (ингл. character reference)[1], яки «=» билгесен кертүче {{tp}} калыпын ({{калып |a{{=}}b}}) кулланырга була.

Параметрның шартлы мәгънәсе

[вики-текстны үзгәртү]

Билгеләнмәгән параметрлы ачыкланмаган текст күрсәтелмәс өчен, калып текстында параметрның шартлы мәгънәсен кулланалар.
Исемләнгән яки номерланган параметр параметры калып эчендә {{{параметр|альтернатив текст}}} форматында языла.

Калыпны чакырганда параметрның мәгънәсе билгеләнелмәсә |параметр = , калыпны җәйгәндә параметр мәгънәсе урынына альтернатив текст куелачак.
Альтернатив текст буш булса {{{параметр|}}}, буш мәгънә кулланыла, ягъни текст урынында бернинди текст та күрсәтелмәячәк.

Параметрның мәгънәсе нинди булуга карап мәкаләнең текстына кисәкләр кертергә була. Моның өчен парсер функцияләре кулланыла. Аларның күпчелеге — {{#if}} шартлы операторның аерым очраклары. {{#if}} функциясенең синтаксисы шундый:

{{#if: тикшерелүче параметр
  | текст, параметрның мәгънәсе тутырылган булса
  | текст, параметрның мәгънәсе буш булса
}}

Текст, параметрның мәгънәсе буш булса, мәҗбүри түгел, шуңа күрә кыскартылган форманы кулланырга була:

{{#if: тикшерелүче параметр
  | текст, параметрның мәгънәсе тутырылган булса'
}}

Калыпның тикшерелүче параметры {{{параметр}}} дип язылган икән, параметрның буш булмаган параметры аңлата: йә аның мәгънәсе калыпны чакырганда буш булмаган параметр белән билгеләнгән, йә аның мәгънәсе билгеләнмәгән һәм билгесез кала (аны биткә чыгарсак, ул шулай чыга да: {{{параметр}}}). Ягъни без переметрның мәгънәсе билгеләнгәнме, юкмы икәнен аңлый алмыйбыз. Калыпны калыпның текстында билгеләнгәннән әзрәк параметрлар саны белән чакыру мөмкинлеге булсын өчен һәм билгеләнмәгән параметрлар эшләмәс өчен калып гәүдәсендәге параметрлар мондый формада языла: {{{параметр|}}}. Калыпны чакырганда параметрның мәгънәсе буш түгел итеп билгеләнгән икән, шгул мәгънә нәтиҗәдә кулланыр да. Кире очракта параметрның "буш" дигән мәгънәсе кулланыла.

sample параметры өчен буш дигән шартлы мәгънә куллануның мисалы:

 {{#if: {{{sample|}}}
   | '''sample''' параметры: буш булмаган мәгънә билгеләнгән!
   | '''sample''' параметры: мәгънә билгеләнмәгән яки буш мәгънә билгеләнгән!
 }}

Шартлы операторның аерым очрагы булган {{#if}} парсер функциясенең реаль куллану мисалын {{Userbox/Fidonet}} калыпының кодында табарга була.


Буш юллар эффекты

[вики-текстны үзгәртү]

Әйтик, параметрларның исемнәрен һәм мәгънәләрен текст итеп чыгарырга кирәк ди. Ә мәгънәләре билгеләнмәгән яки буш булганнарын — чыгармаска. Моның өчен шартлы операторны кыскартылган формада кулланырбыз:

{{#if: {{{sample1|}}} | '''sample1'''! }}
{{#if: {{{sample2|}}} | '''sample2'''! }}
{{#if: {{{sample3|}}} | '''sample3'''! }}

Әгәр параметрларның барлык мәгънәләре бирелгән булса һәм буш булмаса, шартлы операторларның эш нәтиҗәләре бер юлга тезелә. Әгәр параметрның икенче мәгънәсе бирелмәгән булса яки буш булып билгеләнсә, беренче һәм өченче нәтиҗә арасында буш юл пәйда була. Икенче операторны тулы формада куллану шундый ук эффект бирә: {{#if: {{{sample2|}}} | '''sample2'''!| |}}. Шартлы операторның шундый гамәле параметрларның кайсыларының мәгънәләре бирелмәгән икәнен буш юллар буенча күрергә була. Әмма, әгәр калып текст кисәкләрен бер бер артлы кертү өчен кулланылса, текст бүленгән итеп күрсәтеләчәк.

