Эчтәлеккә күчү

Википедия:Кыю булыгыз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кыю булыгыз latin yazuında])

Без барысының да кыюлык күрсәтүләрен һәм Википедияне иң яхшы энциклопедия итәргә ярдәм итүләрен телибез. Сез ничә тапкыр нәрсәдер укыгач, ни өчен бу биттә дөрес язу, дөрес грамматика яки яхшырак бизәлеш юк дип уйландыгыз? Бу турыда уйлап, сөйләп кенә калмагыз, үзегез төзәтегез. Проблема турында язу өчен киткән вакыт эчендә сез энциклопедияне яхшырта алыр идегез. Википедия сезгә мәкаләләрнең яңасын өстәргә һәм төзәтергә генә рөхсәт итми: ул Сезнең моны эшләвегезне тели.

Әгәр кемдер түбән сыйфатлы мәкалә язган икән, сезнең төзәтмәгез кемгәдер ошамаска мөмкин дип борчылмагыз. Төзәтегез, тулыландырыгыз һәм мәкалә төпчеген үрнәк мәкаләгә әйләндерегез. Википедиянең асылы шундый. Әгәр дә сезнең кыю төзәтмәләрегез гамәлдән чыгарылса, борчылмагыз. Әлбәттә, башка катнашучылар сез язганны төзәтәчәкләр. Моны үз исәбегезгә алмагыз! Алар, безнең барыбыз кебек үк, Википедияне мөмкин кадәр яхшы энциклопедия итәргә телиләр.

Моннан тыш, фикер алышу битендә конфликт күргәндә, «сүзсез тамашачы» гына булмагыз; кыюлык күрсәтегез һәм үз фикерегезне әйтегез; фикер алышу һәм үзгәртүләр кертүнең рәсми сәясәтен дә тулырак укыгыз! Википедиянең кайбер мәкаләләрендә сезнең кыю төзәтүегезгә тиз генә җавап бирмәскә мөмкиннәр. Бу турыда болай уйлагыз: әгәр дә Сез үзегезнең төзәтмәләрегезнең берсен дә вакыт-вакыт гамәлдән чыгармавыгызны күрсәгез, бәлки, сез җитәрлек дәрәҗәдә кыю түгелсездер.

Википедия җәмәгатьчелеге үз катнашучыларын хуплый, оялмаска һәм кыю рәвештә мәкаләләрне төзәтергә, тулыландырырга мөмкинлек бирә. Катнашучылар хаталарны төзәткәндә, грамматика, орфография һәм стиль белән идарә иткәндә, мәкаләләрне яңа фактлар һәм фотографияләр белән тулыландырганда, Википедия тизрәк үсә.