Википедия:Критикага җавап

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Критикага җавап latin yazuında])
Кыска юнәлтү сылтамасы ВП:Критика
Кыска юнәлтү сылтамасы ВП:Тәнкыйть

Монда Википедия карата критикага (тәнкыйтьләүгә) җаваплар китерелә. Барысы да диярлек Викимедиа Фондының башка сайтларына да кагыла.

Википедиянең җирле кагыйдәләрендә, техник нигезендә, катнашучылар җәмгыятендә кимчелекләрне җиңел табып була. Ләкин тулы җәмгыять һәм ачык белем чыганагын булдыру проекты әлегә үз максатына ирешә, һәм Википедия проектына барлык гаепле һөҗүмнәр кайбер оптимистлар күзлегеннән алдану яки игътибар бирергә кирәкмәгән вак-төяк кенә булып тора.

Википедиячеләргә Википедия кимчелекләре турында яңа сүзләр ишетү файдалы булыр. Гаризаларны фикер алышу битендә урнаштырырга мөмкин.

Эчтәлегенә карата[вики-текстны үзгәртү]

Тулылык[вики-текстны үзгәртү]

«Монда мөһим темалар турында тулы мәгълүмат юк.»

Бу куркыныч түгел. Бүгенгәчә кешелек үз тарихында беркайчан да теләсә нинди тема буенча тулы мәгълүмат бирүче универсаль белешмәлек булдыра алмады. Википедиянең теләсә нинди тема турында тулы белешмә бирү өчен шул үсеш дәрәҗәсенә ирешә алачак дип әйтү кыен. Әмма мондый максат ничек кенә авыр булмасын, төгәл, ирекле энциклопедия язу эшчәнлеге бер минутка да тынып тормый. Сез дә бу эшчәнлектә катнаша аласыз. Тормыш дәвам итә!

Википедия «көндәшләреннән» калыша[вики-текстны үзгәртү]

«Википедия, интернет челтәрендә (ә челтәрдә булмаса, китапханәдә) шундый ук иҗтимагый, тулырак һәм гадел чыганаклар күп булганга, кирәк түгел.»

  • «Интернет челтәрендә һәм китапханәләрдә мәгълүмат күбрәк.» Абсолют сан белән бу бәхәссез. Ләкин чынлыкта, кулланучы өчен "күбрәк" дигәне гадәттә "бер үк тырышлык куеп файда күберәк алу" дигәнне аңлата. Википедия иң уңайлы белешмә ресурсларның берсе булудан тыш, андагы күп мәкаләләр башка чыганакларга караганда күбрәк файдалы мәгълүмат бирә.
  • «Интернет һәм китапханәләрдә барысы да ачык һәм бушлай.» Мондый дәгъвачылар кайбер детальләрне оныталар. Беренчедән, алар интернетта мәгълүмат эзләүгә һәм реклама кебек мәгълүмати «шау-шу»га сарыф ителгән вакытны кадерләмиләр. Икенчедән, алар уку өчен генә мөмкинлекне күздә тота, ә күчереп алу, тапшыру һәм цитаталар китерү гадәттә авторлык хокукы белән чикләнә. Китапханәләрдә болар барысы да әле күбрәк дәрәҗәдә сизелә. Өстәвенә, транспортка утырмыйча җәяү барып җитә алырлык китапханә генә бушлай. Әгәр сезгә кирәкле мәгълүмат сезнең шәһәр яки авыл китапханәсендә булмаса, сезгә башка шәһәргә барырга яки китапханәара абонемент аша китапка заказ бирергә туры киләчәк, бу шулай ук акча таләп итә.
  • «Бу барлык сәбәпләр аркасында Википедия кирәк түгел.» Бу ялган дәлилләр дөрес булса да, Википедия барыбер кирәксез дигән нәтиҗәгә килмәс идек. Википедия - иң уңайлы энциклопедик ресурсларның берсе. Ул объективлыкны бозуда кызыксынган затларның яки оешмаларның акчасына карап тормый. Анда тагын шулай ук тиз һәм җиңел кайдадыр табып булырлык бик күп мәгълүмат бар. Моннан тыш, Википедия авторлар һәм укучылар белән аралашу мохитен бирә, бу аны энциклопедияләр арасында уникаль итә.
  • Шуны да онытмаска кирәк: берәр тема буенча мәгълүмат бер телдә генә булырга мөмкин. Википедиядә төрле бүлекләрдән мәкаләләр тәрҗемәләре бик популяр, һәм моны еш кына профессиональ тәрҗемәчеләр дә эшли. Бу аеруча аз сөйләшүче телләр өчен уңайлы, аларның кайберләрендә универсаль энциклопедияләре булмаска да мөмкин. Шуңа Күрә Википедия мәгълүматны башка чыганаклардан гына түгел, ә аны төрле тел аудиторияләре өчен дә аңлата.

