Википедия:Күчерү/Архив/1

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күчерү/Архив/1 latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Әлеге бит мәкалә исемнәрен күчерүнең архивы гына, төп бите - Википедия:Күчерү.

Эчтәлек

Җидегән йолдызҖидегән йолдызлыгы[вики-текстны үзгәртү]

Ерней сүзләре буенча: Йолдыз сүзе йолдызлык мәгънәсендә — искергән сүз / гади сөйләм сүзе.

Русиядә гражданнар сугышыРусия ватандашлар сугышы[вики-текстны үзгәртү]

Татар теле нормаларына ятышлырак.--Рашат Якуп 21 гый 2012, 13:47 (UTC)

Күчерелде.--Рашат Якуп 22 гый 2012, 20:46 (UTC)

Полюс аша магистраль[вики-текстны үзгәртү]

рус. Трансполярная магистраль полюс аша узмый, ул бары тик Төньяк поляр түгәрәк эчендә урнашкан. Шуңа күрә аны "Полюс (котып) аша магистраль" дип атау дөрес түгел, минемчә. Тәкъдимем: Трансполяр магистраль. --Timming 23 гый 2012, 19:02 (UTC)

Мин дә шулай уйлыйм. --46.147.123.109 24 гый 2012, 05:55 (UTC)
Полярның тәржемәсе котып,ә полюсныкы полюс була инде,белгечләр-котып балкышы-полярное сияние!
«Транскотып магистраль» — матур яңгырамый. --46.147.80.197 25 гый 2012, 04:49 (UTC)
Яңгырашка карап кына сүзләрне язмыйлардыр инде,татарча тәрҗемәсе булгач, нишләп татарчасын кулланмаска? Дерьмо художника да матур яңгырамый ләкин аны итальянча Merda d'artista дип калдырмаганнар бит=)--igabidullin 25 гый 2012, 06:40 (UTC)

Тәртип (биология)Отряд (биология)[вики-текстны үзгәртү]

Татарча биологияда тәртип таксоны юк, отряд кулланыла!

ЯлкынЯлкын (Алексеевск районы)[вики-текстны үзгәртү]

Идарәчеләргә: күчерергә һәм юнәлтү калдырмаска кирәк.

Башкарылды. --Derslek 5 фев 2012, 16:37 (UTC)

Ханты-Мансийск — Югра автономияле округыХанты-Манси — Югра автономияле округы[вики-текстны үзгәртү]

Мин дә Ханты-Манси вариантыны хуплыйм. Ул дөреслерәк, округның исеме ханты һәм манси халыклары исеменнән, шәһәр исеменнән түгел. --Ерней 8 фев 2012, 18:10 (UTC)

Күчерелде.--Рашат Якуп 9 фев 2012, 10:15 (UTC)
Беләсезме, ә Ханты сүзе ул Хантлар бит була. Шулай булгач, татарчада Ханты кулланырга ярамый. Хант-Манси — Югра автономияле округы атарга кирәк. --Ерней 23 фев 2012, 04:25 (UTC)

Урыс латиницасыРус латиницасы[вики-текстны үзгәртү]

--Ерней 11 фев 2012, 19:15 (UTC)

Күчерелде.--Рашат Якуп (обсуждение) 31 мар 2012, 18:31 (UTC)

Ырынбур губернасыОренбург губернасы[вики-текстны үзгәртү]

Татарча Ырынбур булганда нигә Оренбургны кулланырга?--igabidullin 18 фев 2012, 19:39 (UTC)

