Википедия:Пресс-релиз 6 ел

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пресс-релиз 6 ел latin yazuında])
Бу пресс-релиз язылды. Җибәрү көне - 13 сентябрь. Җаваплы идарәче - Yildiz

Татар Википедиясе эшли башлавына 6 ел булды!!![вики-текстны үзгәртү]

Википедия - ул халык энциклопедиясе. Аны һәркем тулыландыра һәм төзәтә ала. Шуңа да соңгы елларда ул куп илләрдә иң популяр интернет ресурларынын берсе булып тора. Татар интернетын да урап узмады бу вакыйга, 2003нче елның 15нче сентябрендә Википедиянең Татар бүлеге эшли башлады.

Быел (2009нчы елда) 15 сентябрь көнне Татар бүлегенә 6 яшь тулды! Хәзерге вакытта мәкаләләр саны инде дүрт мең өч йөзне узды. Википедиянең 266 тел бүлегеннән мәкаләләр саны буенча Татар бүлеге 118нче урында тора. Татар Википедиянең үзенчәлеге шунда ки, мәкаләләрне латин һәм дә, кирилл әлифбасында да язылалар.

Шулай да, эшлисе эшләр күп. Татар Википедиянең иң зур проблемасы - язучылар саны аз булу. Даими рәвештә Википедиянең Татар бүлегендә бары тик берничә кулланучы яза. Ә бит мәкаләләр белән тулыландырыр өчен теркәлергә дә кирәкми бит, ләкин, әйтеп узарга кирәк, теркәлгән кулланучыларның мөмкинлекләре зуррак.Татар халкыннан саны буенча ким булган чуашлар һәм якутлар исә, мәкаләләр саны буенча татарлардан алда баруы безгә әле интернет өлкәсендә үсеп кенә килүебезне курсәтә.

Бу мәкаләне бастырсагыз, Сезгә бик рәхмәтле булыр идек. Безнең адрес - tt.wikipedia.org.

Ихтирам белән, Татар Википедиясе администраторы.

Исем Интернет адрес Җибәрелү
Азатлык радиосы azatliq@rferl.org Yes check.svg Эшләнде
"Ватаным Татарстан" газетасы vatantat@melt.ru Yes check.svg Эшләнде
"Шәһри Казан" газетасы shahrkzn@mi.ru Yes check.svg Эшләнде
"Татарстан яшьләре" газетасы tatjash@yahoo.com Yes check.svg Эшләнде
"Мәдәни җомга" газетасы jomga@mi.ru Yes check.svg Эшләнде
"Мәгьрифәт" газетасы magrifat@inbox.ru Yes check.svg Эшләнде
Bulmas.RU info@bulmas.ru Yes check.svg Эшләнде
Татар-Информ info@tatar-inform.ru Yes check.svg Эшләнде
Татмедиа reception@tatmedia.ru Yes check.svg Эшләнде
Интертат info@intertat.ru Yes check.svg Эшләнде
Татарстан -Яңа Гасыр телерадиокомпаниясе pr@tnvtv.ru Yes check.svg Эшләнде
Tatar.ru dfa@kremlin.kazan.ru Yes check.svg Эшләнде
Белем.ру сайты ?
Безнең гәҗит Редакциягә хат Yes check.svg Эшләнде

Пресс-релиз җибәрү нәтиҗәләре: