Википедия:Мәкаләләр остаханәсе/Неологизмнар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәкаләләр остаханәсе/Неологизмнар latin yazuında])
3. Әһәмиятлелек
4. Чыганаклар
5. Эчтәлек
6. Ахыр
Әһәмиятлелек

Предмет яки тема турында бәйсез авторитет чыганакларда язылган булса, әһәмиятле дип санала.

Википедия:Әһәмиятлелек

Мәкаләләр остаханәсен кулланган өчен рәхмәт!

Неологизм — барлыкка килүләреннән күп вакыт узмаган, сүзлекләргә әлегә кертелмәгән, әмма җәмгыять тарафыннан инде кулланылган сүз һәм термин.

Кайбер неологизмнар еш кулланыла ала һәм мәгънәсе һәм кулланышы турында Интернетта һәм җәмәгатьчелек арасында мәгълүматлар булуы мөмкин. Нәтиҗәдә, Википедиядә дә бу яңа терминга багышланган мәкалә булырга тиеш дигән фикер туа ала — әммә бу һәр очракта дөрес түгел. Шундый мәкаләләрнең Википедиягә кабул ителмәве өчен берничә сәбәп бар:

  • Беренчедән, Википедия — сүзлек түгел, шуңа күрә термин билгеләмә турында гына мәгълүмат бирүче мәкаләләр аның эчендә кабул ителми.
  • Икенчедән, шундый мәкаләләр еш терминның җәмгыятьтә кулланышын тасвирлаганда, абруйлы чыганакларга сылтамаларны китерми. Мәкаләдәге мәгълүматны тикшереп алу мөмкинлеге булмаганда, ул Википедиядә кабул ителмәгән шәхси эзләнүләр категориясенә эләгә.

Шуңа күрә, неологизмнарга багышланган мәкаләләр әлегә "мәкаләләр остаханәсе" тарафыннан кабул ителми.

Викисүзлек таләпләре Википедиясенекеннән нык аерылганы аркасында, монда кабул ителмәгән неологизм турындагы мәкаләләр анда кертелә ала. Бәлкем, анарга кертем ясарга теләгегез туар.

Викисүзлек Викисүзлек
Рәхмәт