Татарча Оренбург була, чөнки бу татар сүзе түгел, алынма сүз. Ничек чит телдә (русча) булса, шулай ук татар телендә була. Ырынбур ул гади сөйләм сүзе, аны энциклопедиядә кулланырга ярамый. --Ерней 19 фев 2012, 06:12 (UTC)
Pictogram voting oppose.svg Каршы. Сөйләмдә генә түгел, әдәбиятта һәм матбугатта да Ырынбур һәм Ырымбур формалары активрак йөри. --Derslek 19 фев 2012, 12:16 (UTC)
Pictogram voting support.svg Риза, Оренбург атамасы дөресрәк һәм рәсми булып тора. Ләкин Оренбургта татарлар үзләре Ырынбур атамасын кулланалар икән (андагы дустым хәбәр итте).... Нишлибез? --~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 19 фев 2012, 12:55 (UTC)
Pictogram voting oppose.svg Каршы. Сөйләмдә генә түгел, әдәбиятта һәм матбугатта да Ырынбур һәм Ырымбур формалары активрак йөри.--igabidullin 19 фев 2012, 15:29 (UTC)

Вятка губернасыНократ губернасы[вики-текстны үзгәртү]

--Derslek 20 фев 2012, 16:23 (UTC)

Pictogram voting oppose.svg Каршы.Противъ. Губерния названа в честь города Вятка, а не реки Вятка. --178.63.97.34

Pictogram voting support.svg Риза. Губерна дөрестән дә Вятка шәһәре исеменнән аталган, ә шәһәр елга исеменнән. Шулай булгач, губерна да, шәһәр да Нократ була (елгага кайтып калып).--igabidullin
Күчерелде.--Рашат Якуп (обсуждение) 31 мар 2012, 18:31 (UTC)

СүрияСурия[вики-текстны үзгәртү]

гарәп. سورياсурия.

Хәлеб — Суриядә бер шәһәр исеме. Фәйзе хак һәр мәкянә гам шарт имәс Бәгдад, Хәлеб. (Акменла). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. --Ерней (обсуждение) 3 мар 2012, 21:04 (UTC)

Сурия - татарча чыганаклар күренми. Сүрия - татарча чыганаклар шактый күп.--Рашат Якуп (обсуждение) 31 мар 2012, 18:31 (UTC)
Мин риза. --Ерней (обсуждение) 1 апр 2012, 17:41 (UTC)

БагдадБәгдад[вики-текстны үзгәртү]

гарәп. بغدادбәгдад.

Хәлеб — Суриядә бер шәһәр исеме. Фәйзе хак һәр мәкянә гам шарт имәс Бәгдад, Хәлеб. (Акменла). --Ерней (обсуждение) 3 мар 2012, 21:04 (UTC)

ПлатонӘфләтүн, Эре мөгезле терлекМөгезле эре терлек,[вики-текстны үзгәртү]

(обсуждение) 31 мар 2012, 09:33 (UTC)

Ни өчен АтаӘти, АнаӘни итеп үзгәртелде?[вики-текстны үзгәртү]

Ата белән әти, әни белән ана бер үк зат түгелме? Бөек АНА сүзен самка итеп тәрҗемәләргә ни хакыбыз бар безнең? --Derslek (обсуждение) 1 апр 2012, 15:49 (UTC) Сүзлектән укыйм: самец - иргәк, иркәк, иркәч; ата хайван(!) (кош, балык). самка - теше, инә, инәк, ана хайван(!)(кош, балык)

23 апрель[вики-текстны үзгәртү]

Кулланучы Ерней тәкъдим итте:

Минемчә, соңгы тәкъдим игътибарга лаек. Башкалары шиклерәк, чөнки җирле материалга таянмый.--Derslek (обсуждение) 23 апр 2012, 16:26 (UTC)