Профессиональ һәм рәсми булмау[вики-текстны үзгәртү]

«Википедия җитди, рәсми чыганак була алмый, чөнки аны профессионаллар язмый.»

Төрле «җитди һәм абруйлы чыганаклар» һәм башка априор фикер йөртүчеләр Википедияне мондый сүзләр белән кимсетергә тырышалар. Тик шундый ук түләүле басмаларның сыйфаты, актуальлеге яки белешмәләр күләме буенча Википедиядән артмавы ачыклана.

Әгәр дә «җитди», «рәсми» һәм «абруйлы» шәхси бәяләү генә булса, мондый тәнкыйтькә каршы килү була алмый. Җитди, рәсми чыганаклардан файдаланыгыз. Әгәр дә бу сүзләр ышанычлылык дигәнне аңлата икән, аңа җавап шундый: Википедиядә мәгълүматларның тулы булмавы, дөрес булмавы һәм икейөзлелеге бик тиз ачыклана, шуннан соң мәкаләләрдә тиешле язмалар урнаштырыла. Шул ук вакытта күп кенә авторлар мәкаләләрнең «абруйлы» чыганакларга туры килүен тикшерә. Моннан тыш, универсаль ачыклык Википедияне кайбер җитди һәм рәсми гражданнарның энциклопедик басмада идеологияне этәрү омтылышларыннан яклый.

Икенчедән, беренчел чыганак буларак Википедиянең ышанычлылыгы турында барысы да гади: чын энциклопедия буларак, Википедия төп чыганак түгел, аны абруйлы дип санарга ярамый. Монда «өченче заттан» мәгълүматлар гына җыела һәм оригиналь тикшеренүләр үткәрергә ярамый. Мәгълүмат чыганаклары монда күрсәтелә — менә аларга ниндидер дәлилләр буларак сылтама ясарга кирәк тә.

Авторларның профессиональлеге турында. Бу тема өлкәсендә профессиональлек яки мәкалә язуда профессиональлек дигәнне аңлатамы? Соңгысы булса, каршы килергә мөмкин, чөнки Википедиядә мәкаләләрне күп кенә кешеләр укый һәм редакцияли. Хата ачыклангач, укучы аны җиңел генә төзәтә ала. Бу яхшы эшли. Гомумән, типография кагыйдәләрен үтәгән мәкаләләр «җитди» басма өчен яраклы. Хәтта Википедиядә редакция эшенең сыйфаты һәм җентеклеге профессионалларга караганда югарырак дип бәхәсләшергә мөмкин.

Әгәр дә авторның берәр предмет белгече буларак җәмәгатьчелек алдында танылуы һәм озак вакыт дәвамында профессиональ эшчәнлеге — профессионализм дип алына икән, күрәсең, Википедия авторларының күбесе профессионал түгелләр. Ләкин традицион энциклопедик басмалар да киресе белән мактана алмый. Моннан тыш, авторларның профессиональсезлеге дә таләп ителми: Википедиядә әйтелгәнчә, барлык дәгъвалар тикшерелгән һәм ышанычлы чыганакларга нигезләнергә тиеш, ә нейтраль караш кагыйдәсе тасвирланган темага фикерләрнең һәм карашларның бөтен спектрын яктыртырга тиеш. Әгәр дә берәр автор оригиналь материалны дөрес аңламаган һәм аны Википедиядә ялган аңлаткан булса, башка профессионал булмаган, ләкин теманы белгән автор, мөгаен, хатаны күрер һәм аны төзәтер, гәрчә башкаларны ул хак, ә көндәше дөрес түгел дип ышандыру аңа җиңел булмас. Википедиядә профессионаллар да катнашалар һәм җирле җәмгыять тарафыннан хупланалар.