Шундый ук мисал, ләкин икенче параметр тулы формада һәм бүленмәгән буш урын чыгара. Нәтиҗәләре юлга чыгарыла:

{{#if: {{{sample1|}}} | '''sample1'''! }}
{{#if: {{{sample2|}}} | '''sample2'''! |{{nobr|}} }}
{{#if: {{{sample3|}}} | '''sample3'''! }}

Шундый ук мисал, ләкин икенче параметр кыскартылган формада һәм аңардан соң бүленмәгән буш урын тора. Нәтиҗәләре шулай ук юлга чыгарыла:

{{#if: {{{sample1|}}} | '''sample1'''! }}
{{#if: {{{sample2|}}} | '''sample2'''! }}{{nobr|}}
{{#if: {{{sample3|}}} | '''sample3'''! }}

Мисаллар җәдвәлдә:

Вариантлар Калыпны чакырганда код Код Нәтиҗә
Параметрларның мәгънәләре бирелгән
|sample1=sample1
|sample2=sample2
|sample3=sample3
{{#if: {{{sample1|sample1}}} | '''sample1'''! }}
{{#if: {{{sample2|sample2}}} | '''sample2'''! }}
{{#if: {{{sample3|sample3}}} | '''sample3'''! }}

sample1! sample2! sample3!

Икенче параметрның мәгънәсе бирелмәгән

|sample1=sample1
|sample2=
|sample3=sample3
{{#if: {{{sample1|sample1}}} | '''sample1'''! }}
{{#if: {{{sample2|}}}        | '''sample2'''! }}
{{#if: {{{sample3|sample3}}} | '''sample3'''! }}

sample1!

sample3!

{{#if: {{{sample1|sample1}}} | '''sample1'''! }}
{{#if: {{{sample2|}}}        | '''sample2'''! |{{nobr|}} }}
{{#if: {{{sample3|sample3}}} | '''sample3'''! }}

sample1! sample3!

{{#if: {{{sample1|sample1}}} | '''sample1'''! }}
{{#if: {{{sample2|}}}        | '''sample2'''! }}{{nobr|}} 
{{#if: {{{sample3|sample3}}} | '''sample3'''! }}

sample1! sample3!

{{#if: {{{sample1|sample1}}} | '''sample1'''! }}{{nobr|}}
{{#if: {{{sample2|}}}        | '''sample2'''! }}{{nobr|}}
{{#if: {{{sample3|sample3}}} | '''sample3'''! }}{{nobr|}}

sample1! sample3!

Беренче һәм өченче юллар арасында буш юл барлыкка килде, чөнки шартлы оператор икенче юлда буш мәгънә урынына ике тапкыр икенче юлга төшүне чыгарды, һәм шартлы операторларның эшләү нәтиҗәләре шундый кыяфәт алды:

sample1!

(буш юл)

sample3!

Әгәр бер тапкыр икенче юлга төшү, мәсьәлән, кече бүленми торган буш ара белән, сүндерелгән икән {{nobr|}}, икенче юлда шартлы оператор икенче юлга төшүне бер тапкыр да чыгармый, һәм эшкәртүнең барлык нәтиҗәләре юлга чыгарыла:

sample1! sample3!

Буш юллар эффекты калыплар-карточкаларда, билгеләнмәгән параметрлар урынында буш юллар килеп чыкканда була ала. Моны булдырмас өчен шартлы операторлар арасында икенче юлга күчүне булдырмаска кирәк. Аның өчен өстә сөйләнгәннән кала башка ысуллар да бар — алар шартлы операторлар арасында барлык (бу мәҗбүри шарт!) икенче юлга төшүләрне булдырмаска тиеш. Мисаллар җәдвәлдә:

Ысул Код Нәтиҗә
Барлык шартлы операторларны бер юлга язарга

{{#if: {{{sample1|sample1}}} | '''sample1'''! }}{{#if: {{{sample2|}}} | '''sample2'''! }}{{#if: {{{sample3|sample3}}} | '''sample3'''!}}

sample1!sample3!

Икенче юлга күчү билгесен сүндерү өчен шәрехләр кушарга
   {{#if: {{{sample1|sample1}}} |'''sample1'''! }}<!-- бүлүче
-->{{#if: {{{sample2|}}}        |'''sample2'''! }}<!-- бүлүче
-->{{#if: {{{sample3|sample3}}} |'''sample3'''! }}

sample1!sample3!

Икенче юлга төшүләрне шартлы операторлар эчендә кулланырга, алар арасында түгел
{{
#if: {{{sample1|sample1}}} | '''sample1'''!
}}{{
#if: {{{sample2|}}}        | '''sample2'''!
}}{{
#if: {{{sample3|sample3}}} | '''sample3'''!
}}

sample1!sample3!