Сез жибәргән сылтамада Тенеш диелгән ие, Тиниш түгел. Ә калганнарын күчереп була. Тик Төмән б/н Темниковка килгәндә, темников сөйләше диләр бит, төмән түгел.Ilnur efende (обсуждение) 23 апр 2012, 18:17 (UTC)
Төмән әйтелеше дөресрәк, аерым мәкалә язылган очракта да Төмән исеме бирелергә тиеш, Темников түгел. Ләкин Себердә дә Төмән шәһәре, районы бар. Хәзер ике райондагы һәрбер авылны аерыр өчен кайсы Төмән икәнен яза башласак, исемнәре артык озынга китә. Минемчә Бортас (Мордовия) калдыру яхшырактыр. Сухов, Тенеш, Енакай, Яңгураз - алар һәммәсе антропонимнар. Димәк, татарлар йөртә торган исем-фамилияләр. Мәсәлән 7-томлык «Татар тарихын» үз акчасына чыгаручы - питердан Сухов Шәрифҗан. --Derslek (обсуждение) 23 апр 2012, 18:38 (UTC)
Мин Янгураз тәкъдим иттем, чөнки Янгуразов фамилиясе бар. Алар шушы авылдан чыктылар. Татарларда Енакай, Енгураз булмый, Янакай (Җанакай), Янгураз була. --Ерней (обсуждение) 30 апр 2012, 09:23 (UTC)

Милади тәкъвимеМилади тәкъвим[вики-текстны үзгәртү]

Милад — христиан эрасы. Милади — миладка караган, миладка бәйләнешле. Шуңа күрә Милади тәкъвим яки Милади ел исәбе булырга тиеш. --Ерней (обсуждение) 30 апр 2012, 09:23 (UTC)

  • Yes check.svg Эшләнде

НогайларНугайлар[вики-текстны үзгәртү]

Сүзлектә: нугай 1) а) ногаец || ногайский б) разг. ногайцы, ногайский народ 2) диал. татарин || татарский. --Ерней (обсуждение) 1 май 2012, 05:25 (UTC)

  • Yes check.svg Эшләнде

Эрзә халкыЭрзя[вики-текстны үзгәртү]

Эрзя һәм тик берлек санында була.. --Ерней (обсуждение) 16 май 2012, 18:05 (UTC)

ЧирмешләрМарилар[вики-текстны үзгәртү]

Чирмешләр — ул искергән сүз, черемисы. Заманча — марилар, марийцы. --Ерней (обсуждение) 16 май 2012, 18:05 (UTC)

Pictogram voting oppose.svg Каршы:

  1. an:Cheremises (Арагон)
  2. crh:Çirmişler (Кырым татарлары)
  3. cv:Çармăссем (чуашлар)
  4. hr:Čeremisi (Хорватия)
  5. tr:Çirmişler (төрекләр)

үз чиратында:

Pictogram voting oppose.svg Каршы--Марилар заманча сүз түгел ул, ә рус теле аша кергән сүз.--Ilnur efende (обсуждение) 17 май 2012, 09:14 (UTC)

MordwalarMordva[вики-текстны үзгәртү]

Тик берлек санында була. --Ерней (обсуждение) 16 май 2012, 18:05 (UTC)

  • Yes check.svg Эшләнде
Нәрсә эшләнде? Мордвалар сүзе юк! --Ерней (обсуждение) 17 май 2012, 15:32 (UTC)

Мукшы халкыМукшылар[вики-текстны үзгәртү]

--Ерней (обсуждение) 16 май 2012, 18:05 (UTC)

Yes check.svg Эшләнде

ЧеркесларЧиркәсләр[вики-текстны үзгәртү]

--Ерней (обсуждение) 16 май 2012, 18:05 (UTC)

Yes check.svg Эшләнде

Татарлар тарихыТатар халкының этногенезы[вики-текстны үзгәртү]

Урыс вики-дә эчтәлеге буенча Татарлар тарихына туры килә торган ru:Этногенез татар мәкаләсе бар (шулай ук cv:Тутарсен этногенезĕ). Үзгәртергә тәкдим итәм. --Derslek (обсуждение) 10 июн 2012, 10:04 (UTC)

Калып:Баш бит/Вакыйгалар/1 ИюльКалып:Баш бит/Вакыйгалар/1 июль[вики-текстны үзгәртү]

Июль сүзе кечкенә хәрефтән булырга тиеш, югыйсә баш биттәге сылтама эшләми. --46.147.68.239 1 июл 2012, 05:38 (UTC)

