Википедия:Мәкаләләр остаханәсе/Реклама

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәкаләләр остаханәсе/Реклама latin yazuında])
4. Чыганаклар
5. Эчтәлек
6. Ахыр
Әһәмиятлелек

Предмет яки тема турында бәйсез авторитет чыганакларда язылган булса, әһәмиятле дип санала.

Википедия:Әһәмиятлелек

Мәкаләләр остаханәсен кулланган өчен рәхмәт!

Язганыгыз объекты белән бәйле булганыгызда, мәнфәгатьләр конфликты тууы мөмкин. Бу очракта реклама дип саналмаган нейтраль, яхшы һәм энциклопедик мәкаләне язу авыр була. Шулай да, мәкаләгез рекламага охшаш яки югарыда күрсәтелгән критерийларына туры килмәсә, ул кыска арада бетереләчәк.


  1. Ниятләрегезне үзгәртегез. Википедия — товарлар, хезмәтләр яки веб-сәхифәләрне таныту урыны түгел. Монда беркем әлегә ишетмәгән продукт яки берәр әйбернең нинди акылга сыймаслык һәм шәп булуы турында язу нияте белән килгән булсагыз, — адрес белән ялгышкансыз.
  2. Продуктыгыз яки веб-сәхифәгез турында язмагыз. Кешеләрнең тудырган әйберләре турында мәкалә язуның гадәти сәбәбе - аның әлегә беркемнең игътибарын җәлеп итмәвендә. Нәкъ бу сәбәп аркасында мәнфәгатьләр конфликты барлыкка килә, охшаш мәкаләләр исә бетерелә. Википедиядә популяр продуктлар һәм веб-сәхифәләр турында мәкаләләр бар, ләкин аларны популярлаштыру өчен Википедияне куллану кабул ителми.
Рәхмәт