Параметрлар эчендә вики-разметка һәм икенче юлга төшерүне куллану

[вики-текстны үзгәртү]

Параметрлар янында вики-разметка белән төгәл булыгыз. Калыптагы вики-разметка параметрдагы вики-разметка белән һәм калыпны чолгаучы тексттагы вики-разметкалар бер-берсе белән эшли ала. Мәсьәлән, ''<span>{{{1}}}</span>'' һәм |1=''текст'' өчен нәтиҗәдә <i><span></i>текст<i></span></i> — span бүлдерүе — барлыкка килер. ''{{{1}}}'' һәм |1=''текст'' өчен нәтиҗәдә <i></i>текст<i></i> барлыкка килер — монда разметканы дөрес кулланмау: курсив булырга тиеш, ләкин монда ул курсивсыз калдыра. Шулай итеп, текст эчендә туры килүче вики-разметка калыпны куллану алдыннан торган кебек кире очраклар да эшли. Тегларга CSS-кагыйдәләрне һәм i/b тегларын вики-разметкасыз билгеләп, моны булдырмаска була, ләкин вики-разметканы кулланганда проблемалар барыбер килеп чыга ала — ''{{lang-en|1=''текст''}}'' тегларны вакытыннан иртәрәк ябачак: көтелгән <i><span style="font-style:italic;"><i>текст</i></span></i> урынына <i><span style="font-style:italic;"></span></i>текст<i></i>. Мондый вакытта компромисслы вариант эзләргә кирәк.

Параметр икенче юлга төшү белән килә ала.

калыпны чакыру калып җәелмә html
|param1=text1
|param2=
text '''{{{param1|no-text}}}'''.
text '''text1
'''.
text <b>text1</b>
<p><b>.</b>
</p>

Икенче юлга төшерү |param1=text1|param2= яки '''{{#if:{{{param1|}}}|{{{param1|}}}|no-text}}''' очрагында юкка чыга.

Буш {{калып|}} параметры дөрес җәелми торган вики-разметканы ('''{{{1|}}}'''.) төрә ала — ''''''. - '<b><i>.</i></b>. Проблемасыз вариант: {{#if:{{{1|}}}|'''{{{1}}}'''}}.

Калыпның эчтәлеген карау

[вики-текстны үзгәртү]

Калыпның "чи" эчтәлеген (параметрларны кертеп куюлар һ. б. ш.) күрер өчен калыпны мөхәррирләү режимында карарга кирәк, чөнки кире очракта {{PAGENAME}} кебек кайбер кертеп куюлар ачыла ала.

Калыпның эшкәртелмәгән эчтәлеген күрсәтер өчен кодлы "тылсымлы" msgnw: префиксын кулланырга була. Мәсьәлән, {{Мәкалә төпчеге}} калыпы биттә шулай күренәчәк:

Ә {{#tag:pre|{{msgnw:Мәкалә төпчеге}}}} — болай:

{{Stub-meta|specification={{#if: {{{nospec|}}}||Википедия:Шаблоннар/Мәкалә төпчекләре}}}}
<noinclude>{{doc}}</noinclude>

Калыпны мөхәррирләүгә сылтамалар

[вики-текстны үзгәртү]

Һәр бит-мәкаләдә "[үзгәртү]" сылтамасы кулланылган калыпның текстын үзгәртергә мөмкинлек бирми, ә кайвакыт андый сылтама кирәк була (мәсьәлән, калып әле әйбәтләп төзелмәгән һәм сынап карамаган булса, яки аның эчтәлеге еш үзгәртелсә). Андый сылтаманы калып эчендә "беркетеп" була, һәм хәтта күбрәк тә — шул калыпны башка калыплар эчендә кулланырлык итеп тә ясарга була. {{үзгәртергә}} калыпын карагыз.

Чикләүләр һәм мөмкинлекләр

[вики-текстны үзгәртү]

Башка җәя эченә кертелгән сырлы җәяләрне куллану

[вики-текстны үзгәртү]

Чакыруның гади формасын кулланганда кайбер калыпларны чакырып булмас.

Әйтик, безнең "клп" эчтәлекле {{клпклп}} калып һәм "Ура" эчтәлекле {{клп}} калып бар. Алайса {{{{клпклп}}}} чакыруы "Ура" урынына "{{{{клпклп}}}}" текстын чыгарыр. {{клпклп}} калыпы "клп" га җәелә дип, ә {{клп}} — "Ура" дигәненә җәелә дип чамаласак, "Ура" чыга дип уйларга була иде.