Федератив Алмания ҖөмһүриятеФедератив Алмания Җөмһүрияте (1949-1990)[вики-текстны үзгәртү]

Бүгенге Германия дәүләте белән буталчыклар килеп чыкмасын өчен.--Ilnur efende (обсуждение) 19 июл 2012, 18:03 (UTC)

Иске Таш мәчетеИске Таш мәчет[вики-текстны үзгәртү]

--Derslek (обсуждение) 3 авг 2012, 15:35 (UTC)

«Алга» (Борай районы)«Алга» газетасы[вики-текстны үзгәртү]

Болай дөресрәк кебек, югыйсә авыл турында мәкалә кебек тора. --Zahidulla (обсуждение) 9 сен 2012, 06:59 (UTC)

Гафу, андый мәкалә бар икән инде. --Zahidulla (обсуждение) 9 сен 2012, 07:01 (UTC)

Первый канал (Русия)Беренче канал (Русия)[вики-текстны үзгәртү]

Первый канал (Русия)дән «Беренче канал» (Русия) итеп үзгәртерә тәкдим итәм. Татар телендәге телепрограммада һәрвакыт тәрҗемә итеп бирелә. --Derslek (обсуждение) 26 авг 2012, 11:19 (UTC)

Бу очракта бәхәсле тема. Берьяктан, чит телдәге ялгызлык исемнәре тәрҗемә ителергә тиеш түгел кебек (1, 2, 3), икенче яктан исә, татар телендә еш Беренче канал дип атала да (1). Минемчә, барыбер, бренд буларак русча калдырырга кирәк.--Рашат Якуп (обсуждение) 26 авг 2012, 11:25 (UTC)
Сүзне калькалау кагыйдәләре буенча, организация исеме, рәсми тәрҗемә булмаса, тәрҗемә ителми. --Mansur321 (обсуждение) 13 сен 2012, 17:05 (UTC)

СушиларСуши[вики-текстны үзгәртү]

-лар нәрсәгә кирәк соң монда?--Ilnur efende (обсуждение) 25 сен 2012, 18:12 (UTC)

Vasiliy AksyonovВасилий Аксенов[вики-текстны үзгәртү]

--95.78.37.40 3 ноя 2012, 11:11 (UTC)

Andrey MakareviçАндрей Макаревич[вики-текстны үзгәртү]

--5.167.249.246 4 ноя 2012, 07:18 (UTC)

ГрецияЮнанстан[вики-текстны үзгәртү]

  • татарча атамасы--Ilnur efende (обсуждение) 7 ноя 2012, 06:38 (UTC)
    • Юнанстан атамасын ялгышмасам, Азатлык радиосында ишеткәнем бар. Әле Азатлык сәхифәсенә кереп карадым. Анда кирилда язган хәбәрләрдә бары тик Грецияне кулланалар. Юнанстан бер тапкыр да очрамады. Шул килеш калдырырга --Derslek (обсуждение) 13 ноя 2012, 07:36 (UTC)
  • Сүзлектә Юнанстан диелгән бит.--Ilnur efende (обсуждение) 16 ноя 2012, 12:51 (UTC)
Хәзерге татар телендә Греция кулланыла. Мәкаләдә искергән вариантын күрсәтергә кирәк.--Рашат Якуп (обсуждение) 19 дек 2012, 08:53 (UTC)

Башкорт восстаниесе (1755—1756)Батырша восстаниесеБатырша хәрәкәте[вики-текстны үзгәртү]

Әдәбияттагыча: [1], [2], [3] һ.б. --Derslek (обсуждение) 13 ноя 2012, 07:32 (UTC)

