Википедия:Пресс-релиз: 30 мең мәкалә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пресс-релиз: 30 мең мәкалә latin yazuında])
Пресс-релиз инде язылды һәм җибәрелде.

Пресс-релиз тексты[вики-текстны үзгәртү]

2013 елның 13 мартында Татар Википедиясе 30 000 мәкалә чиген узды! Әлеге чикне узуга Википедия махсус программа (бот) ярдәмендә Русия елгалары һәм Чуашстан торак пунктлары турында күпләп мәкаләләр язу нәтиҗәсендә иреште. Әлеге программаларны язу эше Башкорт һәм Чуаш Википедияләре активистлары ярдәмендә башкарылды. Нәтиҗәсе буларак Татар Википедиясе Төрки Википедияләр арасында мәкаләләр саны буенча бишенче урынга күтәреде.

Википедия проекты 2001 елның 15 гыйнварыннан ирекле универсаль интернет-энциклопедия буларак эшли башлый. Монда автор һәркем була ала. 2002 елда «Вики» технологиясен куллана башлагач, Википедия киң тарала бара. Төрле телләрдә бу энциклопедия бүлекләре ачыла башлый. Телләр бүлекләре арасында иң зуры — Инглиз Википедиясе (4 миллионнан артык мәкалә). Рус Википедиясендә мәкаләләр саны 900 меңнән арта.

Википедиянең татар бүлеге 2003 елның 15 сентябрендә ачыла. Башта ул тулысынча латин әлифбалы булса, 2009 елның языннан башлап Татар Википедиясе актив рәвештә кирил әлифбасын куллана һәм зур популярлык яулый башлый. 2009, 2010, 2011 елларның «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» һәм «Фән һәм мәгариф» номинацияләрендә беренче урын яулый. 2011 елда проект «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесендә беренче урынны алып, «җәүһәр» исеменә лаек була.

Татар Википедиясе катнашучылары бу юбилей белән барлык татар җәмәгатьчелеген тәбрикли һәм актив рәвештә Татар Википедиясе эшчәнлегенә кушылырга чакыра. Татар Википедиясе адресы: tt.wikipedia.org

Пресс-релиз өчен җаваплы администратор: Рашат Якупов.

Текст пресс-релиза на русском языке[вики-текстны үзгәртү]

13 марта 2013 года Татарская Википедия преодолела рубеж в 30 тысяч статей! Рубеж в 30 тысяч был достигнут благодаря массовой заливке статей о реках России и населенных пунктах Чувашии специально написанной программой (ботом). Заливка статей была осуществлена при помощи активистов Башкирской и Чувашской Википедий.

Проект Википедия стартовал 15 января 2001 года как универсальная интернет-энциклопедия. Здесь автором может быть каждый. С использованием технологии «Вики», Википедия набирает популярность. Начали открываться разделы на многих языках. Среди языковых разделов самая большая — Английская Википедия (более 4 миллионов статей). В Русской Википедии свыше 900 тысяч статей.

Татарский раздел Википедии был открыт 15 сентября 2003 года. Сначала он функционировал исключительно с латинской графикой, весной 2009 года раздел начал переходить на кириллическую графику. В 2009, 2010 и 2011 годах Татарская Википедия получила первое место в конкурсе «Татнет йолдызлары» («Звезды Татнета») в номинациях «Туган тел» (Родной язык) и «Фән һәм мәгариф» (Наука и образование).

Участники Татарской Википедии поздравляют татарскую общественность с этим юбилеем и призывают активно участвовать в развитии татарской интернет-энциклопедии. Наш адрес: tt.wikipedia.org

Ответственный администратор: Рашат Якупов