Мәкаләләрне бозу турында[вики-текстны үзгәртү]

«Википедиягә теләсә кем килә ала, ә мин моны соңыннан укый аламмы?!»

Диварлардан һәм коймалардан аермалы буларак, вики эчтәлеген алдагы версиясенә кайтару җиңел. «Вики» технологиясе әлеге мәгълүматлар җыентыгының гомуми үсеш юнәлешләре билгеләнгән һәм үтәлгән арада, барлык тайпылышлар, хәтта зарарлы катнашучыларның сан ягыннан өстенлеге булган очракта да, бетерелә. Кешенең мәкаләне күпме вандаллаштыруына карамастан, аларның бөтен тискәре өлеше шунда ук диярлек юкка чыгарылачак, ә кагыйдә бозучыларга блоклаулар салыначак. Моннан тыш, Википедия администраторлары бер урыннан эшләүче намуссыз редакторлар төркеменнән саклау өчен IP-диапазон блокларын кулланалар. Нәтиҗәдә, файдалы катнашучылар саны гына әһәмияткә ия, чөнки аларның өлеше туплана һәм зарарлы йогынтыдан даими чистартыла. Әгәр дә төзәтмәләр вандал гына түгел, ә мыскыллаулар да булса, Википедия администраторлары вандал төзәтмәләрне яшерү механизмын кулланалар, нәтиҗәдә, бу төзәтмәләр хәтта бит тарихын караган кешеләргә дә күренмәячәк.

«Ә бит теләсә кайсы интернет кулланучы Википедиядә барлык мәкаләләрне дә бозачак программа эшли ала!»

Википедия вандализмга каршы зур тәҗрибәсе булган зур һәм көчле, шул исәптән массакүләм проект. Мәсәлән, Википедиядә яңа катнашучылар тарафыннан битләрне артык яки вандалларча редакцияләгәндә, редакцияләү фильтрлары бар. Ләкин ботовандал редакция фильтрларын узып китә алса да, зур тел бүлекләре өчен мондый рейдлар куркыныч түгел. Татарча Википедиядә биш администратор һәм дистәләгән бик актив катнашучы булуын исәпкә алсак, мондый ботовандализм беренче минутта ук сизелер һәм һөҗүм итүче блокланып һәм шул ук массакүләм кире кагу белән җиңел нейтральләштерелер. Мондый очраклар Википедиянең татар телле бүлегендә булганы бар, һәм чишелделәр. Википедиянең аз санлы актив редакторлары булган бүлекләрендә массакүләм вандализм омтылышларына тиз арада чик кую өчен кече вики-проектларны контрольдә тоту командасы төзелгән.

Түбән сыйфат турында[вики-текстны үзгәртү]

«Бу мәкалә фактик/сөйләм хаталары белән тулы. Стиль/эзлеклелек дөрес түгел. Рәсемнәр/чыганаклар бирелми. Һәм мондый мәкаләләр сездә бик күп, хәтта төп энциклопедик темалар буенча да очрый.»

Кызганычка каршы, күп кенә мәкаләләр чыннан да начар. Шулай да без «Википедия» проекты өметсез түгел дип саныйбыз, чөнки мәкаләләр көн саен тулылана һәм яхшыра, яңа энтузиаст авторлар килә. Безнең редактор политикасы акрынлап үзгәрешләр аша мәкаләләрнең сыйфатын күтәрүне тәэмин итә.

Ахыр чиктә, нейтраль белемнәрнең күләме һәм темасы буенча чикләнмәгән җыентык булдыру — бик зур эш. Хәтта зур дәүләт ведомстволары яки америка миллиардер банкирлары хуплаган «Википедиянең көндәшләре» дә, билгеле булганча, бу бурычны хәл итә алмаган.

«Төрле шикле шәхесләр Википедиягә килә һәм дөрес булмаган мәгълүмат урнаштыра.»