Гугл яки Яндекска Башкирское восстание дип язып карагыз. Авторитетлырак әдәбият киресен күрсәтәчәк.--Саган (обсуждение) 13 ноя 2012, 08:47 (UTC)
Нәк сез әйткәнчә эшләдем. Гуглда "Башкирское восстание" 1755 атамасына 6800 бит чыкты, "Восстание Батырши" атамасына 10 800 бит. --Derslek (обсуждение) 13 ноя 2012, 10:24 (UTC)
Кайсы сүз күберәк кулланыла икәнен санагыз, дип әйтмедем ич, интернетның нәрсә икәне үзегез беләсез. Бердә аера белмәсәгез, Русия тарихы турында басма (кәгәзь) әбәбиятны ачып укыгыз. Яки миңа башкорт ошамый дип турысын әйтегез.--Саган (обсуждение) 13 ноя 2012, 16:15 (UTC)
Китергән чыганакларның кайсын авторитетсыз дип саныйсыз? Әйдәгез фикерләшик ул хакта. --Derslek (обсуждение) 14 ноя 2012, 04:06 (UTC)

Татар энциклопедиясендә Батырша хәрәкәте.[4] --178.204.40.187 19 ноя 2012, 08:55 (UTC)

Татар чыганакларында Батырша хәрәкәте дип билгеле. Күчерелде.--Рашат Якуп (обсуждение) 19 дек 2012, 08:55 (UTC)

112нче Башкорт атлы дивизиясе112нче атлы дивизия[вики-текстны үзгәртү]

Туган телБеренчел тел[вики-текстны үзгәртү]

Бу мәкаләнең исемен "Беренчел тел" дип үзгәртергә, ә "Туган тел" исемен REDIRECT хәлендә калдырырга тәкъдим итәм. Зур әдибебездән мәдәни мирасыбыз булып калган «Туган тел» шигыренә кагылмый торган прагматик энциклопедик мәкалә булырга тиеш дигән фикер нигезендә. --Frhdkazan (обсуждение) 21 ноя 2012, 6:09 (UTC)