Әмма, ничек тә булса,{{{{клпклп}} }} чакыруы без теләгән "Ура" текстын чыгарыр. Ягъни ябучы сырлы җәяләр парлары арасына буш ара куярга кирәк.

Чакырылучы калып өчен үзгәрмәлеләрнең мәгънәләрен билгеләгәндә тапшырылган үзгәрмәлеләр мәгънәләрен шулай ук кулланырга була.

Калып эчендә төркем тегы. Кэшлау белән проблема

[вики-текстны үзгәртү]

Калыпта төркем коды булса, билгеләнгән төркемгә калыптан кала, шул калып кергән барлык битләр дә кертелә. Шуңа күрә аны мәкаләләрне рубрикалау өчен кулланырга җайлы.

Әмма кэшлау белән проблема килеп чыга ала — калыпның төркемен үзгәртсәк, бу калып кергән битләрдә төркем күпмедер вакыт үткәннән соң гына үзгәрер, чөнки Википедия серверлары кирәкле эшләрне башкарырга тиеш. Үзгәртелгән калыплы күп мәкаләләрне тиз арада яңартырга кирәк булса, нульле үзгәртүләр ясарга сорап ботлар хуҗаларына мөрәҗәгать итәргә була. Моннан кала, бая гына сакланган мәкаләләрнең төркемнәре шунда ук үзгәрә дә. Нульле үзгәртү ясалган мәкаләләр өчен дә бу шулай ук эшли.

Махсус, хезмәт төркемнәре мәкаләләргә гадәттә мәкаләләрне билгеләүче калыплар аша кертелә (мәсьәлән {{мәкалә төпчеге}}, ә сыйныфлаучы төркемнәр — калыплар-карточкалар һәм навигацион калыплар ярдәмендә.

noinclude, includeonly, onlyinclude теглары

[вики-текстны үзгәртү]

<noinclude> һәм </noinclude> теглары арасында нәрсә бар — бер генә очракта эшкәртелер һәм күрсәтелер — калып турыдан туры башка биткә кертелмичә күрсәтелгәндә. Куллану мөмкинлекләре:

  • Калып кергән битләрне түгел, ә калыпларның үзләрен төркемләү. документация битләре булган калыплар өчен төркемнәрне шул документация битләренә куярга киңәш ителә. Моның өчен анда киресенчә <includeonly> кулланыла.
  • MediaWiki исемнәре киңлегендәге битләр.
  • Калыпны ничек кулланырга аңлатучы текст. Гадәттә, моның өчен калыпның документация бите төзелә.

<includeonly> тегы киресенчә эшли. <includeonly> һәм </includeonly> арасындагы текст калып мәкалә эчендә булганда гына эшкәртеләчәк һәм күрсәтеләчәк. Куллану мөмкинлеге:

  • Калып кергән бар битләрне төркемләү (шул ук вакытта калып үзе төркемләнми).

Әгәр текстны <onlyinclude></onlyinclude> теглары чолгап алган икән, бу битне башка бит эченә керткәндә шул тегләр эчендәге кисәк кенә күрсәтеләчәк (кисәкләр, теглар берничә булса). Билгеле бер текст өлешен бу тег белән чолгап алу битнең калган бөтен текстны noinclude белән (onlyinclude тегы белән чолгап алынганнан кала) чолгап алу белән бер.

<noinclude> һәм <includeonly> әйләнәсендә Буш юлларны булдырмагыз, чөнки буш юл калып ярдәмендә мәкаләгә икенче юлга төшерүне кертү итеп укылыр.

Шуны билгеләргә кирәк, өстәге бүлектә тасвирланган проблема барыбер кала: мәкаләне баштан калып ярдәмендә төркемләп, аннары калып эчендә төркемне үзгәртсәк, мәкаләләр, яңа төркемгә кертелгән дип күрсәтелсәдәр дә, иске төркемдә калыр. Мәкаләләр йә аларны үзгәртеп яңадан саклаганнан соң, йә берникадәр вакыт үтеп Википедия серверлары планлаштырылган биремнәрне эшкәрткәннән соң яңа төркемгә кертелер.

Калып:Details

Калыпны үзгәртү шул калыпны кулланучы битләрнең кешлавын автоматик рәвештә яңадан башлата. Әмма, туры булмаган бәйләнеш булган очракларда (параметрларга таянучы калыплар), системаның эчке кэшы яңадан тупланмый һәм битне гизгечтә стандарт рәвештә яңарту булышмаска да мөмкин.