Википедия мәкаләнең авторлар составы белән танышу өчен барлык техник чараларны бирә. Өч секунд — һәм сез мәкаләне булдыру вакытын, соңгы төзәтү вакытын, язу тарихын һәм төзәтүләргә каршы көрәшне беләсез; сез авторлар турында шәхси битләре аша, аларның башка Википедия мәкаләләренә керткән өлешләре, алар турында башка кулланучыларның фикерләрне белә аласыз, күргәнегезчә, Википедия үзенең «җитди» көндәшләреннән бу яктан ачыклык ягына аерылып тора.

Энциклопедия ясаганда ни өчен үзешчәннәр кирәк[вики-текстны үзгәртү]

«Энциклопедия ясаганда ни өчен үзешчәннәр кирәк булсын? Моның өчен галимнәр кирәк!»

Беренчедән, галим булган авторлардан тыш, теләсә нинди энциклопедиягә:

редакторлар, рәссам, фотографлар, заманча энциклопедия белгечләре: дикторлар, рәссам-аниматорлар, тәрҗемәчеләр, веб-дизайнерлар, веб-программистлар; кәгазьнең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерүче рецензия галимнәре; чынлык һәм туры килү сылтамаларны тикшерүче нәзберек укучылар; статьяны гаделлек өчен тикшерүче судьялар; кулланучының фикерен күрсәтүче тәнкыйтьчеләр; йөз катнашучының уртак хезмәтен координацияләүче оештыручылар да кирәк.

Энтузиастлар җәмгыяте моны эшли, алар арасында тиешле осталар да җитәрлек.

Икенчедән, үзешчәннәр галимнәр тапмаган яңа белемнәргә ия: гаммәви мәгълүмат, академик булмаган чыганаклардан агымдагы мәгълүмат туплап, алар Википедиягә иң актуаль һәм тулы мәгълүмат чыганагы булырга ярдәм итә. Википедия өчен икесе дә мөһим: үз белгечлеге буенча фәнни мәкаләләр язучы галим дә, махсус белем кирәк булмаган детальләрне тасвирлаучы җанлы үзешчән.

Капма-каршы карашлы галимнәргә нишләргә?[вики-текстны үзгәртү]

«Галимнәр арасында үзенчәлекле карашлылар бар. Әгәр дә үзешчән минем мәкаләмне төзәтмәсә дә, бөтенләй капма-каршы карашлы бүтән кеше мәкаләне яңадан язарга мөмкин.»

Википедия нинди карашның дөрес булуын хәл итми. Без нейтраль караш политикасын тотабыз. Бәхәсле сораулар конкрет күрсәтелергә тиеш һәм һәр мөһим дәлил искә алына. Каршы карашлар вәкилләре ике якны да канәгатьләндерә торган компромисс чишелеш табарга тиеш. Беркемнең дә фикере өстен хокукка ия түгел. Бәхәс ахырында бүтән энциклопедияләргә караганда проблеманың асылын тулысынча чагылдырган мәкалә язылырга мөмкин. Википедиядә дә төрле фәнни, политик, дини һәм иҗтимагый фикер вәкилләре арасында фикер алышу процессында барлыкка килгән бик яхшы мәкаләләр бар.

Намуссыз реклама турында[вики-текстны үзгәртү]

«Кайбер товар җитештерүчеләр яки аларга хезмәт күрсәтүчеләр яңа мәкалә яза ала яки продуктларын мактау өчен булганны үзгәртә ала.»

Әйе, бу инде булган хәл. Бу күбесенчә өч төрле булырга мөмкин:

  • компаниянең сайтларына сылтамалар өстәү;
  • мәкаләне реклама өчен яңадан язу;
  • үз компаниясен мактый торган мәкаләләр язу. (Тәнкыйть булмаганда моны эшләп буламы?!)

Беренче һәм икенче төрләр саф вандализм буларак карала һәм мәкаләләр иске версиягә кире кайтарыла. Күпчелек википедистлар спамны хупламыйлар һәм аңа бик катгый карыйлар. Өченче төр гадәттә мәкаләне нейтраль күренешкә китереп төзәтелә.

Сан сыйфат түгел[вики-текстны үзгәртү]

«Сезнең күп җавапларыгызда вебсайт үсә барган саен, аның сыйфаты да яхшыра дигән сүзләр ишетелә. Ләкин сан һәрвакыт сыйфат тудырмый. Бәлки, киресенчә, начарлану бара, чөнки сайт зурая?»

