Википедия:Кыска мәкаләләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кыска мәкаләләр latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Фикер алышу[вики-текстны үзгәртү]

  • Бу тема буенча язар алдыннан «Теория разбитых окон» мәкаләсен тулысынча укырга киңәш итәм. Ничек тә язарга яраса - димәк начар булачак. Берәр әйбер начар булса, алга таба тагын да начараячак. Начар булудан - булмау күпкә яхшырак. Бетерергә кирәк, ләкин мәкалә төпчекләренең яхшы яклары да бар. Аларны бетермәскә. Кыскалык критерийлары идарәчеләрнең башында булырга тиеш дип уйлыйм. Сүз санына, күләменә карарга ярамый, чөнки монда кешеләр эшли, роботлар түгел. --Zahidulla 11 авг 2011, 08:06 (UTC)
    Ләкин катгый күрсәткечләр булмаса, идарәчеләрне "беспредел"да гаепләүдә тагын да артачак.--Рашат Якуп 16 авг 2011, 20:43 (UTC)
    Әйе, күрсәткечләр булырга тиеш. Татар Википедиясенең идарәчеләре инде болай да "тираннар" буларак билгеле =((( ~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 17 авг 2011, 05:18 (UTC)
    Тәкъдимнәрегез? --Zahidulla 17 авг 2011, 05:48 (UTC)
  • Безгә энциклопедик мәкалә яки википедия мәкаләсе нәрсә ул соравына җавап бирергә кирәк яки аңа карата таләпләр билгеләргә. Нәрсә туры килми - шуларны бетерергә. --Zahidulla 12 авг 2011, 04:49 (UTC)

Википедия мәкаләсенә таләпләр[вики-текстны үзгәртү]

  • Мәкалә фәнни стильдә язылган булырга тиеш. --Zahidulla 12 авг 2011, 04:49 (UTC)
  • Мәкалә нейтраль булырга тиеш. --Zahidulla 12 авг 2011, 04:49 (UTC)
  • Мәкалә нәрсә ул (яки кем ул) соравына җавап бирергә тиеш. --Zahidulla 12 авг 2011, 04:49 (UTC)
  • Мәкалә эчендә бер булса да эчке сылтама булырга тиеш. --Zahidulla 12 авг 2011, 04:49 (UTC)
  • Мәкаләдә Википедиянең башка кагыйдәләре бозылмаска тиеш (мәсәлән ВП:Минималь күләм). --Zahidulla 12 авг 2011, 04:49 (UTC)
  • Мәкалә әдәби татар телендә язылган булырга тиеш. --Zahidulla 12 авг 2011, 04:55 (UTC)
  • Мәкалә язылган булырга тиеш!  — Әлеге реплика 77.222.61.212 (б · к) тарафыннан язылды
    Әлбәттә, бу беренче чиратта. № 1 :-) --Zahidulla 15 авг 2011, 12:58 (UTC)