Андый очракларда action=purge кулланыгыз, ягъни https://tt.wikipedia.org/wiki/Мәкалә?action=purge төрендәге URL чакырыгыз. Стандартлы сәгать гаджеты бар (көйләнмәләрне карагыз). Шул гаджетка чирткәндә битнең кэшы чистартыла. Теләгән биткә кэшны чистарту сылтамасын өстәр өчен {{кэшны чистартырга}} калыпын кулланыгыз.


Әгәр калып туры булмаган бәйләнешләр белән бертуктамый эшләргә тиеш икән, {{кэшны сафландыру}} калыпын файдаланырга була. Андый очракта бот мәҗбүри рәвештә битнең кэшын вакыт-вакыт чистартыр.

Кертеп калдыру

[вики-текстны үзгәртү]

Парлы сырлы җәяләрдән соң subst: кую битне саклау вакытында калыпның яки үзгәрмәленең текстын кертеп калдыра.

Мәсьәлән, болай язсак: {{subst:CURRENTDAY}} {{subst:CURRENTMONTHNAMEGEN}} {{subst:CURRENTYEAR}}, {{subst:CURRENTTIME}} (UTC),

битне саклау датасы һәм вакыты куелыр:

24 март 2023, 16:00 (UTC).

Шул ук вакытта моны кую: {{CURRENTDAY}} {{CURRENTMONTHNAMEGEN}} {{CURRENTYEAR}}, {{CURRENTTIME}} (UTC)

караган саен хәзерге вакытны күрсәтер:

24 июль 2024, 12:35 (UTC).

Ә киләсе код яңа катнашучыларны сәламлау өчен кулланыла: {{subst:рәхим ит}} ~~~~.

Төп исемнәр киңлегендәге мәкалә өчен кертеп калдыру кулланырга кирәк булса, бер бер артлы ике кушнокта куегыз. Болай дип язсак: {{subst::Бит}}

Бит битенең эчтәлеге текстка кертелер.

Кертеп калдыруга альтернатива

[вики-текстны үзгәртү]
  • {{калып исеме}} дип языгыз, аннары Махсус:Развёртка шаблонов битен кулланып, килеп чыккан нәтиҗәне күчереп алыгыз һәм баштагы {{калып исеме}} дигәнне шул нәтиҗә белән алыштырыгыз.
  • Шундый ук тәртиптә, чикләүләрен истә тотып, msgnw: кулланырга була (югарырак карагыз).

Кертеп калдыруны һәм парсер функцияләрен искәрмәләрдә куллану

[вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләрдә калыпларны кертеп калдыруны кулланмаска тырышыгыз (<ref></ref> теглары) яисә аларның дөрес эшләвен тикшерегез. MediaWikiдагы хата кайбер (ә бәлки барысын да) кертеп калдыруларны искәрмәләрдә җәелдерергә бирми. Бу проблеманы кичерү өчен {{#tag:}} парсер квазифункциясе ясалган; mw: Extension:Cite/Cite.php #Substitution and embedded parser functions(ингл.) битен карагыз. Мәсьәлән, {{subst:#tag:ref|{{subst:#time: j xg Y }}}} нәтиҗәдә [2] бирер.

Шул ук проблема һәм аны чишү парсер функцияләренә керә. Шул ук вакытта аларны <ref>тан турыдан туры чакырырга еш кирәк булмый.

Калыпка сылтамалар

[вики-текстны үзгәртү]

Әйтергә кирәк, битләр-калыпларга сылтамалар билгеләгәндә (мәсьәлән, [[Калып:калып исеме]]) калыпның параметрларын билгеләп булмый. Әмма кайбер очракларда бу файдалы булыр иде, мәсьәлән, зурайткан сурәткә сылтама алу өчен.

Калыплар булган битләр өчен үзгәртүләр тарихы

[вики-текстны үзгәртү]

Калыплар һәм/яки сурәтләр булган мәкаләләрнең моннан алдагы версияләрен караганда, һәрвакыт калыпларның һәм сурәтләрнең хәзерге версияләре кулланыла. Мәкаләләрнең моннан алдагы версияләренең тулы реконструкцияләрен (калыпларның һәм сурәтләрнең моннан алдагы версияләренә сылтамалар белән) алып булмый.

Шулай ук карагыз

[вики-текстны үзгәртү]

Калып:Метавики