Википедия:Консенсус

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Консенсус latin yazuında])
Кыска юнәлтү сылтамасы ВП:КС
ВП:КОНС

Консенсус (беркем каршы чыкмаган, барысын да минималь дәрәҗәдә канәгәтьләндергән уртак хәл):

Википедиядә консенсус бер тавыштан кабул итү дигән сүз түгел (бу идеаль нәтиҗә булса да, һәрвакыт ирешә алмаслык нәрсә); тавыш бирү нәтиҗәсе дә түгел. Карарлар барлык мөхәррирләр белдергән әһәммиятле мәсьәләләрне, шулай ук Википедия кулланмаларын күзгә алып кабул ителә.

Консенсуска ирешү[вики-текстны үзгәртү]

Гадәттә, консенсус - аерым мөхәррирләрнең үзгәртүләр кертүнең табигый нәтиҗәсе. Берсе биткә үзгәртүләр яки өстәмә материал кертү нәтиҗәсендә, аны укыган башка википедиячеләр битне булган хәлдә калдырырга яки үзгәртергә сайлый ала. Мөхәррирләр үзгәртүләр кертү аркылы килешүгә ирешә алмаган чакта, мәсәлә буенча консенсус тууы бәхәс битләрендәге аралашу аркылы дәвам итә.

Консенсус нәтиҗәсе булган карар барлык белдерелгән урынлы кайгы-комментарийларны искә алып кабул ителә. Идеаль очракта, консенсуска бернинди каршылык тудырмыйча ирешелә, ләкин гадәттә бу уртак хәлгә турыдан-туры килеп булмый. Шундый килешү ирешә алынмаган очракта, консенсус эзләү процессында тәкъдимне яклаганнарны югалтмыйча каршы чыгучыларга яраклаштыру алып барыла - нәтиҗәдә ирешә алырлык мөмкин кадәр киңрәк җәмәгатьнең килешүенә ирешелә.

Консенсуска бәхәс аркылы ирешү[вики-текстны үзгәртү]

Килешүгә үзгәртүләр кертү аркылы ирешелә алмаган очракта, консенсус булдыру процессы ачыграк күренә торган фазага чыга: мөхәррирләр бәхәс битендә секцияны ачып, туган низагны аралашу нәтиҗәсендә чишергә торышалар. Монда мөхәррирләр кагыйдә, чыганаклар һәм мантыйкка нигезләнгән дәлилләрне кулланып башкаларны күндерергә торышалар; алар шулай ук барлык борчылуларны канәгәтьләндерә алган альтернатив чишелешләрне яки компромиссларны тәкъдим итә алалар. Нәтиҗә беркемне дә тулысынча канәгәтьләндермәгән, әммә бар катнашучылар тарафыннан нигезле чишелеш буларак кабул ителгән килешү була ала. Консенсус - Википедиядә туктамаган бер процесс; еш "идеаль" версияны шунда ук булдыру өчен сугышу торышлыгына караганда - бит барыбер әкрен-әкрен үзгәрә барганын истә тотып - идеаль булмаган компромиссны кабул итү яхшырак чишелеш була. Гадәттә, озын мөддәтле караш алган мөхәррирләрнең мәкаләләрнең сыйфаты сугышучан мөхәррирләрнекеннән күпкә югарырак.

Консенсус эзләү[вики-текстны үзгәртү]

Бәхәс битләрендәге консенсус эзләү[вики-текстны үзгәртү]

Бәхәскә идарәчеләр яки барлык җәмгыятьнең керешүе[вики-текстны үзгәртү]

Кайбер очракларда, урын алган низаглар эчтәлек турында бәхәс булу урынына шәхси яки идеологик үлчәнештә ята ала. Шундый очраклар чишелеш табу өчен идарәчеләрнең яки барлык җәмгыятенең керешүе таләп итә ала. Sysops'лар эчтәлек турында карар чыгармас, әммә консенсус процессны урынсыз боза торган мөхәрриргә карата санкцияләр чыгару яки кагыйдәләргә игътибар итмәү нәтиҗәсендә бозыла торган тәртипне урынга китерү өчен керешә алалар. Кайвакыт бәхәс битендә идарәченең игътибары өчен сорау да җитә; гадәттә, sysops'лар күп санлы битләрне күзәтеп тора, һәм шундый язуны кем булса күреп, реакция итәчәгенең ихтималы югары. Шулай да, сугышучанлыгы тынычландырылмаган мөхәррирләр белән эш итү өчен танылган ресурслар гамәлдә:


Консенсусны билгеләү[вики-текстны үзгәртү]

Консенсус Википедия кагыйдәләре күзлегеннән караганда төрле тарафларның мәсьәләнең төрле якларына карата бирелгән аргументларның сыйфатына карап билгеләнә.

Консенсус дәрәҗәсе[вики-текстны үзгәртү]

Киң дәрәҗәдәге җәмгыять консенсусы берәр мизгелдә яки берәр җирдә саны чикле булган мөхәррирләр төркеме тарафыннан ирешелгән консенсустан өстен.

Башка төр мәкаләләргә карата, кагыйдәләр һәм киңәшләргә үзгәртүләр кертү өчен Википедиядә консенсус һәм катнашу стандартлары югарырак. Бу аларның нигез мәсләкләргә тугрылыклыгы һәм тотрыклылылыгы Википедия җәмгыяте өчен әһәммиятле булуы, үзләре исә ирешелгән консенсусның көзгесе булганлыгына бәйле. Нәтиҗәдә, аларга зур үзгәртүләр кертү алдыннан, бәхәсләшү мөмкинлеген булдыру өчен мөхәррирләр аларны башта бәхәс битләрендә тәкъдим итәләр. Бәхәс процедурасы уздырылмыйча кертелгән үзгәртү ныграк тәнкыйть стандартларына дүчар. Башкалар тарафыннан кертем ясарга чакырулар булган, әкрен һәм консерватив буларак әзерләнгән кагыйдәләргә үзгәртүләрне җәмгыять тарафыннан кабул ителү ихтималы югарырак.

Шулай ук карагыз[вики-текстны үзгәртү]