Эчтәлеккә күчү

Википедия:Мәкаләләр сыйфатын бәяләү шкаласы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәкаләләр сыйфатын бәяләү шкаласы latin yazuında])

Википедия - ирекле энциклопедия. Шуңа күрә аның өстендә эшләүчеләр бу энциклопедияне үзләре теләгән тәртипләргә нигезләнеп булдырырга хокуклы. Кайбер кагыйдәләр үтәлергә тиеш булсалар да, мәкаләләрнең сыйфаты төрле булырга мөмкин. Түбән сыйфатлы мәкаләләрне ачыклау һәм аларны системалы рәвештә яхшырту өчен Рус Википедиясендә түбәндәге мәкалә сыйфаты шкаласы кертелде.

Бу шкала катнашучылар һәм вики-проектлар тарафыннан мәкаләләрнең сыйфатын һәм үсеш дәрәҗәсен билгеләү өчен кулланыла. Бу бәяләүләр гадәттә мәкалә турында фикер алышу битләрендә проект калыпларын кулланып бирелә. Мәкалә бернинди проектка кермәсә, аның бәхәс битенә {{Проекты булмаган мәкалә}} калыпын урнаштырырга була.

Бәяләү шкаласы

[вики-текстны үзгәртү]
⚙️ Мәкаләләр сыйфаты градациясе
Бәя Критерий тасвирламасы Укучы өчен критерийлар Мөхәррир өчен критерийлар Мисал
🌟 СМ Сайланган мәкалә: сайланган мәкалә дәрәҗәсен бирү турында фикер алышуны узган һәм гамәлдәге сайланган мәкалә критерийларына туры килә. Төгәл, күренекле, тулы мәкалә; энциклопедик мәгълүматның шәп чыганагы. Бернинди өстәмә төзәтмәләр таләп итми. Тема буенча яңа мәгълүмат ачыкланса, мәкаләне яңарту гына кирәк. Шулай да, вак стиль төзәтмәләрен кертергә һәм текстны яхшыртырга була. Камиль мәкалә[ru] юк. Норлат районы

Ассианизм

☰ СИ Сайланган исемлек: сайланган исемлек дәрәҗәсен бирү турында фикер алышуны узган һәм гамәлдәге сайланган исемлек критерийларына туры килә. Төгәл, күренекле, тулы исемлек; энциклопедик мәгълүматның шәп чыганагы. Актаныш районы күмәк хуҗалыклары исемлеге
✪ ЯМ Яхшы мәкалә: мәкалә дәрәҗәсен бирү турында фикер алышуны узган һәм гамәлдәге яхшы мәкалә критерийларына туры килә. Бу бәяләмә сайланган мәкаләләр рәтенә керү өчен бераз яхшырту таләп иткән, ләкин һәр яктан караганда югары сыйфатлы мәкаләләр өчен кулланыла. Андый мәкалә күпчелек укучылар өчен файдалы була, теманы яхшы яктырта, күзгә күренә торган җитешсезлекләрсез, сөйләнмәгән «ак тапларсыз» һәм кирәкмәгән артык мәгълүматсыз була. Күпчелек җитди хезмәтләрдә чыганак итеп файдаланылырга мөмкин. Ләкин башка энциклопедияләрдә тема яхшырак яктыртылган булуы ихтимал. Мәкаләдә темага кагылышлы кайбер нечкәлекләр җентекле итеп яктыртылмаска мөмкин. Стиль төзәтмәләре, бүлекләргә өстәп язулар һәм сыйфатлы итеп сылтамаларны өстәү (кирәкмәгән сылтамаларсыз һәм күпмәгънәлекне чишү битләренә сылтамаларсыз) гадәттә мәкаләне яхшыртырга булыша. Данил Садыйков
II Эчтәлеге ярыйсы тутырылган мәкалә: мәкалә дәрәҗәсен бирү турында фикер алышуны узган һәм гамәлдәге эчтәлеге ярыйсы тутырылган мәкаләләр критерийларына туры килә. Бу бәяләмә мәкалә эчендә теманы яктыртуда ниндидер әһәмиятле аспектлар турында сөйләмичә калулар юк дигәнне аңлата. Яки мәкалә тулы, ләкин кыска икәнен күрсәтә. Андый мәкалә күпчелек укучылар өчен файдалы була, мәкаләнең темасын әһәмиятле аспектлар турында онытмыйча һәм кирәкмәгән артык мәгълүмат кыстырмыйча ачыклап бирә. Күпчелек җитди хезмәтләрдә чыганак итеп файдаланылырга мөмкин. Ләкин башка энциклопедияләрдә тема яхшырак яктыртылган булуы ихтимал. Мәкаләдә темага кагылышлы кайбер әһәмиятле нечкәлекләр җентекле итеп яктыртылмаска мөмкин. Стиль төзәтмәләре, бүлекләргә өстәп язулар һәм сыйфатлы итеп сылтамаларны өстәү (кирәкмәгән сылтамаларсыз һәм күпмәгънәлекне чишү битләренә сылтамаларсыз) гадәттә мәкаләне яхшыртырга булыша.
IV Төпчек: мәкалә дип аталу өчен артык кыска, яки аның эчтәлеген структуралаштырылмаган фактларның җыелмасы тәшкил итә. Яхшы мәкалә дәрәҗәсенә ирештерү өчен аның өстендә күп эшчәнлек таләп ителә. Гадәттә, мәкалә төпчекләре бик кыска була. Ләкин алар эчендә мәгълүмат аңлаешсыз яки мәкалә темасына кагылышсыз булса, мәкаләләр шулай ук төпчек дип атала. Терминның нәрсә аңлатканын белмәгән укучыга файдалы була ала. Ләкин укучы мәкалә темасы турында аз гына белсә дә, мәкалә төпчеге файдасыз була. Иң яхшы очракта ул мәгълүматлы, кыска аңлатма бирә. Тема буенча теләсә нинди материал өстәү файдалы була. Президент җөмһүрияте
Исемлек Исемлекләр: ниндидер үзлек буенча структуралаштырылган фактлар, мәкаләләргә сылтамалар җыелмалары яки исемлек формасында оештырылган башка мәгълүмат тупланмалары. Мәгълүматны гомумиләштерү, темиа буенча эшчәнлекне оештыру яки ниндидер мәкаләләр сериясе өчен бүлекләр исемлеге итеп хезмәт итә. Исемлеккә яңа элементлар өстәргә яки исемлекнең бизәлешен үзгәртергә була. Tatarica энциклопедиясе мәкаләләре исемлеге