Pictogram voting oppose.svg Каршы Татар википедиясенең шикле филологик экспериментлар өчен өйрәнмә мәйданчыгы булуын теләмим. --Derslek (обсуждение) 21 ноя 2012, 09:53 (UTC)
Кәдерле Википедия җәмәгатьчелегеннән үзем тудырган мәкаләне Беренчел тел битенә күчерүне, ә хөрмәтле Derslekкә һәм аның ише карашлар тарафдарларына башка эчтәлекле Туган тел битне булдыруга юл ачуга рөхсәт сорыйм.
Мәсъәләнең тарихы: Бүген Туган тел исемен ташыган битне булдыруымнын сәбәбе - en:First language (Беренчел тел) исемле битендәге мәгълүматны һәм башка халыкара фәнни әйләнештә кулланылган терминнарны һәм төшенчәләрне Википедияны татар телендә укып гыйлем тупларга теләгән кешеләргә хезмәт булсын өчен. Бу мәгълүматны тәрҗемә итеп Туган тел исемле биткә урнаштыргач, шул адымнын ялгышлык икәнен аңлагач (халыкара фәнни әйләнештә бу гамәли термин кулланылмый), шул битендәге Бәхәс битенә бу мәкаләнең бәлки төгәлрәк термин булган Беренчел тел исемле биткә күчерү дөресрәк булачагын яздым, ләкин бернинди үзгәртүләр ясарга ашыкмадым. Киресенчә шул мәкаләдә башка очраган фәнни (Беренчел тел, Икенчел тел, Функциональ тел) һәм гамәли (Ана теле, Төп тел, Чит тел) терминнары өчен "#ЮНӘЛТҮ Туган тел" сылтамаларны урнаштырдым. Өстәмә буларак, Туган тел мәкаләсәнә бу терминнарның чынлапта термин икәнен, аларның татар теленә керүен, шулай да татар телле авторитетлы мәгълүмат чыганакларында аларны нинди мәгънәләрдә кулланылуын күрсәтүче сылтамаларны да өстәдем.
Бар бу адымнарыма карамастан, бөтен процесс дәвамында Derslek исемле кулланучының Википедия кагыйдәләрен бозып бу фәнни әйләнештә булган терминнарга бәйле юнәлтү битләрне кабат-кабат бәхәссез һәм күрсәтелгән авторитетлы чыганакларга күз салмыйча (бәлки башка телләрне аңламый дип, махсус татар телл чыганакларга гына сылтама бирдем) юк итүе (Беренчел тел, Икенчел тел, Функциональ тел, Чит тел), өстәмә буларак аның булдыруга кагылышы булмаган төп мәкаләдән үзенең карашларына уңайсыз терминнарны юк итүне вандаллык дип саныйм. Кулланучы шундый адымнардан үзе туктамаса һәм китергән зыянны юк итмәсә (битләрнең булган килешкә кайтармаса), администраторлардан бу кулланучының башкалар тудырган битләрне үзгәртергә хокукларын чикләргә сорыйм. Өстәмә мәгълүмат буларак, безнең бу мәсъәләдәге аралашулар тарихын минем бәхәс битемдә күрә аласыз.Ихтирам белән, --Frhdkazan (обсуждение) 22 ноя 2012, 16:02 (UTC)
Интервики мәкаләләр исемнәрендә һәммәсендә диярлек туган һәм ана сүзләре бар (инглиз теллеләрдән аермалы буларак). Рәттән санап китәм: Moedertaal, Llingua materna, Родная мова, Роден език, Maternji jezik һ.б. Мин сезгә ул хакта бер аңлаттым бит инде: википедиянең кагыйдәләре буенча ул үзе (бу очракта инглиз википедиясе) ышанычлы чыганак булып саналмый. --Derslek (обсуждение) 22 ноя 2012, 16:41 (UTC)
Кылынган вандаллыкны төзәтсәгез (Беренчел тел, Икенчел тел, Функциональ тел, Чит тел исемле битләрдән Туган тел битенә юнәлтү), һәм киләчәктә бәхәс процедурадан тыш мин булдырган битләргә үзгәртүләрне көртмәскә әзер булсагыз, мин күчерү ниятемнән әлегә баш тартудан ваз кичәргә әзермен. Терминологик мәсъәләсендәге чуалчыклык/буталчыклык буенча шул ук мәкаләне игътибарлырак укырга тәкъдим итәм. Ихтирам белән, --Frhdkazan (обсуждение) 23 ноя 2012, 02:37 (UTC)
Рәхмәт, бер дә борчылмагыз. Вәгдәләрегез ныграк булсын өчен мин мәкаләнең исемен үзгәртү мөмкинлеген чикләдем әлегә. Бәхәскә ноктаны башка кулланучылар кертер дип ышанам. Өстәрәк язганнарымны тагын бер кат укып чыгарга һәм шәхси оригиналь эзләнүләр белән башка мавыкмаска киңәш итәм. --Derslek (обсуждение) 23 ноя 2012, 11:04 (UTC)