Бу сүзләр классик энциклопедияләргә кагыла, аларның ресурслары чикле булу сәбәпле, алар кыска мәкаләләр ясап яисә озын һәм җентекле мәкаләләргә басым ясарга мөмкин, бу очракта аларның саны шактый аз булачак. Классик энциклопедияләрдән аермалы буларак, анда бастырылганнан соң бернәрсә дә төзәтелә алмый, Википедия даими рәвештә үсә, өстәвенә, яңа мәгълүматлар искесен алыштырмый, ә бәлки тулыландырыла гына. Шул рәвешле, булган мәкаләләр вакыт узу белән зурлыкта арта яки әһәмиятсез дип танылса бетерелә. Википедиядә кәгазь энциклопедияләргә хас чикләүләр булмау сәбәпле, бу гамәлдәге мәкаләләрне кыскартырга яки урын җитмәү сәбәпле, алардан баш тартырга туры килмәячәк дигән сүз. Нәтиҗәдә, вакыт узу белән Википедия сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да үсә.

Сүз иреге[вики-текстны үзгәртү]

«Википедиядә сүз иреге кысыла!»

Википедиядә ул кысылмый: монда ул юк. Википедиянең кагыйдәләре һәм максатлары сүз иреге принципларына каршы килә, авторларга теләсә нинди энциклопедик әһәмиятле күренешләрне бертигез, шәхси бәяләүләрсез, абруйлы чыганакларга һәм фәнни телгә сылтамалар белән тасвирлау мөмкинлеген калдыра.

«Википедия — ирекле энциклопедия» дию аның барлык материаллары ирекле программа идеяләрен үстерү идеясе булган мәгълүмат иреге принципларында һәм ирекле лицензияләр буенча таратылуын аңлата.

Авторитаризм[вики-текстны үзгәртү]

«Авторитар администраторлар Википедиядә хакимиятне яулап алганнар һәм мәкаләләрне рәхимсез рәвештә бетерәләр/бозалар!...яратмаган катнашучыларны блоклыйлар!»

Татар Википедиясе исән, 501 141 мәкалә туплады һәм явыз администраторларның ихтыярына карамастан һәм Википедия идарәчеләре билгеләгән тыю системасының артык үсүе турында борчылуларга карамастан үсүен дәвам итә. Әгәр дә Сез Википедия кагыйдәләре һәм максатлары белән җентекләп танышып, администраторларны берәр нәрсәдә гаепле итеп күрсәгез, бу турыда башка катнашучылар яки Википедиянең югары җитәкчелеге белән сөйләшү мәгънәле. Сез хәтта җәмгыятьнең үзендә дә шундый ук кешеләрне таба аласыз.

Ләкин уйлап карагыз: энциклопедик мәкаләләр язуда башка катнашучылар һәм администраторлар сезгә нык комачаулыйлар? Әгәр сез бер айга блоклансагыз, әйтик, сез бу айда энциклопедик мәкалә яза, аны Википедия форматына туры килү өчен тикшерә, аннары Википедиядә бастыра аласыз. Әгәр шуннан соң да мәкалә кабул ителмәсә, зинһар, бу вакыйганы барлык Википедия әгъзаларына һәм Викимедиа Фонды администрациясенә белдерегез.

Моннан тыш, теләсә кайсы җәмгыять үсеш ала һәм алга бара икәнен онытмагыз. Википедия җәмгыяте гел яхшыру юлларын эзли, шуңа күрә киләчәктә бу проблема чишелергә мөмкин, барлык яклар да канәгать калачак.

Тышкы контроль[вики-текстны үзгәртү]

«Википедиягә ышанып булмый, чөнки ул мөстәкыйль түгел һәм Вашингтоннан күрсәтмә буенча эшли.»

Википедиянең Көнбатыш, Америка Хөкүмәте, CIA,, яһүдләр, масоннар, финанс олигархиясе, либераллар, РПЦ, ЛГБТ һәм тагын бик күпләр тарафыннан идарә ителүе күптән дөрес дип әйтелде билгеләнде. Җитмәсә барысы да бер үк вакытта аның белән идарә итә!

