Википедия:Мәкаләләр остаханәсе/веб-сайт әһәмиятлелеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәкаләләр остаханәсе/веб-сайт әһәмиятлелеге latin yazuında])
3. Әһәмиятлелек
4. Чыганаклар
5. Эчтәлек
6. Ахыр
Әһәмиятлелек

Предмет яки тема турында бәйсез авторитет чыганакларда язылган булса, әһәмиятле дип санала.

Википедия:Әһәмиятлелек

Веб-сәхифәләрнең күпчелеге Википедиягә кертелү өчен лаеклы түгел. Сүз блоглар, форумнар, онлайн-кибетләр, веб-порталлар һәм охшашлар турында бара — моннан соң аларны «веб-эчтәлек» дип атарбыз.

Википедиягә кертелү өчен, веб-эчтәлек түбәндәе таләпләрдән кимендә берсенә туры килергә тиеш:

  1. Аның турында берничә бу сайтка бәйле булмаган чыганакта әһәмияткә лаеклы публикация булуы (күчереп басылган материал һәм сайт рекламасыннан тыш)
  2. Сайт яки интернет-эчтәлек берәр периодик басма яки башка аерым оешма тарафыннан берәр танылган һәм бәйсез бүләк яки приз лауреаты булган
  3. Эчтәлек аны булдыручылардан бәйсез булган танылган сайт тарафыннан күп тапкыр таратылган яки яктыртылган, яки онлайн-газета һәм журналларда, яңалыклар тасмаларында сүзгә алыншан иде

Мәнфәгатьләр конфликты һәм реклама

Язырга теләгәнегез сайт яки аның хуҗалары белән бәйләнешегез көчле булса, мәнфәгатьләр конфликты (ru) * (en) туа, һәм кагыйдәләребез тыйган реклама материаллары категориясенә эләкмәгән нейтраль, яхшы һәм энциклопедик мәкаләне язуыгыз кыенлаша. Рекламага охшаш яки югарыдагы әһәмиятлелек таләпләренә туры килмәүче мәкаләләр тиз арада бетереләчәк.


Сезнең мәкаләгез әһәмиятлеме?

Рәхмәт