Килешмәүвемнең төп сәбәбе, татар телендә пәйда булмаган беренчел чыганакларга искәрмәләрне куюны шәхси оригиналь эзләнү дип атый алмавымнан чыга. Шул дәрәҗәдәге татар телле (шул сәбәпле күп очракта рус телендә дә уздырылып бастырылган) фәнни эзләнүләрнең булмавы сәбәпле шул татар теле яки рус телле мохитендәге төшенчәләр/материаллар белән генә чикләнеп торуыбыз, безнең милләтебезнең тагын да зәгыйфләнә барып артта калуыбызга, киләчәктә татар милләтенең юк ителүенә китерәчәгенә минем өчен көн кебек ачык. Ягъни, милләт өчен яшәгән дөньябыздагы хәлләр белән кызыксынмыйча, мәдәни дәрвиш (отшельник) булып яшәү отышлы позиция түгел.
Терминның термин буларак куллану уңайлырак булсын өчен, аны билгеләү өчен кулланылган техник/лингвистик тамга (рус.бирка) терминның мәгънәсенә мөмкин кадәр якынрак туры килеп, бутый алучы фикерләрдән аерырга тиеш. Минем төп тамга буларак тәкъдим ителгән терминологик тамга татар теленә дә керүенә дә искәрмәне куйган идем. Википедиянең инглиз телле бүлегендә бирелгән лингвистик тамгага өстенлек бирүнең үз сәбәбе бар. Әлегә дөньяда төп халыкара аралашу өчен кулланылган тел буларак инглиз теле булып тора (аеруча фәнни-техник өлкәсендә терминологик ягында өлеше тагын да югарырак - биомедицина яки генетиканы яки физика буенча заманча фәнни эшләрне карасагыз, күп терминнар турыдан-туры калька, я рус фәнни теленә дә тәрҗемә ителмичә кала).
Дөнья илләре арасында фәнни-технология һәм сәяси өлкәләрендә лидер булган, шулай әлегә икътисади үсеш ягыннанда беренчеләрдән кала биргән һәм шул сәбәпле инглиз телнең чын глобаль телгә (ягъни бүгенге халыкара дуслык теленә) әйләнүенә төп өлешен керткән АКШ этник милләт булып барлыкка килмәве, дәвамлы яңа иммигрантлар килү һәм транспорт-логистика мәсъәләсе чишелгән булуыннан анда яшәүче халыкның күпчелегенең эшме, шәхси сәбәпләр өчен булсынмы, илнең теләсә кайсы җиренә күченергә әзер булулары бу телле мохитендә телгә практик/прагматик инструментка кебек карашын билгели тора. Бу исә фәнни терминнар өчен иң отышлысы. Шул сәбәпле башка инглиз телле илләрдә дә нәкъ АКШлылар аркылы килгән яки киңрәк алганда инглиз-телле фәнни-технологик мохитеннән чыккан терминнар тарала барада инде (гади аралашу инглизчәләрендә региональ үзенчәлекләр әлегә аерылып тора бирсәдә).
Ихтирам белән, --Frhdkazan (обсуждение) 23 ноя 2012, 23:37 (UTC)
Телебезнең һаман саен артта калуын һәм без татарларның мәдәни торгынлык баткагына убылуыбыз турында лекция өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Шулай да инглиз теле йогынтысында үз теленең сүзлегендә туган (ана) теле төшенчәсен алыштырган берәр кавем мисалын китерегез, рәхим өчен. --Derslek (обсуждение) 24 ноя 2012, 06:43 (UTC)
Соңгы комментыгыз сезне "туган тел"="ана һәм ата, яки аларның берсенең теле" караш тарафдары, шулай ук эчке дөньягызда татар телле мәдәни күзлекнең өстен булган кеше дип сурәтли. Википедияның киңлекләрендә бу фикерләрегезне алга сөрү тоелмый, кылган адымнарны кайда булса бастырылган материалларга сылтамалар белән дәлилләвегез, каршылыклар туса, бәхәс ысулы белән чишүегез сорала. Аңлаганымча, сез бу киңлектә ниндидер күзәтүчелек фунцияне башкарып торасыз - димәк башкаларга үрнәк күрсәтәсез. Бу бәхәснең кирәге калган булса, тәкъдимем фикеребезне алга сөргән дәлилләр белән көчләндерелгән мәкаләләр язу белән алга сөрийк. Шулай да Татар Википедиясе киңлекләренең безнеке яки татар халыкныкы гына түгел, барлык дөнья халкына бертигез хезмәт күрсәтүче энциклопедиясенең татар телендәге өлеше дип күздә тотып дәвам итик. Ягъни башка телдә файдалы һәм ышанычлы фәнни мәгълүмат булганда, аның безнең телдәге бүлектә дә куллануны түбәнлек дип күрмик. "Ихтирам белән, --Frhdkazan (обсуждение) 24 ноя 2012, 13:05 (UTC)

Минемчә төп мәкалә туган тел булырга тиеш (беренчел телдән юнәлтү). Шулай ук: икенчел тел — төп мәкалә.--Рашат Якуп (обсуждение) 25 ноя 2012, 07:45 (UTC)