Чынлыкта, Википедия теләсә нинди партия, дәүләт яки коммерция структурасы түгел, ә волонтерлар төркеме тарафыннан оештырылган. Википедия җәмгыяте үз-үзен оештыра һәм һәрвакыт аңа тыштан басым ясаучылардан котылырга тырыша. Википедия җәмгыятенә даими рәвештә кемдер килә һәм кемдер аннан китә, кагыйдәләр әкренләп төзәтелә, төп принциплар гына үзгәрми. Википедия язган кешеләр тормыш турында төрле сәяси карашта торалар. Википедия редакторлары бер урында яшәмиләр, алар бөтен дөньяга таралганнар. Шуңа күрә аларның барысын да бер табын артына утырту һәм билгеле бер идеологик позициягә ияртү мөмкин түгел. Табигый, нейтральлеккә зыян китерергә теләгән кешеләр һәрвакыт булган һәм булачак. Ләкин эш шунда ки, моны эшләргә теләгән һәр активист, һичшиксез, администраторның гына түгел, ә каршы карашлы активистның реакциясе белән очрашачак. Фикерләр артык күп, һәм аларның берсен дә этәрергә тырышуга төрле позицияле кешеләр каршы торачак. Бу Википедиянең көчле ягы, чөнки ул мәгълүматны төрле яктан тикшерергә мөмкинлек бирә. Ә Википедия чынлыкта системалы тайпылышларга дучар була, чөнки анда катнашучылар составы демографик яктан да, һөнәри яктан да, сәяси яктан да, милли күзлектән дә баланслана алмый, бу теге яки бу темаларны яктыртуда һәм мәкаләләрдә объективлык күрсәтүдә билгеле бер тигезсезлеккә китерә. Мөгаен, мәкаләләр хәзерге вакытта доминант сәяси, фәлсәфи, икътисадый һ.б. теорияләр белән язылыр. Гаммәви мәгълүмат чараларында киң яктыртылган көнүзәк темалар буенча мәкаләләр, гадәттә, бездән вакыт узу белән ераклаштырылган темаларга караганда күпкә җентеклерәктер. Ләкин болар барысы да кемнеңдер явыз ниятләре түгел, ә википедиядәге мәкаләләрне чын кешеләр язуы нәтиҗәсе.

Шәхси конфликтлар[вики-текстны үзгәртү]

«Мине/дустымны рәнҗеттеләр!»

Бу дөньяда бик күп камилсезлек һәм дофалар бар, һәм интернет челтәр соңгысына бик күп ирек бирә. Әгәр сезне рәнҗетсәләр, башта тынычлану яхшырак. Үч алу Википедиядән читтә генә башкарылырга мөмкин: шәхси хат алышу, суд процессы һ.б. аша, сезгә авыр булмаса, бөтен җәмгыятькә бу турыда хәбәр итегез: Википедия турында сөйләшү битләре Википедияне яхшырту буенча уртак эш турында сөйләшү өчен генә кирәк, һәм без аларны башка яктан кулланучыларны тыярга тырышабыз.

Үзгәртүләрдән саклау[вики-текстны үзгәртү]

«Кайбер битләр үзгәртүдән сакланган. Әйе, сез төп «кем тели — шул редакцияли!» принцибыгыздан читләшәсез.»

Битне редакцияләүне чикләү Википедиянең максаты түгел, ә вандализмнан, үзгәртү сугышларыннан һәм башка проблемалардан саклану механизмы гына. Мәсәлән, популяр тема мәкаләсе вандалларның еш һөҗүменә дучар булырга мөмкин. Вандал редакцияләрен даими кире кагуга җәмгыять ресурсларын сарыф итмәс өчен, алар үз тәҗрибәләрен һәм кагыйдәләр белән танышуларын раслый алмасалар, мәкаләдә катнашучылар редакцияләүгә тыю кертелә. Моннан тыш, мәкаләдә ике һәм күбрәк катнашучы арасында үзгәртү сугышы булырга мөмкин. Бу очракта мәкаләне үзгәртү администраторлардан кала барлык катнашучыларга тыела һәм консенсус эзләү процедурасы башлана. Шулай ук критик (аеруча зәгыйфь) калыплар һәм модульләр үзгәртүләрдән автоматик рәвештә саклана.

Әгәр дә сез берәр битне сәбәпсез ябык дип саныйсыз икән, бәхәс битендә яки администраторларга мөрәҗәгать итегез.