Википедия:Мәкаләләр остаханәсе/Музыкаль әһәмиятлелек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәкаләләр остаханәсе/Музыкаль әһәмиятлелек latin yazuında])
3. Әһәмиятлелек
4. Чыганаклар
5. Эчтәлек
6. Ахыр
Әһәмиятлелек

Предмет яки тема турында бәйсез авторитет чыганакларда язылган булса, әһәмиятле дип санала.

Википедия:Әһәмиятлелек

Википедиядә аерым мәкаләгә ия булу дәрәҗәсендә әһәмиятле музыкантлар күп түгел.

Дөньяда миллионлап музыкантлардан Википедиядә сүзгә алынырга кечкенә өлеше генә лаеклы. Гомуми таләп — җәмгыять өчен кызыклы булуларын күрсәтүче абруйлы икенчел чыганакларның булуы. Түбәндәге критерийларның кимендә берсенә туры килүче музыкантларга аерым мәкаләләр багышлана ала (җәмгыятьнең игътибары җәлеп ителгән булуы). Исемлек тулы булмасада, тулаем алганда таләп ителгән әһәмиятлелек дәрәҗәсен тасвирлый:

Музыкант яки төркем (монда ук композиторлар, җырчылар, аранжировщиклар, оркестрлар, музыкаль ансамбльләр, диджейлар һ.б. керә) әһәмиятле булуы өчен, түбәндәге критерийларның кимендә берсенә туры килергә тиеш:

  • Абруйлы чыганакларда музыкант һәм аның әсәрләренә багышланган интервью, мәкаләләр яки репортажлар бастырылган.
  • Дөньяның кимендә бер илендәге рәсми сертификацияләү оешмасы кимендә «көмеш» статусы бирелгән.
  • Әһәмиятле музыкаль премия, бәйге яки фестиваль лауреаты булып тора (мәсәлән, Грэмми).

Җыр яки альбом әһәмиятлелеген бәяләү критерийлары:

  • Әсәр эре музыкаль бәйге (Eurovision, Славянский базар) яки премия (Грэмми призёрлары, музыкаль телеканал яки журнал бүләкләрен) алучылары рәтенә керде.
  • Әсәр дәүләт, беренче дәрәҗә административ берәмлеге яки мөһим оешма (Халыкара Олимпия Комитеты, Берләшкән Милләтләр Оешмасы, иң эре сәяси фиркалары һ.б.) гимны буларак кулланыла, кулланылган яки кулланылачак дип уйланылган

Искәрмә: Катнашучыларның зур өлеше Википедиягә урнаштырылган рекламага тискәре карашта. Шул ук заманда, Википедияне реклама максатларда куллану проект кагыйдәләренә туры килми. Шуңа күрә мәкаләгез рекламага ышаган булса, тиз бетерелүе ихтимал.


Мәкаләгез әһәмиятлелек критерийларына туры киләме?

Рәхмәт