Википедия:Мәкаләләр остаханәсе/Контент

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәкаләләр остаханәсе/Контент latin yazuında])
Авторлык хокуклары
Важно!
Важно!
Бүтән сайтлардан текстны күчермәгез. Кечкенә искәрмәләр бар[1][2], дөрес цитата кебек китерелгән берничә сүз – бу әйбәт күренеш.

Сезнең мәкалә башкаларның авторлык хокукларын бозарга тиеш түгел.

Башка веб-сайтлардан мәкаләләрне күчермәләп, монда урнаштырмагыз, бары дөрес урнаштырылган цитаталар гына рөхсәт ителә. Авторлык хокукларын бозучы мәкаләләр тиз арада бетереләчәкләр[1]. Мәкаләләрне үзегез һәм үз сүзләрегез белән языгыз[2]. Текстыгызның идеаль булмавы турында борчылмагыз — аны соңрак төзәтеп була. Авторлык хокукларны шулай ук рәсемнәрне йөкләгәндә истә тотырга кирәк[3].

Әһәмиятлелек күрсәтелгән булырга тиеш.

Алдынгы адымда объект әһәмиятле дип кабул ителү өчен таләпләр аңлатылган иде. Мәкаләгезне укып чыкканнарга, анда тасвирланган объектның нигә әһәмиятле булуы ап-ачык аңлашылырга тиеш.

Мәкаләгез нейтраль булырга тиеш.

Википедия мәкаләләре нейтраль карашлы булырга тиеш. Мәкалә объекты турында критика да, якланылуы да кабул ителерлек, тик тулаем алганда мәкаләгез объектны нейтраль яктан тасвирларга тиеш. Фактлар турында гына языгыз — объект турында үз фикерегезләрне язу урынына, башкаларның кайда булса бастырылганны кертү хәерлерәк. Мәкалә объектына карата бар әһәмиятле карашларны гадел һәм пропорциональ килеш тасвирларга тиеш. Объектны критикага гына тотучы мәкаләләр бетерелергә, күккә күтәрүчеләр исә башкалар тарафыннан тулысынча үзгәртелеп язылырга мөмкин.


Мәкаләгез бу таләпләргә туры киләме?

Рәхмәт
Искәрмәләр
  1. 1,0 1,1 Кайбер веб-сәхифәләрдә (һәм башка чыганакларда) урнаштырылган иҗтимагый милеге статуслы, яки Википедиянекенә туры килүче лицензиясе астында урнаштырылган материалны ирекле күчерергә рөхсәт ителә — бу очракта дөрес атрибуция зарур.
  2. 2,0 2,1 Элек бастырылган материал хуҗасы булсагыз яки аны кулланырга хокукыгыз булса, шундый рөхсәтнең чын булуы тикшерелергә тиеш.
  3. Сурәтләү — бик шәп, тик рәсемнәрнең авторы булмасагыз, авторлык хокуклары өлкәсендә проблемалар туа ала. Шулай ук туры килүче сүрәтне Википедия яки Викиҗыентыкта эзләп була.